Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ир асылы шундый була

    Табиб И.Нигъмәтҗановны район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов котлый Кичә 65 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк сырхауханәсе табиб-хирургы И.Нигъмәтҗановны хезмәт коллективы алдында республика һәм район җитәкчелеге исеменнән тантаналы котлап, район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов Президент имзалаган ТРның атказанган табибы исеме бирелү таныклыгын, районның 80 еллыгы медален һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Түбәндәге язмабыз юбиляр...

    Табиб И.Нигъмәтҗановны район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов котлый

    Кичә 65 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк сырхауханәсе табиб-хирургы И.Нигъмәтҗановны хезмәт коллективы алдында республика һәм район җитәкчелеге исеменнән тантаналы котлап, район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов Президент имзалаган ТРның атказанган табибы исеме бирелү таныклыгын, районның 80 еллыгы медален һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

    Түбәндәге язмабыз юбиляр хакында.

    Бер елны шулай Яңа ел алдыннан гына бармагым шешеп, җанга төшеп сызларга кереште, җитмәсә, хәтсез генә булып шеште дә. Сырхауханәгә барырга күңел җөрьәт итми, куркыта. Йөрим шулай сызланып, бармак кабарганнан-кабара. Эштә Яңа ел алдының мәшәкатьле чагы, җитмәсә, өйгә кунаклар чакырылган... Бер иртәдә, эшкә барганда кинәт кенә тәвәккәлләп, поликлиникага борылдым. Бик икеләнеп кенә чиратка басам. Янәшәмдә минем кебек авыртулары йөзенә чыккан, кул-аяклары бәйләнгән, аксаган кешеләрне күреп, күңел бераз тынычлана. Ниһаять, миңа да чират җитте. Бар "белгәнемне укып", бусаганы атлыйм. Мине гәүдә-кыяфәтеннән чып-чын ирләр сыйфатлары бөркелеп торган хирург каршы ала. Аның: "Тәк, бармакка ни булды, күрсәтегез әле", - диюенә тез асларым калтырап куя, кыюсыз гына кулымны сузам. Минем мөшкелләнеп төшүне чамалаган доктор, кушеткага ятарга куша. Кулында скальпель күрүгә чытырдатып күзләремне йомам. Аның йомшак тавыш белән мине сөйләндерүе, ныгытып тоткан кулы көчен тою тынычландырып, күзләремне ачам. Бу минутларда миңа хирург Нигъмәтҗановтан да изгерәк кеше юк. Шешкән бармакны ярып җибәрүгә, авырту тойсам-тоймасам да ярып салып кычкырам.

    - Әкрен, әкрен, коридорда чиратта торган бөтен авыруларымны качырып бетерәсез бит! -дип елмая Илмир Гыйлемханович. -Нишләп бу бармакны шундый хәлгә җиткергәнче йөрттегез, бер көнгә генә соңарган булсагыз да ансыз да калган, сәламәтлегегезне дә шактый какшаткан булыр идегез.

    Хирургның шелтәләве җанга сары май булып ята, ни әйтсә дә әйтсен, мине бу газаптан гына коткарсын.

    Яңа елны сау-сәламәт, шәп кәефтә каршылавым өчен табибка эчемнән генә әле бик озак рәхмәтләр укып йөрдем...

    Әйе, һәркем үз эшен башкара инде, дисәк тә, табибларның ул бигрәк тә үзенчәлекле: иң әүвәл авыру күңеленә юл таба белергә, анда ышаныч, барсы да яхшы буласына өмет уятырга кирәк. Кыскасы, башта күңелне дәваларга, аннан чирне. Шуңа да бит без бу һөнәр ияләренә әүлия, изге кеше итеп карыйбыз.

    Кәкре Елга авылы егете Илмир Нигъмәтҗанов Казан дәүләт мединститутының дәвалау факультетын тәмамлый. Табиб дипломы алгач, Бөгелмә үзәк сырхауханәсендә хирург булып эшли. 1972 елда хәрби хезмәткә алынып, Уссурийск шәһәрендә хәрби частьнең медицина хезмәте начальнигы итеп билгеләнә. Даманский утравы өчен Кытай белән ике арадагы бәрелешләрнең тынып кына килгән чагы, танкодромда хәрби өйрәнүләр бара. Яралылар күп, көне-төне катлаулы операцияләр ясарга туры килә. Тормыш иптәше Сания иренең авыр хезмәтен аңлап, аңа терәк, таяныч булырга тырыша. Кызлары Гүзәл дә шушы Ерак Көнчыгыш җирендә дөньяга аваз сала.

    Хәрби хезмәттән соң Нигъмәтҗановлар гаиләсе сагындырган, җирсеткән туган якка - Азнакайга кайтып төпләнә. Кичәге өлкән лейтенант район үзәк сырхауханәсендә хирург-онколог булып эшли башлый. Шулай итеп, 1974 елдан бирле ул райондашларының сәламәтлеге сагында. Билгеләмәсеннән үк күренгәнчә, онколог булып эшләү өчен ир асылына гына хас сыйфатлар: никадәр сабырлык, олы йөрәкле, "корыч нервылы" булу кирәк. Бу чорда авыруларның бүлектәге фикерләр китабына да, үзебезнең "Маяк" газетасына да табиб Нигъмәтҗанов хакында никадәр җылы, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре язылган!

    1986-97 елларда Илмир Гыйлемхан улы үзәк сырхауханәнең хирургия бүлеген җитәкли. Хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән оста табибның авыруларга беренче ярдәмен, катлаулы операцияләр ясавын, асептик, антисептик кагыйдәләрен төгәл саклап авыруның операциядән соңгы хәлен дә тирәнтен кайгыртуын яшь белгечләр йотлыгып күзәтә, сеңдерә бара.

    Бүгенге көндә поликлиника хирургы И.Нигъмәтҗанов хирург бүлегендә дә эшләвен дәвам итеп, катлаулы операцияләр ясый, кирәк булганда уролог, травматолог вазифаларына да алына.

    Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре, атказанган табибы, югары категорияле хирург, күпсанлы Мактау грамоталары иясе кулыннан шушы еллар эчендә кемнәр генә дәва-сихәт алмаган!

    Хирург Илмир Гыйлемхан улының теге чактагы чиргә юлыгу белән килмәгән өчен тиргәү сүзләре гомерлеккә хәтергә уелып калды. Нигъмәтҗанов кебек тәҗрибәле табибларга аркаланып, авыруны үзебез азындырабыз шул. Әйтерсең безнең сәламәтлек алар өчен генә кирәк...

    Лиза Нур

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: