Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңүче булып туган

    Аеруча җаваплылык сорала торган участокка җитәкчене сайлаганда бары тик озак еллар дәвамында зур ышаныч яулаган, югары һөнәри осталыкка ия, әлеге өлкәдә олы тәҗрибә туплаган кешеләргә тукталалар. Мәктәп туклану комбинаты һичшиксез шундый оешма һәм аның руле чынлап та ышанычлы, ныклы кулларда. Бүгенге язмабызның герое азык-төлек сәнәгатенә барлык хезмәт биографиясен, 40 елга...

    Аеруча җаваплылык сорала торган участокка җитәкчене сайлаганда бары тик озак еллар дәвамында зур ышаныч яулаган, югары һөнәри осталыкка ия, әлеге өлкәдә олы тәҗрибә туплаган кешеләргә тукталалар. Мәктәп туклану комбинаты һичшиксез шундый оешма һәм аның руле чынлап та ышанычлы, ныклы кулларда. Бүгенге язмабызның герое азык-төлек сәнәгатенә барлык хезмәт биографиясен, 40 елга якын гомерен багышлаган, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре һәм башка бик күп дәүләт бүләкләре иясе Мансур Арслангали улы Гафиятуллин.
    Гөлгенә КӘРИМОВА

    Исеменә туры килә җисеме
    Гомер итү - басу кичү түгел, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр борынгылар. Челтерәп аккан чишмә төсле башланып киткән кеше гомере тора-бара мул сулы инешкә әверелә, аннары диңгездәй җәелеп аккан дәрьяга барып тоташа. Алда сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүче җил-давыллар көтә. Күрәсең, тормышның әнә шул сынауларын, авырлыкларын истә тотыптыр инде Арслангали абый белән Наҗия апа гаиләдә беренче - баш бала булып туган улларына Мансур дип исем кушалар. Җиңүче дигән матур һәм тирән мәгънәгә ия булган бу исем хуҗасы үзенең үткенлеге, кыюлыгы, тапкырлыгы белән кечкенәдән үк Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсе кешеләрен таң калдыра. Аның авыз салындырып елап йөргәнен берәүнең дә күргәне булмый. Җебеп тора торганнардан булмый ул. Үзенә карата ышаныч уята белү, артыннан кешеләрне ияртү сәләте дә аңарда балачак елларында ук ачыла. Мәктәп елларында парта артында тырышлыгы белән сокландырса, тәнәфесләрдә, концертларда үзенең матур, моңлы тавышы белән һәммәсен таң калдырып, җырлары белән әсир итә, шахмат кебек үзгә зирәклек таләп итә торган спорт уенында да мәктәп стеналары эчендә аңа тиңнәр табылмый. Укудан соң ял көннәрендә әтисе белән тракторга утырып басу-кырларны иңләргә дә ярата егет. Унынчы сыйныфны тәмамлауга, үзенең алдагы тормышын анык белгән Мансур башта хәрби бурычын үтәү йөзеннән армия сафларында хезмәт итеп кайта. Аннары, солдат күлмәген дә салырга өлгермәгән егет Әлмәт сәүдә техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, җәмәгать туклануы технологы белгече дипломын алган яшь кадрны эшкә Җәлил бистәсенең - ОРСына, ягъни эшче тәэминәте бүлегенә җибәрәләр. Хезмәт сөючәнлек, тырышлык, һөнәренә мәхәббәт, тугрылык, үз эшенең остасы кебек сыйфатлары аны пешекчедән башлап, җитештерү мөдире, ашханә директоры, ОРС җитәкчесе урынбасары, база директоры кебек хезмәт баскычлары буйлап күтәрәләр. Соңрак ул "Татнефть" акционерлык җәмгыяте УРСының, ягъни эшчеләрне тәэмин итү идарәсенең Җәлил бистәсе филиалы директоры итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Мансур Арслангали улы читтән торып Казан химия-технология институтында Татарстан азык-төлек сәнәгатенең "әнкәсе" саналучы, әлеге өлкә өчен кадрлар әзерләүче иң абруйлы факультетларның берсендә югары белем дә ала. Инде балалары үсеп җитеп килүче гаилә башлыгына берьюлы эшләү дә, уку да җиңел бирелми әлбәттә. Ләкин максатлы кешене авырлыклар беркайчан да куркытмый, андыйлар бер-бер артлы җиңүләр яулап, морадка ирешүдән тәм, ямь табып бары тик алга баралар.

    Мондый җитәкчеләр "Татнефть"кә кирәк...
    Мансур Арслангали улы ярты көченә генә эшләүчеләрдән түгел, хезмәтенә бөтен барлыгын, җанын-тәнен бирә. Ул үзен тормыш энергиясе ташып торган, югары һөнәри осталыкка ия, кызыксынучан, талантлы җитәкче итеп таныта. Шул ук вакытта төптән уйлап эш итүче, ышанычлы, намуслы, гадел булуы белән дә аерылып тора. Бәлки нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен аны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов 2000 елда бөтен нефть төбәгендә эшчәнлек алып баручы идарәне - "Татнефть" УРСын җитәкләргә чакыра. Ул вакытта әлеге идарә составына республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, бистәләрендәге сигез филиал, алар карамагындагы 106 туклану ноктасы, рестораннар, эшчеләр ашханәләре, буровойлардагы аш пунктлары керә. Мансур Арслангали улы идарә иткәндә предприятие товар әйләнешен бермә-бер арттыра. Әлеге чорда оешма зур күләмле үзгәрешләр дә кичерә. Кыска гына вакыт эчендә моңарчы арендада саналучы сәүдә нокталары сатып алынып идарә милкенә әвереләләр. Мансур Гафиятуллин сәүдә, җәмәгать туклану учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүнең яңа, заманча алымнарын кертүче, бай ассортиментлы, югары сыйфатлы товарлар белән сәүдә итүне башлап җибәрүче буларак та идарә тарихына кереп кала. Оста, зирәк җитәкче коллектив кешеләренең мәнфәгатен дә һәрчак алга сөреп, беренче планга куеп эш итә. Мәсәлән, ул имзалаган карар нигезендә бирелгән ссудалар ярдәмендә биредә эшләүчеләрнең шактые фатирлы була. Ә хуҗа өчен иң мөһиме хезмәттәшләре бәхетле булсыннар, иртәгәсе көнгә өмет белән карасыннар. Кешелеклелек, хезмәткәрләргә игътибар, хөрмәт күрсәтү бер яктан аның төп эшләү һәм яшәү принцибы булса, икенче яктан, шундый кешеләр белән генә куелган бурычларны үтәп, зур уңышларга ирешеп була. Алдынгы карашлы, яңалыкка юл ярып баручы, шул ук вакытта традицияләрне саклап калып эш итүче җитәкче коллективны күп тапкырлар зур җиңүләргә алып килә. Республикакүләм бәйгеләрдә дә алар диплом арты диплом яулыйлар. Үзе дә берничә тапкыр республика дәрәҗәсендә "Ел җитәкчесе" дигән мактаулы исемгә лаек була. ТРның Почетлы нефтьчесе Мансур Гафиятуллинның фидакарь, тырыш хезмәте Россия, Татарстан хөкүмәтләре, "Татнефть" җитәкчелеге, Әлмәт, Сарман администрацияләре башлыклары тарафыннан да зур бүләкләр, медальләр, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә.
    Белемгә ашказаны аша
    Мансур Арслангали улы Гафиятуллин бүген Азнакай муниципаль районының "Мәктәп туклану комбинаты" акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Бер ук вакытта аңа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең сәүдә буенча урынбасары вазифасы да йөкләнгән. Мәктәп туклану комбинаты барлыгы 10 мәктәпне кайнар аш белән тәэмин итә. Укучыларны дөрес, тиешенчә тукландыру оешманың төп бурычы. "Күп нәрсә дөрес тукланудан тора, бигрәк тә балалар, үсеп баручы яшь буын өчен бу бик мөһим. Безнең эштә вак мәсьәләләр юк. Укучыларны аш белән тәэмин итү аерым игътибар, аеруча җитди караш, зур җаваплылык таләп итә. Уку процессы барышында ашның сыйфатлы да, файдалы да, тәмле дә булуы бик мөһим. Чөнки сәгатьләр буенча сузылган дәресләр вакытында бала эмоциональ һәм физик яктан күбрәк көч сарыф итә",- ди җитәкче. Чынлап та укучы бала өчен ашның кайнары да, яшелчәлесе дә, итлесе дә, рацион кирәкле витаминнарга да бай, туклыклы да, тәмле дә булырга тиеш. "Тамагы туймаган бала дәресне кирәгенчә үзләштерә алмый, тәмле булмаса ул аны ашамый. Шуңа күрә безнең менә шушы әйберләрнең берсен генә дә үтәмәскә хакыбыз юк. Шулай ук эстетика, матурлык тәрбияләү турында да онытырга тиеш түгелбез. Мәктәп ашханәләрендә дә өстәлләр бизәлеше дигән төшенчәне күптән кертергә вакыт", - ди ул сүзен дәвам итеп. Бу урында шунысына да басым ясарга кирәктер, мәктәп ашханәләре өчен яшелчә, ит, сөт җирле авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләрдән сатып алына. Ә бу бары тик яңа җитештерелгән, экологик яктан чиста булган, табигый азык-төлек белән эш итү дигән сүз. Алары да аш өстәленә тиешле тикшерү, контрольләр кебек юллар узгач кына килеп җитәләр.
    Ныклы терәк булганда
    Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый, бәхет җирдән түгел, тирдән чыгар, диләр. Мансур Арслангали улы да нәкъ менә шундый принцип белән яшәүчеләрдән. Ул язмыш дилбегәсен нык тотып, тормыш корабын куйган курстан тайпылдырмыйча һәрчак дөрес юнәлеш белән алып бара белү осталыгына ия. Шуңа күрә һәм әлбәттә инде зур тырышлыгы бәрабәренә аның тормышы да көлеп тора. 5 елга якын инде аның үз бизнесы. Димәк, иртәгәсе көн дә аны өркетми, тормыш итәр өчен чыганак бар. "Минем иң зур бәхетем - тормыш иптәшем, гомерлек гомер юлдашым Әнисәм. Без аның белән 33 ел бергә тормыш алып барабыз. Бер-береңне аңлап, узара ихтирам белән яшәмәсәң гаилә булмыйдыр инде ул. Эштән рухи яктан да, физик яктан да арып кайтып, өйдә теләктәшлек тапмасаң авыр булыр иде. Ә бит аның хезмәте минекеннән җиңел түгел, гомер буе чын ир-атлар һөнәрендә өлге булып - геолог булып эшләде. Иң мөһиме, ул гаилә учагының сакчысы булды. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен", - ди Мансур Арслангали улы. Балалар санына килгәндә дә Гафиятуллинннар бүгенге күпчелек кебек бер, ике белән генә чикләнмәгәннәр, күрше-күләнне, дусларны сокландырып, көнләштереп өч сабый алып кайтканнар һәм инде аларның өчесен дә бәхетле итәр өчен бар көчләрен биргәннәр. Бүген инде бу балалар үсеп җитеп, үз юлларын табып, әти-әниләрен куандырып яшиләр. "Олы улым әнисе юлыннан китеп, нефтьче булды. Бүген ул "Татнефть"тә эшли. Ә инде кечесе минем юлдан китте - сәүдәгәр, гаилә бизнесы нигездә бүген аның кулында. Ә кызыбыз юрист һөнәрен сайлады", - ди Мансур әфәнде.
    Менә шулай сайлаган хезмәтеннән ямь, тәм табып, язмышыннан, тормышыннан канәгать булып яши безнең героебыз. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәрвакыт ачык күңелле, күтәренке кәефтә. Шундый булып калырга аңа җырлар да ярдәм итәдер, мөгаен. Халык җырларына аеруча мәхәббәте зур аның. Ул аларны таш бәгырьләрне эретерлек, күңел төпкелләренә төшеп җитәрлек итеп башкара. Буш вакытында шахмат белән мавыгуын әле дә дәвам итә Мансур әфәнде. Алай гына да түгел, ул Азнакай муниципаль районы данын яклап, төрле дәрәҗәдәге ярышларда да катнаша.
    Татар телендә кыска гына әйтелешле, ләкин үзенә зур мәгънәне сыйдырган "үҗәт" дигән төшенчә бар. Мансур Арслангали улы өчен дә үҗәтлелек белән бергә үз-үзенә таләпчәнлек, зур һөнәри осталык, бай тормыш тәҗрибәсе, кешелеклелек, ярдәмчеллек, күңел җылысын биреп эшләү, тормышның тәмен белеп яши белү кебек сыйфатлар, һәртөрле авырлыкларга бирешмичә, һәрчак җиңеп баруның нигезе булып тора. Чынлап та, сатып та, сайлап та алып булмаган гомерне, язмышны үзең теләгәнчә алып бара алу сәләте Ходай тарафыннан бары тик гайрәтлеләргә, ягъни чын мәгънәсендә җиңүче булып яшәүчеләргә генә биреләдер, мөгаен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: