Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңүнең 70 еллыгына – 70 сыерчык оясы

    Арча урманчылыгының "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгы Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбе укучыларына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы ясау инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Һәр яз саен Үрнәк бистәсендә урнашкан урманчылык мәктәбендә белем алучылар эшчәнлеге нәтиҗәсендә юл яны урман полосаларына һәм урман участокларына кошлар өчен яңа оялар...

    Арча урманчылыгының "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгы Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбе укучыларына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы ясау инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

    Һәр яз саен Үрнәк бистәсендә урнашкан урманчылык мәктәбендә белем алучылар эшчәнлеге нәтиҗәсендә юл яны урман полосаларына һәм урман участокларына кошлар өчен яңа оялар урнаштырыла. Хәзерге вакытка "Табигать варислары" 25 сыерчык оясы ясаган инде. Бу эш 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, диелә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

    "Татар-информ"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: