Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җинаять кылган яшүсмерләр суд каршына басты

    Тугызынчы сыйныфта укучы егет, исерек хуҗасы йоклаганнан файдаланып, аның чалбар кесәсеннән кесә телефонын һәм акча янчыгын урлый. Ә бит ул югыйсә бернигә мохтаҗлык кичерми, тулы гаиләдә, бәрәкәттә яши. Әти-әнисенең аңа игътибары, тәрбиясе җитмәгән. Мондый гамәлне беренче генә кылуын, судка кадәр зыянны кайтарып бирүен, балигъ булмаганлыгын искә алып, суд тәрбияви таләпләр...

    Тугызынчы сыйныфта укучы егет, исерек хуҗасы йоклаганнан файдаланып, аның чалбар кесәсеннән кесә телефонын һәм акча янчыгын урлый. Ә бит ул югыйсә бернигә мохтаҗлык кичерми, тулы гаиләдә, бәрәкәттә яши. Әти-әнисенең аңа игътибары, тәрбиясе җитмәгән. Мондый гамәлне беренче генә кылуын, судка кадәр зыянны кайтарып бирүен, балигъ булмаганлыгын искә алып, суд тәрбияви таләпләр куеп, эшне япты...


    Соңгы елларда җинаятьчелек күзгә күренеп "яшәрә". Балигъ булмаган җинаятьчеләрне, хокук тәртибе бозучыларны җәзага тарту юлын сайларгамы, әллә тәрбияви чаралар кулланыргамы? Яшүсмерләр белән бәйле эшләрне караганда, судьяның дөрес юлны сайлавы аеруча мөһим. Ни дисәң дә, бала язмышы - аның физик, әхлакый, рухи үсеш халәте хәл ителә.


    Әле яши генә башлаган, тормыш тәҗрибәсе булмаган үсмерләр үз мәнфәгатьләрен якларлык түгел, күп очракта әти-әниләр дә хәлне дөрес бәяләп бетерми. Шуңа да алар суд һәм опека, попечительлек органнарының аерым игътибарында. Азнакай шәһәр судында яшүсмерләр катнашындагы җинаять эшләре аерым игътибарда. Алар ныклап өйрәнелеп, ел саен җитди анализ ясала. Узган елгы нәтиҗәләргә күз салыйк.

    Барлыгы шундый 5 җинаять эше каралган, бу барлык төр эшләрнең 3 процентын тәшкил итә. 4 эш буенча 5 яшүсмергә карата хөкем карары чыгарылган. 1 үсмер билгеләнгән җәзадан азат ителеп, 18 яшенә чаклы ябык типтагы махсус укыту-тәрбияләү учреждениесенә урнаштырылган. Ә инде быелгы эшләргә килсәк, яшүсмерләргә карата булган 3 эш каралып, 2се буенча суд актлары чыгарылды.


    Балигъ булмаган балалар тарафыннан кылына торган җинаятьләр нигездә урлашу - ачыктан-ачык чит кеше мөлкәтенә кул сузу, шулай ук автотранспортны алып китү. Гадәттә яман юлга күбрәк имин булмаган, әти-әнисе эчкече, балаларга игътибар җитмәгән гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләр баса.


    Азнакай мәктәпләренең берсендә укучы ике яшүсмер һәм Әлмәт шәһәрендә укучы икенче курс студенты "МТС" салонына кергән ир-атка ияреп чыгып, күршедәге кибеттән әйбер алганын көтеп торалар һәм артыннан калмый кайталар. Ул, артында тавышлар ишетеп туктый һәм аларны күреп ала. Үсмерләрнең берсе ир-атка сугып җибәрә, икенчесе шул вакытта кесәсенә "керә", өченчесе "сакта" тора.

    Ир-атның телефонын, 3000 сум акчасын алып, качып китәләр. Зыян күрүчегә алынган әйберләре бүгенге көндә кайтарып бирелгән. Әмма җинаять төркем белән, алдан сөйләшеп кылынганлыктан, судья аны авыр җинаять дип квалификацияли һәм әлеге үсмерләрне җәзадан азат итү, тәрбия чарасы белән генә чикләнү нигезсез дип саный, нәтиҗәдә аларның һәркайсы укуын дәвам итү таләбе белән ел ярымга бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Бу чорда алар җинаять-башкарма инспекциясенә хәбәр итмичә яшәү урынын үзгәртмәскә, даими рәвештә әлеге органда теркәлү үтеп торырга тиеш. Ә инде әлеге таләпләр үтәлмәгәндә, суд шартлы рәвештә хөкем итүне иректән мәхрүм итүгә алыштыра ала.


    Яшүсмерләрнең наркотиклар белән мавыгу очраклары аеруча борчылдыра. Шулай көзге кичләрнең берсендә профлицейның икенче курс студенты сыра эчеп машинага утыра һәм автотранспорт белән идарә итүгә документлары да юк килеш дуслары белән Уразай авылына юл тота. Кайтканда ул бакчалар тирәсендә үскән киндерне күреп, җыя да, автомобиленең багажнигына куя. Юлда аны ДПС хезмәткәрләре туктата.

    Билгеле, киндергә юлыгалар. Тикшерү үткәргәннән соң эш судка җибәрелә. Судта аның гаебе - законсыз рәвештә күп күләмдә (101,0 грамм) наркотик матдәләр алу һәм саклау тулысынча таныла. Хәл торышы бар яктан ныгытып тикшерелгәннән соң, суд аңа ирегеннән чикләү белән бәйле җәза билгели: 22.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр өйдән чыгып йөрмәскә, район территориясеннән китмәскә, яшәү урынын алыштырмаска.

    Әмма берничә айдан, үзенә күрсәтелгән ышанычны какшатып, инде балигъ булган яшькә җиткән егет янә кырын юлга баса - күршесе гаражыннан әйбер урлый. Бу юлы инде суд аңа карата катгый җәза билгели.


    Шулай ук һөнәри белем алучы беренче курс студенты автотранспорт урлый. Суд аны ирегеннән бер елга мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Җинаять кодексының 92 маддәсе, 2 нче бүлеге нигезендә ул җәзадан азат ителә һәм унсигез яшенә җиткәнче ябык типтагы укыту-тәрбия учреждениесенә җибәрелә. Суд аның хокук тәртибе бозып берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын, эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар эше буенча подразделениедә исәптә торуын ачыклый. Әтисе вафат булган, әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

    Икесе генә яшәгәннәр, әмма үсмер әнисен санга сукмаган. Суд аның педагогик ярдәмгә, тәрбиягә мохтаҗ булуы турында ходатайствоны исәпкә ала.

    Менә шулай, кыңгыр эш иртәме-соңмы барыбер ачыла һәм тиешле җәзасын ала. Ул иректән мәхрүм ителүгә дә илтеп җиткерергә мөмкин, ә бу, үз чиратында, һичшиксез үсмернең язмышында тирән эз калдыра.

    Маргарита Калиниченко,

    судья ярдәмчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: