Азнакаево
  • Рус Тат
  • Илшат Нәҗмиев:«Җир йөзендә гаделлек яшәргә тиеш»

    Прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге хезмәте турында сөйләгәндә ничектер күңелгә суык йөгерә, күз яше, кан күз алдына килеп баса. Азнакай шәһәре прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе, РФ прокуратурасы ветераны, ТР Президентының Рәхмәт хаты, Россия Генераль прокуратурасы Почет грамоталары белән бүләкләнгән Илшат Нәҗмиев белән әңгәмәбез дә җитди, бераз күңелсезрәк темага булыр кебек...

    Прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге хезмәте турында сөйләгәндә ничектер күңелгә суык йөгерә, күз яше, кан күз алдына килеп баса. Азнакай шәһәре прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе, РФ прокуратурасы ветераны, ТР Президентының Рәхмәт хаты, Россия Генераль прокуратурасы Почет грамоталары белән бүләкләнгән Илшат Нәҗмиев белән әңгәмәбез дә җитди, бераз күңелсезрәк темага булыр кебек иде. Әмма киресенчә, әңгәмәбез матурлык, яшәү мәгънәсе, гүзәллек турында булды.
    - Илшат Фәритович, яшьлек баскычын атлап, җитлегү чорына җиткәндә күбебез сагынып, балачагыбыз хатирәләрен күңелдә яңартабыз. Сез дә шулаймы?
    - Мин ул чорларны хәтердә генә яңартып калмыйм, балачагым сукмаклары буйлап туган ягым Мөслим авылына, әнием янына бик еш кайтып йөрим. Мин бу яктан бик бәхетле.
    Әтиебез - Фәрит юл һәлакәтенә юлыгып, яшьләй вафат була. Миңа әле ул вакытта нибары җиде яшь. Әниемнең яшьләй пар канатсыз калуын күреп, мин кечкенәдән үк: "Үскәч, әниемә терәк булырмын", - дип үз-үземә сүз бирдем. Шул вәгъдәмдә торып, гел "бишле" билгеләре генә алырга омтыла идем. Алар әнине сөендерер өчен алынган бишлеләр иде. Җәмәгатьчелек эшләрендә актив булдым: дружина советы рәисе, комсомол секретаре кебек эшләрне башкардым. Унынчы сыйныфта укыганда Азнакай районы Чалпы авылы яшьләре класслары белән авылда калу тәкъдиме белән чыктылар. Кызлар - сыер савучы, ә малайлар - механизатор. Әнә шул башлангычны без дә күтәреп алдык. Бөтен класс белән авылда калабыз, китәбез икән, барыбыз да китәбез, дигән карарга килдек. Мин әниемне бу чорда янә борчып алдым. Тырышып-тырмашып үстергән, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган баласын, әлбәттә, авылда калдырасы килмәде аның.
    - Әниегез кайда эшләде соң?
    - Әнием, Люция Шәрифуллина, сезнең коллегагыз була инде. Ул типографиядә хәреф җыючы булып эшләде. Без гәҗит буявы исен иснәп үстек. Эше авыр иде: һәрбер хәрефне чүпләп утырганы хәтердә. Өч баланы аякка бастырам, кеше арасында ким-хур булып үсмәсеннәр дип ул берьюлы берничә эшне башкарды.
    - Шулай итеп, классыгыз белән авылда калдыгызмы?
    - Бөтен егетләр дә армиягә әзерләнеп, автомәктәптә укып кайттылар. Миңа андый бәхет тәтемәде. Укытучылар, партия әгъзалары: "Илшат, син кал инде. Син монда кирәгрәк", - диделәр. Шулай итеп, егетләрне армиягә озатып җибәрдек. Үзем укырга керергә дигән ният белән йөрим. 1984 елның май ае иде бу. Абыем Айратның армиядән кайту хөрмәтенә туган-тумачаны ашка җыйдылар. Ул мәҗлес мине армиягә озату кичәсенә дә әйләнде. Кулга повестка тоттырып, шул ук көнне озаттылар.
    - Ә Сез укырга кергән очракта кайда барырга уйлаган идегез ?
    - Мин, әлбәттә, авыл хуҗалыгы юнәлешендә китмәкче идем. Әмма, ике ел дәвамында армия сафында хезмәт иткәндә теләкләрем тамырдан үзгәрде. Андагы гаделсезлекләр, кешене кимсетү кебек күренешләрне күреп, үз җилкәмдә татып, мин юрист булырга дигән фикергә килдем. Армиядән кайткач, шул ниятемне тормышка ашыру максатыннан, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә дип юл тоттым. Керү шартлары авыр. Бер урынга 11 абитуриент иде. Бишлегә генә тырышып укуым нык ярдәм итте. Мине күбрәк прокуратура белгечлеге кызыксындырды. Университеттан соң Лениногорск районына тикшерүче итеп билгеләделәр. Эшкә керешәсе һәм беренче нәниемне бала тудыру йортыннан чыгару бер көнгә туры килде. Бу минем язмышымда иң бәхетле көн булды. Бар кыюлыгымны җыеп, прокурорга шалтыратып 1-2 сәгатькә рөхсәт сорадым. Ул мине игътибар белән тыңлады, улым туу белән котлады һәм гаилә мәсьәләләрен хәл итү белән, эшне башларга кушты.
    Биредә аз гына эшләсәм дә, тикшерүче һәм прокурор булып формалашуымның "алтын" чоры иде бу. Прокуратура хезмәткәрләре, тәҗрибәле хезмәттәшләрем минем беренче остазларым булдылар. Шул елларда гаиләгә бәла килде: Айрат абый өйләнеп яши башлагач, суга батып үлде. Әни янә берүзе калды. Мин бит кечкенәдән үк әниемә ярдәм итәм дип сүз биргән идем. Мөслим шәһәр прокуратурасына тикшерүче булып кайттым.
    - Беренче еллар аеруча күңелгә уелып кала инде ул...
    - Әйе, чыннан да, үз гомеремдә бик күп җинаять эшләрен тикшерергә туры килде. Ә менә беренчеләре һәм халыкта киң резонанс уятканы күңелгә аеруча уелып калган. Беренче эшем үзара "яратышкан" кызлар турында иде. Аларның берсе икенчесен пычак белән кадап үтерә дә, берни булмагандай Оноре де Бальзакның "Мнимая любовница" китабын укып ята. Тәүлек дәвамында, мәет янында... Мине бу хәл бик нык тетрәндергән иде.
    Бер судта дәүләт гаепләүчесе булып катнашуым истә калган. Анда бинага законсыз үтеп кереп, запас частьләр урлау турындагы эш каралды. Тикшерү барышында гаепләнүченең предприятие хезмәткәре буларак, әлеге бинага керергә хокуклы булуы ачыкланды. Шуңа да судта "бинага законсыз үтеп кергән" дигән гаепләүнең урынсыз икәнлеген расладым. Соңыннан аның якыннары килеп, миңа кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр. Әнә шул чакта мин үземнең эшем өчен зур канәгатьләнү хисләре кичердем һәм һөнәремне дөрес сайлавымны аңладым.
    - Хәзер озак еллар эшләгән, тәҗрибәле прокурор буларак, Сезне нинди проблемалар аеруча борчый?
    - Җинаятьчелекне мин социаль күренеш дип уйлыйм. Нәкъ лакмуслы кәгазь кебек, җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бергә хокук бозу, җинаятьчелек тә үзгәрә. Мәсәлән, бүгенге көндә икътисадыбыздагы проблемалар урлашулар, талау, фатир басу кебек җинаятьләрнең артуына китерде. Аерым социаль мошенниклар барлыкка килде. Акча үзләштерүнең нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар алар. Форсаттан файдаланып, гражданнар үзләренең банкомат карталары, телефоннары белән бик сак булсыннар иде дип кисәтәсе килә. Үзләрен борчыган сораулар булса, прокуратура ишекләре һәрчак ачык. Халыкны кабул итү графиклары да бар.
    - Урамда ябалак-ябалак кар ява. Күңелдә Кыш бабай, Кар кызы образлары яңара. Илшат Фәритович, әгәр дә Сезнең кулда Кыш бабайның тылсымлы таягы булса, нәрсә эшләр идегез?
    - Бер генә селтәнер идем дә җир йөзендә бер генә җинаятьчелеккә дә урын калдырмас идем. Җинаятьчелек бит ул җәмгыятьне караңгылыкка сөйрәүче күренеш. Нинди генә закончалык бозу булмасын, аның артында - җимерелгән язмышлар һәм күз яшьләре.
    - Хезмәттәшләрегез дә Сезнең эчкерсез, ихлас, ярдәмчел булуыгыз турында әйтәләр. Кәнәфи Сезне бер дә бозмаган, ахры?
    - Кайбер кешеләр кәнәфигә утыргач, чыннан да, үзләрен "Алла" кебек хис итәләр. Бу, беренче чиратта, үзеңнең балачактан нинди тәрбия алуыңа да бәйле. Җитәкче һәр кешегә ихтирам белән олы хәрефле Кеше дип карарга тиеш.
    - Сезнең өчен бәхет нәрсә ул? Гомумән, Сез бәхетлеме?
    - Мин бәхетне өч өлештән тора дип күзаллыйм. Беренчесе - үзең яраткан эш булу. Бүгенге көндә эшсез калу - зур фаҗига ул. Икенчедән, якыннарың, аларның күңел җылысын, исәнлеген тоеп яшәү. Мин тормыш иптәшем Роза белән КФУ- ның дүртенче курсында укыганда танышкан идем. Менә инде гаилә коруыбызга 25 ел булды. Быел - көмеш туебыз. Ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Айрат минем эземнән китте. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе булып эшли. Кызыбыз - Алия Казан финанс-экономика университетында укый. Бәхетле булуның өченче өлеше - ул сәламәтлек.
    - Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
    - Бернинди нәтиҗәсез вакыт уздырып утыру минем өчен түгел. Табигатькә чыгарга яратам. Кеше матурлыкны күрә белергә, табигать белән гармониядә булырга тиеш дип уйлыйм. Матур, эчтәлекле күренешләрне фотосурәткә төшерәм, уйланам. Кышларын гаиләбез белән чаңгы шуарга чыгабыз. Кайчагында беркем дә күрмәгәндә бүлмәгә бикләнеп курай уйныйм.
    - Шундый җитди, кырыс эш белән шөгыльләнүче кеше шулай ук нечкә күңелледер дип уйламый идем...
    - Безнең төп бурыч - закончалыкларның сакланышын тәэмин итү, күзәтчелек. Хокук сагында торучылар - рәнҗетелгән, кыерсытылганнарны яклаучы, гаделлек эзләүчеләр, иминлегебезне тәэмин итүчеләр. Ничек алар нечкә күңелле булмасыннар инде. Тормышыбыз имин, матур булырга, җирдә гаделлек, игелек яшәргә тиеш.
    Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: