Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җилкән давылларда сынала

    Аның үзе хакында сүз барганда да зат алмашлыкларының күбрәк "без"ен кулланып сөйләве үк тыйнаклыгын искәртеп тора. -Без бит урман-болыннарда печән чабып, утын кисеп үскән авыл малайлары, - ди ул компьютерының эш өстәленә куелган фотосурәткә ишарәләп. - Менә шушы Очлы тау, Түгәрәк имәнлек, Карлыгач төбәге, Мулла болыны, Уба тавы... хозурларында үтте...

    Аның үзе хакында сүз барганда да зат алмашлыкларының күбрәк "без"ен кулланып сөйләве үк тыйнаклыгын искәртеп тора.
    -Без бит урман-болыннарда печән чабып, утын кисеп үскән авыл малайлары, - ди ул компьютерының эш өстәленә куелган фотосурәткә ишарәләп. - Менә шушы Очлы тау, Түгәрәк имәнлек, Карлыгач төбәге, Мулла болыны, Уба тавы... хозурларында үтте безнең балачак.
    Илдар Мөдәрис улының туган ягын, үзе үскән Мәлбагыш авылын өзелеп яратуы улларына да күчкән. Фоторәссам иҗатын сайлаган Марат авылның җәйрәп яткан тугайларына, җиләкле аланнарына, тау итәкләренә мөкиббән, кайткан саен аларны сурәткә төшереп туймый. Башкала оешмаларының берсендә директор урынбасары булып эшләүче Рөстәмне дә әби-бабай нигезе туфрагына баскан саен хисләр өермәсе биләп ала...
    Моннан алтмыш ел элек Мәлбагыш авылында дөньяга килгән Илдар Азнакай 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, Казанның А.Н.Туполев исемендәге авиация институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү алып кайткан Мөдәрис ага белән тылда алны-ялны белми хезмәт куйган Хәмдүнә апаның балалары үзләре алдына төпле максатлар куя белеп, һөнәрләрнең дә бик кирәклеләрен сайлаганнар: Илдарның белгечлеге машина төзелеше белән бәйләнсә, апасы Гөлнур белән сеңлесе Рәмзия - табиблар.
    КАИның бер ел элек кенә ачылган яңа факультетын тәмамлаган дипломлы белгеч эшкә Волжск автомобиль заводына билгеләнә. Техник иҗатка мәйдан киң була: "Жигули"ларга куелган яңа узел-детальләрне сынап, аларның сыйфатына бәя бирә яшь инженер. Чит илләрдә чыгарылучы җиңел машиналарны да туктаусыз өйрәнеп, "классика" детальләрен тагын да камилләштерү өстендә эшләп, шактый гына яңалык-үзгәрешләр кертәләр. "Жигули"ның сигезенче, тугызынчы модельләрен җитештергәндә ФРГ белгечләре белән дә хезмәттәшлек итәргә туры килә. Бу шәһәрдә Илдар Хөснуллинның үзенең дә шәхси тормышында үзгәреш булып ала: гомерлек яры итеп сайлаган Татьянасы белән гаилә коралар.
    Яраткан, баштанаяк чумган эше, яшь белгечнең үсеш мөмкинлекләре, җайга салынып килгән гаилә тормышы булса да, Илдарның күңеленә инде олыгаеп барган әти-әнисе турындагы уйлар һич тынгы бирми. Бердәнбер уллары буларак, ул алар өчен үзен җаваплы итеп тоя, алар янында булырга тиеш, дип саный. Һәм бердәнбер көнне Хөснуллиннар гаиләсе язмыш корабын Азнакайга бора...
    Азнакайның бораулау эшләре идарәсенә дә бик кирәкле белгеч булып чыга ул. Механик итеп эшкә алалар, аннары механикалаштыру, монтаж эшләре идарәсенең өлкән механигы итеп билгеләнә, 1983 елдан Азнакай ЦБПО һәм нефть җиһазларын ремонтлау бүлегенең өлкән инженеры, производство-техник бүлеге начальнигы, техник хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 1997-2000 елларда "Нефтемаш" заводы каршында оешкан "НефтемашСервис" ябык акционерлык җәмгыяте белән җитәкчелек итә. Аның оештыру сәләтен, җитәкләү алымнарын күреп, бәяләп, 2000 елның августында өр яңа предприятие - "Азгеофизика" ябык акционерлык ширкәтен төзү бурычын куялар. Предприятие скважиналарга геофизик һәм геологик-технологик тикшерү үткәрү белән шөгыльләнә. 2005 елдан ул "ННК-Геофизика" ЯАҖ итеп үзгәртелә.
    2006 елда республикада кече диаметрлы скважиналарны бораулау юнәлешенең әле кертелеп кенә килгән мәле. Шул төрдәге скважиналарны төзү алымнарын эшләгән Илдар Хөснуллин катнашындагы авторлык коллективы Татарстан фәннәр академиясенең I дәрәҗә дипломына ия була. Предприятиедә скважиналарны капиталь ремонтлау эше оештырыла. 2011 елдан скважиналарны катодлы саклауга, свайлар астына, су чыгаруга бораулау белән шөгыльләнәләр, геодезик эшләр алып баралар. Компания тарафыннан 512 геологик-технологик тикшерү һәм скважиналарны сваблау, 44 бораулау һәм капиталь ремонтлау, 443 скважинаны катодлы саклауга, 43ен су өчен бораулау үткәрелгән. Бүгенге көндә аның заманча производстволы хезмәт күрсәтү базасы, махсус урта һәм югары белемле 83 хезмәткәрдән тупланган бердәм коллективы бар. Матди база елдан-ел яңартыла тора, хәзер ул 23 берәмлек техникага ия, тиешенчә компьютерлаштырылган, җылы гараж, көнкүреш бүлмәләре... Вахта алымы белән геофизик эшләр алып бару өчен бөтен шартлар тудырылган: җиһазланган, җылы станция, лабораторияләр, хезмәткәрләр махсус киемнәр белән тәэмин ителә, туклану оештырылган...
    Биналарны, базаны, территорияне ремонтлау, яңарту бара. Узган ел гына да ике УРБ 2-А-2 җиһазы, МТЗ базасындагы экскаватор, КМУ кран-манипулятор алынган, автомобиль гаражы реконструкцияләнгән, база территориясе асфальтланган, брусчатка да җәелгән.
    Илдар Мөдәрис улының тиешле калыпка "кертелгән" җитәкче түгеллеге, производствода да, коллектив белән идарә итүдә дә үз алымнары, үз кыйбласы булуы эш-гамәлләрендә шәйләнә. Предприятиедә социаль үсешкә өстенлек зур. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Хәзерге икътисади авырлыклардан чыгып, предприятиедә бер елдан артык эшләүчеләргә процентсыз ссуда бирелә. Гаилә корганда, юбилейлар уңаеннан, лаеклы ялга киткәндә, күмү йолалары үтәлгәндә матди ярдәм күрсәтелеп килә. Чираттагы ял алганда хезмәт хакы һәм стаждан чыгып 60 процент өстәмә ясау, 18 яшькәчә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә елга бер, һәр балага 3әр мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү, бала туганда гаиләне бүләкләү, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында хезмәткәрләрнең мәктәптә укучы балаларына кече Сабантуйлар оештырып, уку алдынгыларын бүләкләү, яхшы укучы студентлар, мәктәп балаларына ай саен стипендия түләп тору, ел саен корбан чалып коллектив өчен табын әзерләү... - болар барсы да җитәкчегә һәр хезмәткәрнең кадерле булуы, аңа хөрмәт-кайгыртуы хакында сөйли. Хәер, аның һәм кул астындагы коллективының күңел җылысын кемнәр генә тоймый: иганә ярдәме алып килгән шәһәребезнең 1нче, Мәлбагыш мәктәпләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ("ННК-Геофизика" алар өчен оештырылган шәфкатьлелек марафоннарының берсеннән дә калмый), Азнакайның Ак мәчете, илебезнең табигый афәтләр кичергән төбәкләрендә яшәүчеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары (үзләре кайгыртуына алган Илгизә Гәриеваны күптән түгел туган көнендә зурлап кайттылар), аларга рәхмәт укып челтерәп аккан чишмәләр...
    Республика, районда үткән спорт-мәдәни чараларда актив катнашучы хезмәткәрләрне бүләкләү җитәкченең гореф-гадәтләребезгә хөрмәте, сәламәт яшәү яклы булуын чагылдыра. Аның инициативасы белән 2006 елдан предприятиедә тәмәке тартуга каршы көрәш җәелдерелгән. Тартучы ир-егетләрнең яртысы бу яман гадәтен ташлаган. Сере дә гади генә: тартмаучының хезмәт хакына ай саен өстәмә ясала, ә инде Халыкара тәмәкедән баш тарту, Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көннәрендә махсус премияләр дә бирелә.
    Производствода хезмәтне һәм техник куркынычсызлыкны саклау төп бурычларның берсе итеп куелган. Бу нәүбәттән махсус кабинет һәм профилактика почмагы да булдырганнар. Андагы бай материал, күргәзмә әсбаплар, хезмәткәрләр белән үткәрелгән профилактик чаралар үз нәтиҗәсен бирә: эшчәнлек дәверендә предприятиедә бер генә авария дә, кагыйдә бозулар, гадәттән тыш хәлләр тумаган. Хезмәтне саклау буенча бәйгеләрдә катнашуны җитәкче таләп итеп куйган.
    Узган ел шәһәрдә үткәрелгән брейн-рингта нефть тармагы предприятиеләре арасында икенче урынга, республикада үткән бәйгедә 68 оешма арасында иң яхшылар рәтенә кертелеп, Татарстан төзүчеләре берлеге грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булганнар.
    Заманага яраклашмасаң, ул сине "арбасыннан" төшереп калдырырга да күп сорамый. Алдагы көнне уйлап эш итәргә гадәтләнгән җитәкче җәмгыять каршында кече ширкәтләр дә оештыра. Аларның берсе халыкка, оешмаларга транспорт хезмәте күрсәтә, икенчесе төрле тимер эшләнмәләр (капка-койма, ишек һ.б.) җитештерә. Илдар Мөдәрис улы бу хезмәтләргә ихтыяҗның зур булуын, заявкаларны Самара, Пермь өлкәләреннән дә алуларын әйтә.
    -Бүгенге килеп туган икътисади кризис куркытмыймы? - дип сорыйм аннан.
    -"Кризис" сүзенә кытай иероглифында ике төрле мәгънә салынган: куркыныч янау һәм яхшы мөмкинлек. Кайсысын сайлыйсың бит... Без соңгысы ягында. Яңа юнәлешләр эзләп, хезмәт күрсәтүне киңәйтү ягын караячакбыз.
    Үз-үзенә, коллективына ныклы ышанычы булган җитәкче генә әйтә ала мондый сүзләрне. Тотрыклы эшләп килгән компаниянең, хезмәте олыдан бәяләнгән, күп дәүләт бүләкләренә, Татарстанның атказанган нефтьчесе исеменә ия, давылларда сыналып, әлегәчә җилкәнен саклап килгән җитәкченең дә куйган максатларына ирешәсенә бер кәлимә дә шик юк.
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: