Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шагыйре Илдус Гыйләҗевка 70 яшь

    Беренче шигырьләреннән үк үзен Җир улы итеп таныткан Илдус Гыйләҗев иҗаты дәрьядай ургып ага. Ул гомере буе туган халкына, туган ягына, туган теленә тугры булып яши. Әдәбиятта беркемне кабатламаган үз юлы, үз сүзе бар аның. Бүген безнең кунакханәдә кабатланмас олпат шагыйрь үзе. - Илдус абый, суы саекмас илһам чыганагын кайдан...

    Беренче шигырьләреннән үк үзен Җир улы итеп таныткан Илдус Гыйләҗев иҗаты дәрьядай ургып ага. Ул гомере буе туган халкына, туган ягына, туган теленә тугры булып яши. Әдәбиятта беркемне кабатламаган үз юлы, үз сүзе бар аның. Бүген безнең кунакханәдә кабатланмас олпат шагыйрь үзе.

    - Илдус абый, суы саекмас илһам чыганагын кайдан аласыз? Шигырьләрегез кайчан туа?

    - Илһам үзе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Төрле шигырь төрлечә языла. Көтелмәгән чакта туган шигырь иң әйбәте була. Кайчагында төнлә шундый матур юллар туа, торып язарга иренсәң, иртәнгә онытыла. Аннан үкенеп йөрисең. Башта фикер килә. Аннан сүз сайлыйсың. Минем шундый фикерләр тулы зур калынлыкта амбар кенәгәсе бар, алар шигырь булып туар өчен вакыт һәм мөмкинлек көтеп яталар. Тибрәнеш вакыты тәңгәл килсә генә шигырь килеп чыга.

    - Сезнең өчен шигырь нәрсә ул?

    - Яшәү мәгънәсе. Минем тормышымда күп авырлыклар, фаҗигале вакыйгалар булды. Күңелем катуыннан шигырь коткарды.

    - Мәктәп елларыннан шигырьләр язгансыз, әмма язмыш бөтенләй башка тармакларга алып кереп киткән. Бүгенге күзлектән карап, моны хәерлегә булган дисезме, әллә ул еллар зур югалтумы?

    - Нур Әхмәдиев язган иде бит инде аны түл җыеп ятты дип. Шулай булгандыр да. Мин бит язу белән шөгыльләнермен, журналист булырмын дип, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң тормыш бөтенләй башка юнәлештә - авыл хуҗалыгы өлкәсенә борып алып китте. Дүрт ел Балтачта эшләдем. Хуҗалыкны җайга гына салып бетергән идем, Чалпыга билгеләделәр. Ул үзе ярты район кадәрле иде, өр-яңадан башларга туры килде. Ул чакларда нинди шигырь, анда җан саклау кайгысы иде! Аннан партия эше. Ул таралды, коточкыч хәлләр кичердек. Шигырьне үзгәреш чоры башлангач яза башладым. Ниндидер бер яктылык пәйда булды. Без укыган дәвердә татар теленә караш башкача иде бит. Ә монда офыклар ачылып китте.

    - Тормышта да, шигырьләрегездә дә Сез күп сүзле түгел. Әйтәсен җыйнак һәм үтемле итеп җиткерә беләсез. Башкаларда да шушы сыйфатны хуп күрәсезме?

    - Зур шигырьне укырга яратмыйм, аның дәвере үткәндер дип уйлыйм. Бардыр ул озын-озын поэмалар укучылар, әмма бик сирәктер. Үземнең дә дүрт куплеттан арткан шигырьләрем сирәк. Юллар озынга китә башласа, фикерне җыеп, шигырьне төгәлләргә ашыгам.

    - Бүгенге әдәбиятка карашыгыз?

    - Әдәбият инде ул үз юлы белән бара. Язмаларны күзәтәм. Кайсы автордан нинди сүз чыгасын исеменнән үк беләм. Проза бүгенгесе көндә бик югары дәрәҗәдә дип әйтмәс идем. Җиңел романнар заманы. Алар кызыклы, әмма укыгач, күңелдә бернәрсә дә калмый. Әсәр я өстәмә мәгълумат, я акыл бирергә тиеш. Югары идеялар юк. Ориентлар, типик образлар җитми, акча колы без бүген. Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" әсәрен бик яраттым. Автор кешедә өмет калдыра. Шулай булырга тиеш. Шигърияттә яшьләрне яратып укыйм. Аларда көтелмәгән сүзләр, чагыштырулар бар. "Кара ничек әйткән!" - дип сокланып куясың.

    - Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Сезнең җиде дистә ел гомерегездә үзләштермәгән һөнәрегез, үкенечләрегез калмадымы?

    - Мин гармун уйный алмаганыма үкенеп яшәдем гомер буе. Аннан озын буйлы егетләргә кызыга идем. Хәзер картайганчы чәче исән булган абзыйларга кызыгып карыйм. Яшь чагында минем дә чәч бүрек кебек иде. Шунысы куандыра, аның каравы бүген баш исән!

    - Ә менә умартачылыкка ничек кереп киттегез?

    - Пенсиягә чыккач, кешегә шөгыль кирәк. Шигырь бит ул килгәндә килә, килмәгәндә юк. Умартачылык инде ул зур уңышым дип саныйм. Җәем шуның белән урманда, саф һавада уза. Хәрәкәт итәсең. Өч ел инде күзлек кимим. Бал кортлары янында тишекле битлек аркылы карап йөрүнең файдасы булды дип уйлым. Табиблар да шундый тишекле күзлекләр тәкъдим итә бит.

    - Илдус абый, Сез бит әле район өчен дә бик файдалы эшләр белән мәшгуль...

    - Әйе, иҗат төркеме белән берлектә ике елга Азнакай районы тарихына кагылышлы алты китап чыгардык. Югалган авылларга багышланганы да басылу алдында. Болар бик зур хезмәт.

    - Укучыларны якын арада үзегезнең нинди иҗат җимешләре белән куандырырга уйлыйсз?

    - Озакламый Татарстан китап нәшриятында китабым чыгачак. Анысы зур сөенеч. Соңгы вакытта памфлетлар белән шөгыльләнәм. Башкаларның шигырьләрен укыганда кызык-кызык яки бәхәсле фикерләр туа. Шуларга кушылып, үзеңнекен әйтеп куясың.

    - "Җитмеш яшь ул яшьмени!" - дип язасыз бер шигырегездә. Сез бүген үзегезне ничә яшьлек итеп хис итәсез?

    - Кылган гамәлләрең үзеңнең яшеңә туры килсә иде. Күңел яшь калырга тиеш, ул картаймый икән, шигырь туып торачак. Картаерга тиз генә исәп юк.

    - Берүк шулай була күрсен! Яңадан-яңа шигырьләрегез белән укучыларыгызны куандырып, озын-озак яшәргә язсын!

    Әңгәмәдәш Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: