Азнакаево
  • Рус Тат
  • Илбәк авылында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиев истәлегенә кичә узды

    Илбәк авылы халкы үзенең батыр улларын онытмый. Узган атнада Илбәк авылы Мәдәният йортында шундый легендар шәхесләрнең берсе Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиев истәлегенә зур кичә булып үтте. Кичәдә авыл халкы, мәктәп укучылары (күрше-тирә авыллардан да), батырның якыннары, район үзәгеннән килгән кунаклар катнашты. Әкрам Вәлиевнең кызлары - Әлмәт шәһәрендә яшәп ятучы...

    Илбәк авылы халкы үзенең батыр улларын онытмый. Узган атнада Илбәк авылы Мәдәният йортында шундый легендар шәхесләрнең берсе Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиев истәлегенә зур кичә булып үтте. Кичәдә авыл халкы, мәктәп укучылары (күрше-тирә авыллардан да), батырның якыннары, район үзәгеннән килгән кунаклар катнашты. Әкрам Вәлиевнең кызлары - Әлмәт шәһәрендә яшәп ятучы Светлана һәм Җәлилдән Әнисә ханымнар кичәнең иң кадерле кунаклары иде. Биш баладан өч кыз бүгенге көндә исәннәр, энеләре Атлас белән Алмасның гомере әтиләренеке кебек кыска булган. Вәлиевләрнең 7 оныгы, 13 оныкчыклары бар. Әле күптән түгел генә янә авыр кайгы кичергәннәр: әниләре Салиха апа вафат булган.

    Әнкәйнең соңгы теләге буенча аны әткәй янына авылга алып кайтып җирләдек. Без "Герой балалары", дип, әниебез "Герой хатыны" дип күкрәк киереп, нәрсәдер яулап йөрмәдек. Әниебезгә бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Әтиебез үзе дә "Мин - Герой" дип мактанып, үзен өстен куеп йөрмәде. "Мин ул вакытта батырлык турында уйламадым, бары тик илем, халкым алдында изге бурычымны гына үтәдем. Минем урында башкалар булса, алар да шулай эшләрләр иде", - ди торган иде ул. Аның сугыштан кайтканнан соңгы тормыш юлы да геройлык гамәлләре белән тулы. Колхоз рәисе булып эшләгән дәвердә, бернәрсәдән курыкмыйча, беренче җитешкән ашлыкны ач колхозчыларга бүлеп бирә ул. Беренче тапкыр, Илбәк авыл халкы күкрәгенә терәп ипи кисә. Ә тирә-күрше авылларда болай ипи ашау төшләренә дә керми әле. Моның өчен, әлбәттә, әтиебезгә югарыдан шактый эләгә. Әмма, авыл халкы әлегәчә аңа моның өчен рәхмәтле, - дип искә ала әтисен Светлана ханым.

    Ә мин әтиемнең иң яраткан, төпчек кызы. Мин гел аннан калмый идем. Кичләрендә дә аннан аерыласым килмичә, алдына утырып йоклап китә идем. Азнакайга баргач, әтием мине ашханәләргә алып кереп, тәмле ризыклар белән сыйлый иде, - дип елый-елый, сагынып искә ала Геройның кече кызы Әнисә. - Авыл халкына бик рәхмәтлебез, менә шулай елда гел искә алып торалар, хөрмәт итәләр.

    Сабый күңелендә нәрсә истә калсын инде, бик иртә яшьләй вафат була бит аларның әтиләре.

    Әкрәм аганың уртанчы кызы - Алсу кичәгә кайта алмаган иде.

    Менә шулай кызлар белән сөйләшеп, искә алып, елашып сөйләшеп утырганнан соң, кичә дә башланып китте. Илбәк авылы китапханәчесе Гөлүсә Габдрәхимова һәм мәктәп укучысы Айнур Миннегулов чараны шулкадәр эчтәлекле итеп алып бардылар ки, Әкрам Вәлиевнең бөтен тормыш юлы күз алдыннан узган күк булды. Өлкәннәр истәлекләрен яңартса, укучылар өчен чын патриотик тәрбия булды ул.

    ... Дәһшәтле сугыш башланганнан соң, авылның өрлектәй ир-атлары белән бергә балалалыктан чыгып та өлгермәгән яшүсмер егетләре дә, барысы - 300 дән артык кеше яу кырына китә. Алар арасында 18 яшьлек Әкрам Искәндәр улы да була. Шул китүдән авылдашларының 144 е газиз җирләренә кире әйләнеп кайтмый. Вәлиев 2 нче көнбатыш Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. Ул укчылар отделениесе һәм комсомоллар оешмасы белән җитәкчелек итә.

    ... 1944 елның 4 августы. Чернигов батальоны төне буе Айвиексте елга ярына якын килү өчен сугыш алып бара. Вәлиев отделениесе беренче булып елга ярындагы калкулыкка менә һәм автоматтан фашистларга ут ача. Елганы ничек тә азат итәргә кирәк була. Әкрам немецлардан бушап калган көймәне кулга төшерү өчен ашыга. Ул итекләрен салып, суга ташлана, көчле дулкыннар белән көрәшеп, көймәне куып җитә. Туктаусыз яуган пулялар яңгыры астында безнең солдатларны елганың икенче ягына алып чыга, моны ул 6 тапкыр кабатлый. Көймә берничә җирдән тишелә, әмма солдатлар каскалары белән суны түгеп елганың икенче ягына чыга торалар. Немецлар урнашкан терәк пунктлар, авыллар штурмга тотыла. Дошман елга ярыннан алып ташлана. Шушы батырлыгы өчен Әкрам Вәлиевка 1944 елның августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    Җиңү килә. Әкрам Вәлиевне Бөгелмәдән тулы бер делегация белән каршылыйлар. Таза, ыспай офицерның күкрәгендә Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән рәткә Алтын Йолдыз да җемели. Азнакайга аны пар атларда алып кайтып, урам әйләнәләр, бала-чага чыр-чу килеп артларыннан чаба, яшь кызлар батырга чәчәк бәйләмнәре суза. Ә Әкрам чәчәк бәйләмен чөеп җибәргән дә:

    - Кайсы кыз алдына төшә, шуңа өйләнәм, - дигән. Чәчәкләр авыл Советы рәисе булып эшләгән Салиха исемле кызның аяк астына төшкән. Әкрам сүзендә тора. 1945 елның октябрь аенда алар никахлашып яши башлыйлар.

    Кичәдә Геройның авылдашлары китапханәче Асия Билалова, шагыйрә Гафифә Гаффарова, Илдус Әхмәтов та истәлекләре белән уртаклаштылар. Әминә абыстай герРайон хакимиятеннән Айдар Хәлиуллин, хәрби комиссариаттан Әлфис Дәүләтшиннарның чыгышлары да патриотик хисләр белән сугарылган иде. Укытучы Дания Авзалова Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен үзәкләргә үтәрлек итеп укыганда һәркемнең күзен яшь пәрдәсе каплады. Кичә "Юлдаш" агитбригадасының концерт номерлары белән үрелеп барды.

    Илбәк авылында Әкрам Вәлиев яшәгән йорт урынына һәйкәл куелган. Район, авыл җитәкчеләре ярдәме белән быел ул өр-яңадан яңартылды. Ел саен Җиңү бәйрәмендә анда митинг уза, мәктәп укучылары, авылдашлары аның һәйкәленә һәм каберенә чәчәкләр куя. Илбәк авылының үзәк урамы аның исемен йөртә. Әйе, безнең тынычлыгыбыз хакына кан койган батырларның даны мәңгелек һәм аларны онытырга хакыбыз юк!

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Светлана һәм Әнисә ханымнар мәктәптә әтиләре хөрмәтенә куелган экспозиция кырында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: