Азнакаево
  • Рус Тат
  • Игелек кешелекне коткара

    Азнакай районы муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улын гадәти көннәрдә эш урынында "тотармын" димә. Ә көннәрдән бер көнне ул йомыш белән "Маяк" газетасы редакциясенә үзе килеп керде. Форсаттан файдаланып, аны кунакка чакырып, берничә сорау биреп калырга ашыктык. Кызыклы гына әңгәмә килеп чыкты. - Наҗәт Мәсгутович, Сез кечкенә вакытта...

    Азнакай районы муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улын гадәти көннәрдә эш урынында "тотармын" димә. Ә көннәрдән бер көнне ул йомыш белән "Маяк" газетасы редакциясенә үзе килеп керде. Форсаттан файдаланып, аны кунакка чакырып, берничә сорау биреп калырга ашыктык. Кызыклы гына әңгәмә килеп чыкты.
    - Наҗәт Мәсгутович, Сез кечкенә вакытта кем булырга хыялландыгыз? Хыялыгыз тормышка аштымы?
    - Авылда туып үскәч, әти-әнием дә гомер буе шунда эшләгәч, миңа авыл тормышы якын иде. Әтием Мәсгут партком секретаре булып эшләсә, әнием Әсхәдия гомер буе ветеринар табиб булып хезмәт куйды. Ямьле җәй айларының берендә без - дүрт сабакташ, Уфа-Казан поезды белән башкалага юл алдык. Авыл хуҗалыгы институтына килеп җиткәндә кабул итү комиссиясе ишекләрен ябып куйды. Нибары биш минутка соңга калдык. Һәм менә шул биш минут бөтен язмышны үзгәртте дә куйды. Кесәдә адресларыбыз бар иде. Казан химия-технология институтының тулай торагында комендант булып эшләүче якташыбыз Илдус абый Шаматовка киттек. Әлбәттә, озак кына гәпләшеп утырдык. Ул безгә бүгенге көндә нефть сәнәгатенең алга китүе, укымышлы кешеләрнең шунда кирәк булуы турында сөйләп, шул юнәлештә белем алырга киңәш итте. Әнә шулай без, авыл балалары, КХТИның нефть факультетына укырга кердек тә куйдык. Аннан популяр, киң профильле белгеч булып чыктык. Бик яхшы укыгач, үземә үк сайлап алу хокукын бирделәр. Мин инде үз якларыбызга якын Түбән Кама шәһәренең "Нефтехим" заводына кайтырга булдым. Ул чорда 3 ел "отработка" бар иде. Шушы вакытта смена мастерыннан башлап установка начальнигына кадәр күтәрелдем. Аннан соң инде туган яклар да тартты, әти-әниләргә ярдәм кирәк дип кайтырга булдым. Юкса, бу заводтан бер дә җибәрәселәре килмәгән иде. Яхшы эш, фатир һәм башка ташламалар тәкъдим итеп карасалар да, мин үз сүземдә нык тордым. Мине "Актүбәнефть" идарәсе җитәкчесе Габделфәрт Сибгатович ЦНИПРга лаборатория мөдире итеп эшкә алды. Соңрак үзем теләп ЦКППНга технолог булып күчтем. Өлкән технолог, аннан НГДУның баш технологы, начальник урынбасары. Аннан мине Әлмәткә чакырдылар. "Светсервис" МУП, "Әлмәтводоканал" ҖЧҖндә генераль директор булып эшләдем. Кире Азнакайга кайтып, "Ремсервис" ҖЧҖндә директор урынбасары булдым.
    - Фатир бирәм дип торганда алып калырга иде инде. Бу якларга кайткач, торак белән тәэмин иттеләрме соң?
    - Юкса, бер ел эшләп фатир алгач та китәргә була иде. Әмма мин алай эшләмәдем, намусым кушмады. Бер тапкыр тормыш иптәшем Наилә санап утырган иде, 17 тапкыр гына яшәү урынын алыштырганбыз икән. Яшәмәгән җир калмады, бернинди шартлар булмаган баракларда да тордык, тулай торакларда да...
    - Авыл хуҗалыгында эшлисе килгән егет нефть тармагыннан тәм таптымы соң?
    - Эшемне бик ярата идем. Үзара тәҗрибә уртаклашып, яңа ачышлар ясап, шактый гына уңышларга ирештек. Мәсәлән, бер генә мисал, яңалыклар кертеп 1 тонна нефтьне хәзерләү бәясен 7 мең сумнан 2 меңгә калдырдык. Экологияне саклау, чыгымнарны экономияләү буенча яңадан да шактый яңа җайланмалар: сероводородны нейтральләштерү; углеводородларны тотып калу һәм башкаларны кулланышка керттек.
    - Эре, бай нефть предприятиесеннән хакимияткә киткәнгә үкенү хисләре кичермәдегезме? Бүгенге вазифагыз турында нәрсә әйтә аласыз?
    - Акчаны югалтсам да, мин үземдә зур канәгатьләнү хисләре кичердем. Кешеләр белән эшләү, аларга ярдәм итү теләге көчлерәк булды. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар үз эченә бөтереп кенә алды. Көн саен яңалык, яңадан-яңа эшләр... Район башлыгы булып Марсель Шәйдуллин килгәч, авыл хуҗалыгы ныклы адымнар белән алга китте. Гомумән, соңгы елларда авыллар, хуҗалыклардагы матур үзгәрешләр күңелдә канәгатьләнү хисләре уята.
    - Сезгә кем, кайчан мөрәҗәгать итсә дә, беркемне дә игътибарсыз калдырмыйсыз. Гадилекне, эчкерсезлекне ничек саклап кала алдыгыз?
    - Гадилек минем канга сеңгән, әти-әниләрдән үк киләдер ул. Нинди дә булса гозер белән килгән кеше урынына мин үземне куеп карыйм. Алар бит бер дә рәхәтлектән килми. Кешенең хәленә кереп, мәсьәләне хәл итәргә тырышам. Кайчагында кешене тыңлый, аңлый белергә кирәк.
    - Яхшылыкның кадерен белмәгән, яки ашка таш белән атучылар очрадымы?
    - Андыйларга бары тик яхшылык белән генә җавап бирдем. Яхшылык - яхшылыкны, начарлык - начарлыкны үзенә тарта бит ул. Аннан соң "Матурлык кешелекне коткара" дигән әйтем белән янәшә "Игелек кешелекне коткара" дигәне дә йөри.
    - Соңгы елларда авылларда уңай якка үзгәрешләр дип кайсыларын атар идегез?
    - Алар бик күп инде. Шактый эшләр Республика программалары нигезендә башкарыла. Социаль-көнкүреш объектлары төзелә, юллар төзекләнә, су кертелә. Тормыш дәвам итә. Төзекләнгән әйбер шул килеш тормый, янә ремонтларга, төзергә кирәк. Соңгы елларда муниципаль берәмлекләр Советының җир өстеннән 5 метр калынлыкта файдалы казылмаларны бушка файдалануны рөхсәт иткән карары кабул ителде. Бу юлларны ремонтлау, төзекләндерүдә зур мөмкинлекләр тудырды. Бик тә кирәкле карар булды ул.
    - Авылларның киләчәге буенча нинди проблема Сезне аеруча борчый?
    - Мине иң борчыганы: кече авылларда мәктәпләр ябылу. Аның сәбәпләре күп инде. Берничә бала өчен генә тулы бер мәктәп тоту, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Менә шундый таләпләр нигезендә кайбер мәктәпләр ябылуга таба бара. Бу бер дә файдага түгел. Баланы җирдән аерып чыгарып җибәрүе җиңел ул, ә менә кире кайтаруы авыр булачак. Шәһәр мәктәпләрендә белем бирү югарырак дәрәҗәдә дип тә әйтәсе килми. Чөнки авылларда тәҗрибәле, алыштыргысыз укытучылар шактый. Кайбер әти-әниләр авылларда мәктәпләр гөрләп эшләп торса да, балаларын шәһәргә йөртәләр. Монысына аеруча җан әрни.
    - Ә шулай да кайсы авыллар күңелегезгә аеруча якын?
    - Хезмәт вазифам буенча мин барлык авылларны да тигез күрәм. Кече авылларга да игътибарыбызны киметмибез. Югалган авыллар, аларның тарихын саклап калу, киләчәк буынга җиткерү максатында бүгенге көндә китап та эшләнеп килә. Әлбәттә, туган авылым Әсәй һәм мине тормышка аяк бастырган Кәкре Елга авыллары күңелгә якынрак. Аннан мин 1985 елдан бирле Актүбә бистәсендә яшим. Шуңа күрә бөтен бистә проблемасы минем үземнеке кебек.
    - Туган нигезегез үз урынындамы?
    - Әйе, Әсәйдә бабайлар гомер сөргән туган нигез әле һаман да үз урынында. Минем белүемчә бу нигездә өченче йорт инде бу. Анда әнием Әсхәдия яши.
    - Әниегез ни хәлләрдә?
    - Алай дискотекаларга йөрмәсә дә, Аллага шөкер әле.
    - Тормышта остазыгыз кем булды?
    - Бүгенге көндә район башлыгы Марсель Шәйдуллин безнең өчен үрнәк булып тора. "Азнакайнефть"тә эшләгәндә идарә җитәкчесе Раувель Ишкәев минем остазым булды. Кем кул астында эшлим, шуңа тугрылыклы булдым.
    - Тормыш мәгънәсен нидә күрәсез, яки Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
    - Хөкүмәт эше, эш барсын дип караңгыдан караңгыга эшләгәндә тормыш иптәшем Наиләм минем ныклы тылым булды. Улларым Наил, Фәрит, Ниязның игелекле, тәртипле, тәрбияле булып үсүендә дә аның өлеше зур. Яраткан эшең булып, аннан тәм табып эшләсәң, арып-талып өеңә кайтканда хатының елмаеп каршы алса, бәхет шулдыр инде ул. "Әби","бабай" дип өзелеп торган өч оныгыбыз бар.
    - Сезнең вакытыгызның һәрчак тыгыз икәнлеген беләбез. Ә шулай да буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
    - Балык тотарга яратам. Суга, тибрәлгән дулкыннарга карап уйланырга яратам, ял итәм.
    - Быел ничә тапкыр балык тоттыгыз соң?
    - Ике тапкыр.
    - Ай-һай... күп икән шул...
    - Хуҗалыкта эшләргә, "Чубайс" (җирән төстәге мәчеләре) белән сөйләшә-сөйләшә җирдә казынырга яратам. Нәгыйм һәм Нурлас бабайлардан күп эш өйрәндем. Мин балта остасы, ташчы, эретеп ябыштыручы... да бит әле.
    -Алайса, яшәгән йортыгызны төзү, ремонтлауда да үзегезнең көчегез кергәндер.
    - Юк, юк. Андый эшләргә вакыт калмый.
    - Вакыт дигәннән, әле Сез ике тапкыр югары белем алуыгыз, нефть институтын тәмамлавыгыз, техник фәннәр кандидаты булуыгыз һәм башка бик күп уңышларыгыз, бүләкләрегез турында да әйтмәдегез бит. Боларның барысына да бер кеше гомерендә ничек җитешмәк кирәк?
    - Мактанырга яратмыйм. Юкка гына: "Хәрәкәттә - бәрәкәт" димиләр бит. Ә мин һәрвакыт хәрәкәттә.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
    Әңгәмәдәш:
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: