Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз – Россия Герое Ильяс Даудиның проекты халыкара сценарийлар авторлары бәйгесендә югары бәя алды

Азнакайда туып үскән, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче әфган сугышы ветераны, Россия Герое Ильяс Дауди соңгы елларда дөньякүләм кинематографиягә кыю адымнар ясый.

Шушы көннәрдә Ильяс Дауди, ВГИК остаханәсе магистранты А. Инина, Н. Павловскаяның инглиз телендә язылган «Цугцванг обер-лейтенанта Бруно Тевса» проекты Филадельфиядә (АКШ) уздырылган «Ред Флайт пикчерс» халыкара сценарийлар бәйгесендә «Безнең сценарий» ярымфиналисты булып танылды.

«Цугцванг обер-лейтенанта Бруно Тевса» — Әфган сугышы һәм тынычлык, бәхет һәм фаҗигаләр, ныклы дуслык, рәхимсез вакыйгаларның шаһиты булу, шуның нәтиҗәсендә үткәннәргә кайтып,, төптән үзгәртелгән тормыш турындагы эпик тарих.

Сценарий авторлары бәйгене оештыручылардан:

«Цугцванг обер-лейтенанта Бруно Тевса» сценарие «Безнең сценарий» премиясенең ярымфиналисты булды. Соңгы 7 айда безнең судьялар 2500 дән артык сценарийны карады һәм укыды. Иң яхшы сценарийлар рейтингында сезнең иҗат җимеше дә бар. Котлыйбыз!" дигән эчтәлектәге җавап хаты ала.

Якташыбызны чираттагы югары бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев