Азнакаево
  • Рус Тат
  • Иң югары бүләк кавалеры

    Ленин ордены кавалеры нефтьче Мингалим Мөстәкыймов идарә музеенда Искәргәнегез бардыр: районыбыздагы нефть тармагының кайсы өлкәсен генә алма, аңа нигез салучыларның күпчелеге озын-авыр сугыш юлларында чыныгу алган кичәге фронтовиклар булды. Шундыйларның берсе - гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, фидакарь хезмәте өчен СССРның иң югары бүләге - Ленин орденына лаек булган Мингалим Мөстәкыймов....

    Ленин ордены кавалеры нефтьче Мингалим Мөстәкыймов идарә музеенда

    Искәргәнегез бардыр: районыбыздагы нефть тармагының кайсы өлкәсен генә алма, аңа нигез салучыларның күпчелеге озын-авыр сугыш юлларында чыныгу алган кичәге фронтовиклар булды. Шундыйларның берсе - гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, фидакарь хезмәте өчен СССРның иң югары бүләге - Ленин орденына лаек булган Мингалим Мөстәкыймов. Бүгенге сүз яңарак кына үзенең 85 яшен билгеләп үткән ветеран турында.

    ...Мингалим Тымытык районының Чубар Абдул җидееллык мәктәбен сугышның иң дәһшәтле, иң авыр чорында - кырык икенче елның июнендә тәмамлый. Гыйлем нигезләре җиңел бирелсә дә, алга таба уку турында сүз дә була алмый. Чөнки герман гаскәрләренең Иделгә, Сталинградка кадәр килеп җиткән, ил язмышының хәлиткеч чагы. Мәндәйнең корал тотардай барлык ир-егете, шул исәптән әтисе Мингали дә, фронтта. Колхозның бөтен эше хатын-кыз, карт-коры, аның кебек малайлыктан чыгарга өлгермәгәннәр җилкәсендә. Җигүле ат белән Бөгелмәгә йөк ташырга да, хәрби комиссариат разнарядкасы буенча Соколка авылы янындагы аэродром төзелешендә катнашырга да, Яшел Үзән шәһәрендәге хәрби заводта эшләргә дә өлгерә ул.

    Туры килеп торуын әйт син аның: фронтта алган авыр яралардан соң кырык дүртнең июнендә әтисен хәрби хезмәттән азат итәләр, ә сентябрь аенда Мингалимне армиягә алалар. Тымытык районыннан берүзе Саратов янындагы хәрби авиация училищесына килеп эләгә ул. Тыныч тормышта ике-өч ел өйрәтелә торган белгечлекне тизләтелгән курсларда дүрт ай эчендә бирәләр яңа курсантларга. Аны тәмамлагач, яшь алмашны заводтан чыккан самолетларны фронтка озату (перегоночный) полкына билгелиләр. Рядовой Мөстәкыймов дүрт истребительдәге ату кораллары комплектының тулы төзеклеге өчен җавап бирә. Техник вазифасында беренче очышын ул 1945 елның февралендә ясый.

    - Озату төркемендә фронт аэродромнарына очканда немец истребительләре атакасына юлыккан, иптәшләребезне югалткан чаклар да еш була иде, - дип искә ала ветеран ул чакларны.

    Реклама

    Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, полклары Ерак Көнчыгышка күчерелә. Монда алар японнарга каршы сугышучы кытайлыларга истребительләр илтәләр, очкычларына техник хезмәт күрсәтәләр. Аңа корея сугышы кушылып китә...

    Авылдан чыгып китүенә нәкъ сигез ел дигәндә, 1952 елның көзендә генә әйләнеп кайта ул. Ике ел хәрби комиссариатта эшли. Нефть сәнәгатенең Азнакай төбәгендә үсә башлаган данлы-шанлы еллар бу. Мингалим Мөстәкыймовны да үзенә тарта кара алтын шаукымы. Түзми, Бөгелмә нефть промыселлары идарәсенең (НПУ) Актүбә промыселына караган Азнакай участогына оператор өйрәнчеге булып урнаша. 1954 ел азаклары була бу. Озак та үтми зиһенле, техника нигезләрен хәрби хезмәттә үзләштергән егетне оператор ярдәмчесе, аннан оператор итеп билгелиләр. Бер үк вакытта югары белем алу турындагы хыялын тормышка ашырырга керешә. Кичке эшче-яшьләр мәктәбе ачылгач, аны тәмамлый. Урта белем аңа Мәскәү нефть институтында читтән торып укырга юл ача. Тырыш, эшне, кешеләрне оештырырга сәләтле операторны шул елларда мастер ярдәмчесе, мастер итеп куялар. Нефтьче-инженер, җитәкче буларак үсеш карьерасы аның 1964 елда, вуз тәмамлаганнан соң башлана: участок начальнигы, промыселның өлкән инженеры, промысел мөдире юлларын уза. Нинди дәрәҗәдә һәм кайда гына эшләсә дә, ул үз алдына беренче итеп хезмәтне оештыру, эшчеләре өчен тиешле хезмәт шартлары булдыруны куя. Нәтиҗәдә, ул җитәкләгән нефть промыселы идарәдә алдынгылар рәтенә чыга һәм озак вакыт беренчелекне бирми. Җитәкченең уңышлары В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган "Мактаулы хезмәт өчен" медале белән бәяләнә.

    ... 1971 елда республикада беренче миллиард тонна нефть табылды. СССР күләмендәге зур җиңү иде ул. Хөкүмәт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә күпләр лаек булды. "Азнакайнефть" идарәсенең 3 нче промыселы җитәкчесе Мингалим Мөстәкыймовның күкрәген илнең иң югары бүләге - Ленин ордены бизәде.

    - Баштагы елларда нефть скважинадан механик юл белән алына, ягъни фонтан булып бәреп чыга иде. Тәүлегенә 120 - 150 - 200 тонна нефть бирә торганнары булды. Манифольд торбалары басымыннан дерелдәп торды, - ди нефтьче-ветеран. - Ул елларда җир асты байлыкларына, катламнарга, табигатькә сак караш дигән төшенчәне искә алучы да булмады. Иң югары даирәләрнең таләбе - бернигә карамастан нефть ташкынын киметмәскә, илгә кара алтын кирәк! Чиксез ирек бирелүдән бораулау вышкалары таккан тракторлар армадасы өлгергән иген басуларын таптап узды, юлда очраган таулар иштерелде, урманнар киселде, җир өстенә аккан нефть, тозлы су урман-кырларны, елгаларны, эчәр суны агулады. Дөрес, соңгы елларда табигатьне саклауга таләпләр көчәйде. Тик элекке еллардагы югалтуларны киредән торгызып булмас шул инде...

    Җитмешенче елларның беренче яртысы. Көнбатыш Себердә очсыз-кырыйсыз нефть ятмалары табылган чак. Аны чыгаруны оештыру өчен тәҗрибәле инженерлар җитешми. "Татнефть" берләшмәсе генераль директоры Вәлихановның шәхси тәкъдиме белән, Мингалим Мингали улы Себер якларына юл ала. "Нефтеюганскнефть"нең артта сөйрәлүче һәм иң ерак урнашкан нефть промыселына җитәкче итеп билгеләнә. Биредә дә ул эшен ныклы тәртип булдырудан башлый. Моңа кадәр гадәтигә әверелгән эштә эчеп-исереп йөрү, прогул ясау, вазифага салкын карау кебек күренешләр тамырдан бетерелә. Моның өчен иң катгый чараларны да кулланырга туры килә. Аның каравы, промысел бер айдан планны үти башлый, идарә күләмендә алдынгылар рәтенә чыга, җитәкченең фоторәсеме Нефтеюганск шәһәренең Мактау тактасына куела.

    Себер һавасының сәламәтлегенә зыяны булу сәбәпле, 1979 елда Мингалим Мөстәкыймов туган ягына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Лаеклы ялга киткәнче Азнакайдагы скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе бүлекләрендә өлкән инженер, профком рәисе булып эшләде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә яшьләрчә тынгысыз, актив тормыш рәвеше алып бара: "Азнакайнефть" идарәсе ветераннар советы оештырган бөтен чарада, очрашуда катнаша. Яшь буын нефтьчеләренә әйтер сүзе күп ветеранның.

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: