Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңү яулаган солдат

    -Сугыш башланганда миңа 15 яшь тулган гына иде, гаиләдә биш бала, әти белән әни. Мин иң олы бала булганлыктан, апайлар өчен җаваплылык та минем өстә иде, - дип хәтерләрен яңарта сугыш ветераны Фәтхелбаян Гыймазетдинов. Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, бар эш хатын-кызлар һәм аның кебек үсмерләр җилкәсенә кала. 1943 елның ноябрендә...

    -Сугыш башланганда миңа 15 яшь тулган гына иде, гаиләдә биш бала, әти белән әни. Мин иң олы бала булганлыктан, апайлар өчен җаваплылык та минем өстә иде, - дип хәтерләрен яңарта сугыш ветераны Фәтхелбаян Гыймазетдинов.
    Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, бар эш хатын-кызлар һәм аның кебек үсмерләр җилкәсенә кала. 1943 елның ноябрендә аның үзенә дә хәрби хезмәткә чират җитә. Карт әтисе аны атта Бөгелмәгә илтә, биредә җыелган 18-19 яшьлек егетләрне эшелоннар Архангельск ягына алып китә. Хәрби күнегүләр үткәннән соң, 1944 елда, Фәтхелбаян Украина фронтына җибәрелә. 128нче укчы дивизия составында хәрби бәрелешләрдә катнаша. 1945 елның гыйнварында дивизия Польша җиренә аяк баса. Сосновец, Котовица, Байтен, Тарновск, Гуре шәһәрләрен фашистлардан азат итәләр. Освенцим үлем лагеренда совет әсирләрен яндырган газ мичләрен күреп йөрәкләре тетрәнә.
    Солдат Гыймазетдинов үзенең беренче сугышчан бүләген - "Батырлык өчен" медален Боцлавы шәһәрен азат иткән өчен ала. Соңрак күкрәген Ватан сугышы ордены, "Сугышчан батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм күпсанлы юбилей медальләре бизи.
    Февраль башында алар Одер елгасын кичә. Бриг шәһәрен азат иткәндә Фәтхелбаян каты яралана һәм бер ай госпитальдә дәвалана. Аннары инде 374нче полк составында Германиягә керәләр. Җиңү таңын да шунда каршылый. Әмма аның өчен сугыш әле бетми, тагын 5 ел Көнбатыш Украинада бандеровчыларга каршы сугыша.
    -Үзләренең кансызлыгы, явызлыгы белән алар фашистлардан бер дә ким кыланмады, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
    1950 ел ахырында гына демобилизацияләнә ул. Шепетовка шәһәрендә җыелу пунктында якташы - Вахитов совхозыннан М.Мәхмүтовны очрата. Туган якка бергә кайталар.
    Тыныч тормышта хезмәт юлы башлана. Автопаркта йөк төяүче булып эшли, 1953 елда шоферлар курсын тәмамлап, озак еллар совхозда машина йөртүче булып эшли. Соңгы ун елда, лаеклы ялга чыкканчы, техника куркынычсызлыгы буенча инженер вазифасын башкара.
    Язмыш аны тыныч тормышта да төрле яклап сыный: башта өч баласын калдырып хатыны вафат була, аннары совхозның алдынгы механизаторы булган кече улы фаҗигале төстә үлә. Балалары, якыннары, авылдашлары, совхоз җитәкчеләренең игътибар-кайгыртуын тою яшәргә көч бирә.
    Кызганыч, утны-суны кичкән, илгә Җиңү яулаган ветераннарыбыз саны елдан-ел сирәгәя. 110 ветераннан бүгенге көндә бер Фәтхелбаян ага гына исән. Инде олыгаеп барса да, ул яшь буынны патриотик рухта, үзләре үрнәгендә тәрбияләүдә зур өлеш кертә. Бүген Украинада барган чуалышлар да уйландыра, борчый аны.
    -Ике илнең туганлык җепләре сакланып калуына ышанам, - ди ул. - Фашизмга юл куелмас. Илнең көч-куәтенә, халыкның бердәмлегенә ышанам.
    Тимур Зыятдинов,
    Вахитов авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: