Азнакаево
  • Рус Тат
  • Иң күп икмәк – тагын бездә

    Редакциянең бүгенге кунагы - муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. Агросәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Миргасим Вәлиевич, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең быелгы уңышлары турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле? -Бу бәйрәм районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре - игенчеләр, терлекчеләр, агросәнәгать белгечләре өчен аеруча...

    Редакциянең бүгенге кунагы - муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. Агросәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    -Миргасим Вәлиевич, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең быелгы уңышлары турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле?
    -Бу бәйрәм районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре - игенчеләр, терлекчеләр, агросәнәгать белгечләре өчен аеруча куанычлы һәм истәлекле. Чөнки без продукция җитештерүнең төп тармаклары буенча республикада алдынгы урыннарда торабыз. Узган ел, һава шартларының тотрыксыз торуына да карамастан, Татарстан Республикасы көненә 135 мең тонна икмәк җыеп алдык һәм шуның белән Азнакай районының дистәгә якын ел буена югалып торган данын кире кайтардык. Быел исә бу күрсәткеч 150 мең тоннага җитте һәм республикада безгә тагын тиңнәр табылмады. Һер гектардан чыккан уңыш уртача 24 центнер тәшкил итте.


    Район хуҗалыклары арасында иң зур күләмдәге иген уңышын "Кәримов КФХ"сы үстерде: алар һәр гектардан уртача 39 центнер бөртек суктырып алдылар. "Тукай" ҖЧҖ уртача - 33, "Стәрле" җәмгыяте 30 центнер бөртек җыйды.


    Әйтергә кирәк, игенче өчен агымдагы ел уңай булмады. Әгәр дә июнь аенда - башаклар формалашкан вакытта корылык афәте килмәгән булса, күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, уңыш күләме гектардан уртача 35 центнердан да ким булмас иде.


    -Бер айга сузылган корылыктан игеннәрне ничек саклап калдыгыз, нинди технологияләр куллануның файдасы булды?
    -Иртә язда - март аенда ук, авиация һәм "Туман" агрегатлары ярдәмендә 22 мең гектар мәйдандагы уҗым культураларын аммиак селитрасы белән ашладык. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак, үсентеләр корылыкка артык бирешмәде. Туфрактагы дымны саклап калу өчен эссе җәй башында ук "коры сугару", ягъни басуларны тырмалау эшләрен башкардык. "Туман", башка төр сиптергеч агрегатлар белән үсентеләрне яфрак аша тукландырдык.


    Ә әлеге кампанияне уңышлы уздыруның иң мөһим факторы дип мин иртә, туфракта дым мул чагында чәчүне саныйм.


    Халык теленә юктан гына "Сей в грязь, будешь князь" дигән әйтем кереп калмагандыр инде. Шундыйлардан "Марс", "Кәримов КФХ"сы, "Тукай", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары чәчүне беренчеләрдән булып башладылар һәм тотрыклы уңышын да җыеп алдылар.
    Алдагы ел өчен дә ныклы нигез булдырылды: 20 мең гектарда көзге культуралар чәчелде. Барлык чәчүлек мәйданның 91 проценты эшкәртелде (узган ел 34 процент иде).


    Кыр эшләрендә механизаторлар Гамир Абдуллин ("Закирова КФХ"сы), Александр Чаганов ("Союз Агро" ҖЧҖ), Илһам Хәсәншин ("Таллы Бүләк" кооперативы), комбайнчылар Рамил Абдуллин ("Кәримов КФХ"сы), Расих Фазлыев ("Азнакай" Агрофирмасы" ҖЧҖ), Варис Сабиров ("Марс" ҖЧҖ), Ленар Мәрданшин (Тукай" ҖЧҖ), автомобиль йөртүчеләр Миннегали Миннегәрәев ("Марс"), Серинат Сәлимов ("Союз Агро"), Рафаэль Нәүшиев ("Азнакай" Агрофирмасы") һәм башка бик күпләр фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр.


    -Терлекчелектән башка агросәнәгать предприятиесен күзаллавы да кыен...
    -Игенчелек белән терлекчелек - тыгыз бәйләнештәге ике төп тармак. Район хуҗалыкларында хәзер 25 мең 100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
    Бүген һәр сыерга көненә уртача 11,4 килограмм сөт савыла. Гомуми савым - 88 тонна. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 3,5 тоннага күбрәк. "Стәрле" (19,2 кг), "Габдрахманов КФХ"сы (16,5), "Таллы Бүләк", "Марс" (13,1), "Тукай" (12,5), "Кәримов КФХ"сы (12 кг) хуҗалыклары бүген башкаларга үрнәк булып торалар. Сыер савучылар Гөлүсә Гарифуллина, Нурзәт Мөхәммәтшин ("Азнакай" Агрофирмасы" ҖЧҖ), Гөлүзә Васикова да ("Марс" җәмгыяте) алдынгылар рәтендә.
    Бу урында агросәнәгать предприятиеләре ирешкән уңышларда терлекчелек-сөтчелек фермаларының материаль-техник халәтен яхшыртуның зур роль уйнавын аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Барлык фермалар сөт үткәргечләр белән тәэмин ителде. Аларны хәзер гаилә фермаларына урнаштыру бара. Бу эшләр район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме, теләктәшлеге белән башланды һәм бүген дә аның контролендә тора. Яшерен-батырын түгел, әлеге ярдәмнәре өчен терлекчеләр аңа рәхмәтләрен укып туя алмый.


    -Алда нинди бурычлар тора?
    -Район буенча мөгезле эре терлекләрнең баш санын 27 меңгә җиткерү, ит җитештерүне 5 процентка арттыру, бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 35 центнер уңыш алу һәм тулаем җыемны 200 мең тоннага җиткерү. Моңа бөтен мөмкинлекләребез дә бар.


    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: