Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көне шатлык китерсә дә, төзәлмәде ләкин яралар...

    Гатаулла бабамның якты истәлегенә багышлап яздым Бабам, син сугыш башланган көнне үк фронтка киткәнсең дә, безнең бәхетле киләчәгебез өчен кан коеп, чит-ят туфракта мәңгелеккә ятып калгансың. Мин синең турында әбием - синең кызың Суфия сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләм. Күкрәгенә терәп, яңа гына пешкән хуш исле икмәкне кискән чакта әбием безгә...

    Гатаулла бабамның якты истәлегенә багышлап яздым

    Бабам, син сугыш башланган көнне үк фронтка киткәнсең дә, безнең бәхетле киләчәгебез өчен кан коеп, чит-ят туфракта мәңгелеккә ятып калгансың. Мин синең турында әбием - синең кызың Суфия сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләм.

    Күкрәгенә терәп, яңа гына пешкән хуш исле икмәкне кискән чакта әбием безгә еш кына: "Ходай икмәктән аермасын, дөньяларга иминлек бирсен. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын ," - ди. Мин бу сүзләрнең мәгънәсен үсә төшкәч кенә аңладым.

    Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт әбиемне гомерлеккә "әти" дигән татлы сүздән мәхрүм иткән. Беләсеңме, бабам, мин әтиемне бик нык яратам. Ансыз бер генә көнне дә күз алдына китерә алмыйм. Ә әбием гомер буена бер генә тапкыр да " әти, әтием, мин сине яратам" дип әйтә алмаган. Бу юлларны язганда миңа бик авыр булып китә, чөнки бу каһәр суккан сугыш күпме баланы әтисез калдырган.

    Аллага шөкер, без андый кайгылар күрмәдек. Бәләкәй чактан ук әтине кочаклап, битләреннән чүп-чүп итеп үбеп: "Мин сине яратам, әтием, "- дип әйтә алдык. Син сугышка киткәндә әбием әле тумаган булган. Син китеп, бер ай үткәч кенә җир йөзенә аваз салган. Саубуллашканда син хатының Шәмсиамалга: "Әнисе, үзеңне дә, баланы да сакла. Мин дошманны җиңү белән әйләнеп кайтырмын," - дигәнсең. Тик сиңа әйләнеп кайтулар насыйп булмаган шул! Әбиемнең әнисе бер бала белән тол калган. Син балаңны бер генә дә күрә алмагансың. Ул елларда алар күргән михнәтләрне язып тормыйм. Әбиемнең шигырьләреннән барсы да аңлашыла. Аларның күбесен күз яшьсез укып та булмый.

    Җиңү килгәч, авылга бер-бер артлы солдатлар кайта башлаган. Әбием күрше балалары белән аларның каршына йөгерә торган булган. " Абый, син минем әти түгелме!?" - дип, күзләренә мөлдерәп караган. Синең мәңге кайтмаячагыңны, әнисенең аның өчен әти дә, әни дә булып калганын әбием үсә төшкәч кенә аңлый...

    Һәр елны Җиңү бәйрәмендә, бабам сине, хәбәрсез югалганнарны, сугышта катнашканнарны искә алу өчен авыл уртасындагы һәйкәл янына җыелабыз. Һәйкәлгә чәчәкләр салабыз, сезне 1 минут тынлык белән искә алабыз. Сезгә багышлап шигырьләр сөйлибез. Һәйкәлләр янында Мәңгелек ут яна, һәрвакыт чәчәкләр була. Сугыш безнең якларга килеп җитмәсә дә, аның кара сөреме һәр йортка кагылган. Иске Йөрек авылыннан гына да 150 кеше яу кырында ятып калган. Аларның исемнәре һәйкәлгә уелган. Шул исемлектә син дә бар, бабам, 95 нче булып тора. Мин аны күземне йомып та таба алам. Ак мәрмәргә зур хәрефләр белән: Хәлиуллин Гатаулла Хәлиулла улы дип язылган. Мин синең исемеңне һәрвакыт дулкынланып, горурланып укыйм! Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган "Хәтер" китабында да синең исемең бар. Мәскәү янындагы сугышларда 1941нче елның октябрендә батырларча һәлак булгансың. Шул тирәдәге авылга җирләгәннәр. Әбием синең кабереңне булса да күрергә хыяллана. Ләкин ул хәзер бик картайды инде, барып җитә алмас. Аның бу хыялын мин һичшиксез тормышка ашырырга тырышачакмын. Синең кабереңне эзләп табып, бер уч туфрагын алып кайтачакмын әле мин, Алла бирса...

    Һәр гаиләдә ядкарь итеп саклана торган кадерле әйберләр бар. Безнең өйдә, бабам, синән килгән фронт хатлары. Сугыш хатлары... Саргаеп беткән кәгазьдәге кадерле язулар... Без аны кадерләп саклыйбыз, әбием белән кат- кат укыйбыз.

    Быел илебез Бөек Җинүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Кызганыч, бабам, син генә аны күрә алмыйсың. Эх, күрсәң иде син, бабам, безнең нинди матур тормышта яшәгәнне! Басу тулы игеннәр чайкала, өстәл тулы сый-нигъмәт! Ни телибез шуны киябез, авыз тутырып ипи, тәм-том ашыйбыз. Кибет киштәләре берсеннән- берсе затлы товарлардан сыгылып тора. Зур, матур өйләрдә яшибез. Һәр гаиләдә диярлек машина. Кешеләр ниләр генә уйлап тапмадылар! Космос, кәрәзле телефон, компьютер!..матур һәм якты мәктәпләрдә белем алабыз. Болар барысы да сезнең вакытсыз өзелгән гомерегез бәрәбәренә бит! Бүгенге аяз күгебез, тыныч тормышыбыз өчен без сезгә, Совет солдатларына бурычлы, бабам!

    Эх, бабам!.. Исән булсаң иде син! Синең чал чәчеңнән сыйпап, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатып, мең рәхмәтләр әйтер идем...

    Оныкчыгың Илүзә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: