Җиңү бистәсендә яшәүче тыл ветераны Дания Таипова волонтерларга сугыш еллары турында сөйләде
Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары елдан-ел азая бара, алар бер-бер артлы китә ъәм, кызганычка каршы, алар белән үткәннең истәлекләре китә.
Ветераннарыбыз безгә сугыш чоры картиналарын торгызырга, күзалларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә, алар исән вакытта ул авыр чорлар турындагы истәлекләрне саклап калу бик мөһим.
Мәктәбебездә эшләп килүче «Ачык йөрәкләр» волонтерлык отряды «Безнең мәктәп – игелекле эшләр территориясе» Гранты кысаларында «Сугыш турында әңгәмә» акциясен тормышка ашыра. Алар Җиңү бистәсендә яшәүче Таипова Дания Әхмәт кызы белән әңгәмә кордылар. Аның балачагы сугыш чорына туры килә.
«Бөек Ватан сугыш елларында туганлыктан – без сугыш елы балалары дип тә аталабыз. Сугыш елларында без бик күп авырлыклар, кыенлыклар күреп үстек. Иң берече ачлык. Ашарга ризык юк. Яздан башлап көзгә кадәр бер әйбер дә юк. Без ачка үлмәс өчен урманга барып ашарга яраган үләннәрне җыеп ашый идек. Аннан соң ачка үлмәс өчен без кырга чыктык. Апрель аенда кырда карлар беткәч җәй көне үсеп, җыелып бетмәгән бәрәнгеләр кала. Ул бәрәнгеләр – өшегән бәрәнге. Без шуларны җыеп, өйгә алып кайта идек тә, әни шулардан ипигә охшаган алабута орлыкларын кушып ипи пешерә иде. Без шуны ашый идек. Шушы ипинең ул вакыттагы тәмлелеге! Хәзер дә мин шундый ипи пешереп караган бар. Аны авызга алып булмый, беркем дә ашый алмый. Ничек без шуны ашаганбыздыр? Ачка үлмәс өчен, шуңа тырышканбыздыр инде.
Өйдә ипи дә юк, тоз да юк, он да юк. Ә ипи пешерергә он булганда да шырпы да юк, сабын да юк юынырга. Кияргә кием юк. Киемнәр малайныкы, кызныкы дип карап тормыйлар. Кем дә кием бар шуны кия идек. Ә өскә кияргә бер кат күлмәк бар, икенче күлмәк алмаштырырга юк. Шуның өчен әни минем күлмәкне юганда, абыйныкың да, апаемныкын да кияргә туры килә иде. Без җәй буена ялан аяк, чөнки аяк киеме юк, кибеттән алырга акча юк. Элек бит бик кибеттә дә алай аяк киеме дә булмый иде. Аякларыбыз чебиләп, кызарып, канга батып бетә иде.
Минем иптәшләремнең яртысының диярлек әтиләре сугыштан кайтмады. Шуның өчен алар әтисез үстеләр инде минем сыман.
Мин үзем бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти сугышка киткәч кенә туганмын. Мин әтине күрмәдем, һәм шуның өчен хәтерләмим. Гомеремдә бер тапкыр да «әти» диеп эндәшә алмадым. Әти Финляндия сугышыннан кайтканда, Бөек Ватан сугышы да башланган. Шуның өчен әти мин туганны күрмәгән. Әни биш бала белән ялгыз калган. Әни ничек тузгәндер! Ләкин нинди авырлыклар кичерсә дә безне кеше итеп үстергән.
Без үскәндә балалар бакчасы, мэктэпалды лагерьлары юк иде. Без хәрвакыт өйдә әби-бабай белән генә үстек. Менә шулай минем балачагым сугыш елларына туры килгән - сугыш бөтен мөмкинлекләрне дә урлаган.
Шуңа багышлап шигырь язган идем.
Фашист бәреп кергән илебезгә
1941 нең җәйге көнендә.
Озатканын ирен зур сугышка
Әнкәй сөйләр иде бүген дә.
Мин туасын белгәч сөенгән дә,
Табалмагач бүтән бүләген,
Истәлеккә әткәй салып биргән
Өстендәге киндер күлмәген.
Батырларча хәләк булды диеп
Өч айдан соң килгән хәбәре,
Кара кәгазь алгач әниемнең
Кыенлашкан тормыш хәлләре.
Әтиседәй батыр булсын диеп,
Терәк булсын диеп узенә,
Мин тугачтын биләгәнсең, әнкәй,
Әткәй күлмәгенең җиңенә.
Ә әнкәем һаман сине көтә
Үстерсә дә безне ул ятим
Көч-дәрт биргән, әткәй,
Синең күлмәк
Хәзер инде мин карт әби.
- Дания Әхмәтовна,ул вакытта һәм хәзер сезнең өчен нәрсә кадерле булды?
Яшүсмер чагында без барыбыз да ач булдык. Ул вакытта байлар юк иде, хәерчеләр генә иде. Без үзебезне ярлы дип санамадык, без бик канәгать булдык. Ул чакта без дус идек, барысы да бергә уйнадык. Уеннар бик күп иде, әмма уенчыклар булмады. Без үзебез иске чүпрәкләрдән уенчыклар ясадык, пыяла ватыкларын җыйдык – менә безнең иң төп уенчыкларыбыз. Хәзерге көндә, минем өчен иң мөһиме, исән-сау булуым.
- Буш вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Буш вакытымда мин бик күп газета - журналлар укыйм. Китапханәгә йөрим. Моңа кадәр, миңа хәзер 82 яшь, 80 яшькә кадәр үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Ә хәзер минем кроссвордлар, сканвордлар чишүгә вакытым күбрәк китә. Күршеләремә барырга да бик яратам.
Балалар сезгә әйтәсе килгән сүз шул: “Сау-сәләмәт булыгыз. Сезнең балачагыгыз бик бәхетле, шуннан файдаланып, әти-әниләренең сүзен тыңлап, аларны кадерләп, тырышып укыгыз. Без күргән авырлыкларны, кыенлыкларны Ходай Тәгалә сезгә күрергә насыйп итмәсен. Сугышлар булмасын, бомба тавышларын ишетмәгез һәм һәрвакыт тамакларыгыз тук, өсләрегез бөтен булсын. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев