Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хәвефсезлек өчен һәркем гаепле

    Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Ә бит юл кагыйдәләре барыбыз өчен дә уртак. Якшәмбе көнне Азнакайдан Сәпәйгә таба хәрәкәт итүче "ВАЗ-21061" шоферы, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып,...

    Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Ә бит юл кагыйдәләре барыбыз өчен дә уртак.

    Якшәмбе көнне Азнакайдан Сәпәйгә таба хәрәкәт итүче "ВАЗ-21061" шоферы, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага чыга һәм "К-700" тракторы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган ВАЗ автомобиле шоферы һәм пассажиры дәваханәгә озатыла.

    Шул ук көнне "ВАЗ-2114" автомобиле йөртүчесенең Тукай-Гагарин урамнары киселешендәге светофорның кызыл сигналына чыгуы да аяныч нәтиҗәгә китерә. Руль артына эчкән килеш утырган егет "ВАЗ-21101" гә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган шофер һәм аның балигъ булмаган пассажиры бүген дәваханәдә дәвалана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: