Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсимә Фазлыева күркәм юбилеен каршылый

    Мин 1960 елның гөрләвекләр аккан, ташу ташыган ярсу апрель аенда Урсай Ключ авылында (халык телендә Динамо) дөньяга килгәнмен. Әтием Рәсим язгы пычракта бала тудыру йортыннан мине бик авырлык белән алып кайтулары турында гел сөйли иде. Ат арбасы белән күпер аша чыкканда, хәтта юрганым белән елгага да төшеп киткәнмен. Юрган почмагыннан...

    Мин 1960 елның гөрләвекләр аккан, ташу ташыган ярсу апрель аенда Урсай Ключ авылында (халык телендә Динамо) дөньяга килгәнмен. Әтием Рәсим язгы пычракта бала тудыру йортыннан мине бик авырлык белән алып кайтулары турында гел сөйли иде. Ат арбасы белән күпер аша чыкканда, хәтта юрганым белән елгага да төшеп киткәнмен. Юрган почмагыннан эләктереп кенә калганнар. 8 яшемдә, кече авыллар бетерелү сәбәпле, безнең гаилә Әгерҗе авылына күчеп килә.
    Каләм, язу - ул минем ипием, язмышым. Шигъри җанлы, артык хисле булып үсүемдә туган җирем - Динамоның әкияттәгедәй матур табигате, әти-әниемнең киң күңелле, игелекле булуы, тәрбиянең дә чагылышы бардыр, дип уйлыйм.
    Безнең әти шагыйрь түгел. Әмма ул үз гомерендә бер куплетлы шигырь язды:
    Авыл исеме Урсай Ключ,
    Колхоз исеме - Динамо.
    Шунда туып, шунда үскәч,
    Шуны онытып буламы?
    Авыл агаеның туган нигезен гомер буена сагынуы, юксынуы менә шушы дүрт юлга кергән дә беткән. Калганы кирәк тә түгел. Әбием Сәхипкамал һәм бабам Гәрәйша Фәйрушиннар гаиләсендә алты бала: Сәрбикамал, Рәйхана, Газизел, Фәүзия, Рәсим, Расиха дөньяга килә. Бабам Гәрәйшаның гомере озын булмый. Гаиләдә бердәнбер ир заты булган Рәсимгә тормыш михнәтен төптән тартып сөйрәргә туры килә. Ул беркайчан да зарланмады. Әмма апа-сеңелләренә чабата үреп җиткерә алмавы, 12 яшеннән көтү көтүе хакында гел сөйли иде. Күрәсең, бала күңеленә бу авыр вакыйгалар онытылмаслык булып уелып калгандыр. Әти бик көчле була. Аның вафатыннан соң, җирләргә килгән авыл агайларының: "Рәсимнең җилкәсенә бер капчык сала идек, сизмәгәч, икенчесен дә салып җибәрә идек. Эһ тә итмичә, күтәреп китәр иде", - дип сөйләп утырдылар. Бөдрә чәчле, таза беләкле Динамо егетенең күзе күрше Карамалы авылында яшәүче бик чибәр, зифа буйлы Сәгъдүнәгә төшә. Ул минем инәй була инде. Дүртебез: Нәсим абый, мин, Расих, Рамис - Динамода, кече сеңлебез - Рәсимә Әгерҗедә туа. Әти гомер буе шофер булып, инәй колхозда төрле эшләрдә эшли, Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек була.
    Баһадир Рәсимнең малайлары да үзе кебек көчле, кыю булды. Нәсим абый белән Расих - хәрби очучылар. Энем Рамисның да шул юлдан китәргә исәбе бар иде, төпчек малай буларак, ата-ананы тәрбияләү бурычы тотып калгандыр.
    Әбием Сәхипкамалның итәгенә тагылып йөри идек. Аның белән Бурсык тавыннан табак-табак җиләк, капчык-капчык миләш, чикләвек җыйганнар истә. Капчыкларны тутыргач, әтием машина белән килеп алыр иде. Әбием аннан как коя. Көн дәвамында инәй эшләгән тавык фермасына барып кайтырга да вакыт кала әле. Андагы телең йотмалы чеби боткасының тәме әле дә тел төбендә саклана кебек. Тагын бер тәмле нәрсә - ул хәлвә. Кечкенә генә кибеткә без көнгә бер булса да бармый калмыйбыз. Йомырка илтеп бирсәк, кибетче апа безгә хәлвә бирә. Моны хәтта инәйләр дә белми калгандыр әле. Фермадагы тавыклар йомырканы теләсә-кайда салалар бит... Күңелгә иң уелып калганы: Җидегән чишмә. Сабан туе җитсә, һәр елны бик күп туганнар шул чишмә буенда утыралар. Без - бала-чага, чишмәләр буенда йөгерешәбез, ташлар белән уйныйбыз.
    Нәни "пожарниклар"
    Бездән тыкрык аркылы гына туганнарыбыз: Зөһрә әби белән Халикъ бабайлар йорты. Аларда бик күп алма үсә. Телләреңне йотардай бал да бар әле. Җәй көннәрендә бу өйгә бер көтү шәһәр оныклары кайтып төшә. Алар шәһәрчә: чәчләре дә матур итеп үрелгән, күлмәкләре дә чип-чиста. Алар кайткач, инәй дә миңа өр-яңа күлмәк кигертеп куя. Минем иң сагынып көткәнем - Радик. (Балачак дустымның гомере озын булмады. Ишетүем буенча, ул бик яшьләй авырып үлеп киткән.) Көннәрнең берендә Радик дустымның күмгән бәрәңге ашыйсы килеп китте. Халикъ бабайларның утынлыгыннан шырпы табып алды (алдан ук әзерләп куйган булгандыр инде). Ике йорт арасындагы салам түбәле баз куышына бәрәңге пешерергә дип киттек. Энем Расих белән миңа, ягып җибәргәнче җил кертмичә каплап торырга әмер булды. Әмма утны кабызып җибәрү әллә ни күп вакытны алмады. Ут аждаһасы дөртләп кабынып киткәч, мин куркып елый-елый бакчада бәрәңге күмеп маташучы инәй янына йөгердем. Мин йөгерәм, арттан Расих. Радик ни эшләгәндер, анысын белмим.
    - Хәзер сине милиция алып китә, җүнсез! - дип ачулангач, мин куркып карават астына кереп яшерендем.
    Аннан монда халык җыелган, янгын сүндерүчеләр килгән. Аларын бик тәфсилләп авылдашым, хезмәттәшем Наил Абдуллин хәтерли. Ул әле дә җае чыккан саен миннән: "Пожарник" дип көлә.
    Балачак тамгасы
    Минем маңгаемда балачактан калган җөй бар. Әллә Динамода ир туганнарым арасында бердәнбер кыз бала булгангамы, малайлар белән уйнарга ярата идем. Нәсим абый уйнарга ияртсә, мине бәхет баса инде. Әмма аның бер дә мине ияртеп йөрисе килми шул. Шулай берчак Нәсим абый Альбертларга уйнарга төшеп китте (апалары Гөлдәмия, минем яшьтәш - Альбина, Расихның яшьтәше - Раушания). Елый-елый артыннан мин дә иярдем моның.
    - Юк, уйнамыйсың, кит! - диләр болар миңа.
    - Уйнатмыйсыз икән, шушында басып торам! - дим мин дә, үҗәтләнеп.
    Болар кара-каршы әйберләр ыргытып "сугышлы" уйный башладылар. Такта, утын, таш, балчык кисәкләре кара-каршы оча гына. Ә мин уртада "герой" кебек басып торам. Берчак маңгаема очлы ботак килеп кадалмасынмы. Бөтен битем буйлап кан ага. Ул арада Альбертларның өеннән дә кемдер атылып чыкты. Зур яулык бирделәр. Мин, башымны шул яулык белән каплап, өйгә әби янына йөгердем. Бик нык аптырап миңа карап торган кәҗә бәтие дә истә калган әле. Мин бик куркыныч булганмындыр инде. Әби ах-ух килде дә, ярамны юып, кәнфит кәгазе чәпәп куйды. Шуның белән бетте, гомерлек тамга гына калды. Шуннан соң Нәсим абыйга ияреп малайлар белән уйнарга йөрми башладым.
    Карават астында - бүкәй
    Хисле булуым өстенә бик куркак та әле мин. Бәләкәй чакта ук кеше картайгач үлә икәнен белеп алдым. Димәк, безнең әби дә берәр кайчан үлергә тиеш бит инде. Минем нәни башымда: "Әбидән башка ничек курыкмыйча яшәрбез икән?" - дигән уйлар бөтерелә. Әби кышларын Азнакайда яшәүче кызы - Фәүзия апаларга кунакка китеп бара. Үсә төшкәч, кечкенә энем - Рамисны да ияртә башлады. Әти-әни эштә. Әби китсә, башка кайгы төшә: өйдә үзебезгә генә калырга кирәк бит. Кайбер көннәрне яшьтәшем Илгизә килә. Ул килсә, без курыкмыйбыз инде.
    Әмма ул көнне Расих, аннан да кечерәк энем Рамис белән өйдә үзебез генә идек. Ни күрим: карават астында күзләрен елтыратып бер кап-кара бүкәй ята. Үзе йонлы, башы ап-ак, җитмәсә күзләре, авызы да бар. Мин энем Расихка төртәм: "Кара, бү-үүү-кәй" дим. Ул чырыйлап кычкырды да, тышка чыгып чапты. Бәллүдән кече энемне алып мин дә чыгып шылдым. Җәй көне түгел бит, кыш. "Сез шушында торып торыгыз!" дип Рамисны Расихка тоттырдым да, инеш аркылы яшәүче Хәмидә апаларга йөгердем. Бәхеткә, ул өйдә икән. Кулына кисәү агачын тотып, өйгә йөгерде. Кергән мәлгә, карават астына төшкән йон бияләйне тартып та чыгарды. Өстенә песигә дип салган аш та түгелгән икән.
    Бу вакыйга балачак хәтеренә шулкадәр нык уелып калган ки, студент чакларымда аны үземчә хикәя итеп тә язып йөрдем. Язып кына бетермәдем, ахры.
    Минем Нурия апам
    Мин беренче сыйныфта укып йөрим. Авылның дүртенче сыйныфка кадәр булган бөтен укучылары да бер класста утырабыз. Минем сабый күңелемә Нурия апа дөньяда иң игелекле, йомшак күңелле, мөлаем кеше булып кереп калган. Бер тапкыр миңа Азнакайдан өр-яңа кызыл пәлтә алып бирделәр. Аны мәктәпкә киеп баргач, укытучы апам минем кесәгә кызыл билле прәннек тә салган иде әле. Аның сүзе безнең өчен - закон. Ул үтәлергә тиеш. "Китап-дәфтәрләрегезне ертмагыз! Пычратмагыз!" дип безгә гел тукып торды.
    Мәктәпкә бармагач, Расих энем китапны ертырга ярамаганын белмәгәндер шул инде. Минем кадерләп саклый торган Әлифбамны ертып куйган бит. Елый-елый ярсып беткәнмен. Нурия апам ачулана, дип такмаклый-такмаклый елыйм икән. Әти белән инәй аптырагач, йөдәгәч Нурия апамны алып кергәннәр. Ул кергәч тә туктамаган әле елак Нәсимә. Аптырагач, караватка Нурия апам белән бергә урын җәеп бирделәр. Нурия апам минем белән йоклагандырмы, юктырмы. Әмма ул кырыма яткач кына, мин тынычлап йоклап киткәнмен.
    Нурия апа яшәгән Рәсүл бабайлар (Наил Абдуллинның бабасы) кырыннан гел үтеп йөрибез. Рәсүл бабайның йөз-кыяфәтен бер дә хәтерләмим. Аның каравы, зур алмагачлары яхшы истә калган. Шул алмагачтан кыш көннәрендә без узып йөргән юл өстенә генә кып-кызыл нәни төймә кебек алмалар коела. Без - бала-чага, аны ашыйбыз. Әмма, ашаудан бигрәк, ап-ак кар өстенә сибелгән нәни алмаларның матурлыгына сокланып карап торганым хәтердә. Язларында түбәгә асылган боз сөңгеләреннән аерылган тамчылар, кышларын ап-ак бәсле шәл ябынган агачларга, сикерә-сикерә бер-берсен куган шаян дулкыннарга... сокланып карап, уйга бату гадәте әле дә сакланып калды. "Уян әле!" - диләр миңа якыннарым кайчак. Балачактан килгән шушы сәер гадәтем, матурлыкка сокланып, шул турыда нидер әйтергә теләвем кулыма каләм алдырды, ахры.
    Сау бул, Динамо!
    Әбием - Сәхипкамал, бер почмакка поскан да елап утыра:
    - Гомер иткән туган җиремне ничек ташлап китим. Мин монда калам! - ди.
    - Инәй, Әгерҗегә күчәбез, анда кызың Расиха яши. Бик матур урын - кырыйда гына яшелчә бакчасы. Нинди генә алма, җимеш юк, - дип әтием Рәсим аны юатмакчы була.
    Без - бала-чага, бик аңлап бетермибез. Бердән, кызык: ниндидер яңа әйбер булачак бит. Икенчедән, бер дә аңлап бетереп булмый: ничек инде китәсең? Дусларыбыз каламы? Без анда кемнәр белән уйнарбыз? Кыш килгәч, кайсы таудан шуарбыз икән? Җәй көне кая барып, җиләк, миләш җыярбыз? Кайда укырга барырбыз? Нурия апабыз анда булырмы? Башта мең төрле самими уйлар бөтерелә.
    Өйдән бөтен әйберне җыялар, төйниләр. Мин дә кәнфит кәгазьләре тутырылган тартмачыгымны, матур бизәкле чынаяк ватыклары - тәтәйләремне Әгерҗегә китәсе төенчеккә чыгарып салам. Әти-әни, Нәсим абый - Әгерҗегә! Урнашып беткәнчегә кадәр, Расих белән мине - Карамалыда яшәүче Банат әбиләргә, ә кече энем Рамис белән әбине Азнакайга - Фәүзия апаларга илттеләр.
    Хуш, Динамо! Чишмәләрем, тауларым, авылдашларым, дусларым, ваемсыз балачагым, хуш!
    Нәсимә Рәсим кызы Фазлыева (Гәрәйшина)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: