Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хәлил Мөстәкыймов: “Эшебезнең кирәклеген һәм мөһимлеген тоям”

    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе начальнигы Хәлил Мөстәкыймов шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәндәй авылында күпләр өчен үрнәк булган Даимә апа белән Салих абый гаиләсендә туып үскән бөдрә чәчле, озын буйлы, оста гармунчы Хәлил Казан дәүләт медицина институтының санитария, гигиена һәм эпидемиология...

    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе начальнигы Хәлил Мөстәкыймов шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Мәндәй авылында күпләр өчен үрнәк булган Даимә апа белән Салих абый гаиләсендә туып үскән бөдрә чәчле, озын буйлы, оста гармунчы Хәлил Казан дәүләт медицина институтының санитария, гигиена һәм эпидемиология бүлеген тәмамлап, 1985 елда Азнакай санэпидемиология үзәгендә санитар табиб булып эшли башлый. Татарстанның көньяк-көнчыгышында тирә-як мохитне контрольдә тотуны көчәйтү максатыннан 1994 елда Ык буе инспекциясе оеша. Үзен оста оештыручы, эшен җиренә җиткереп башкаручы, тирән белемле белгеч итеп таныткан Хәлил Мөстәкыймовны әлеге инспекция җитәкчесе итеп билгелиләр. 2001 елда инспекция идарә итеп үзгәртелә. Кешене кылган гамәлләренә карап бәялиләр. Юбиляр белән бүгенге әңгәмәбез җитәкчелек постында башкарылган эшләр хакында.

    -Безнең яклар үзенчәлекле. Тирә-як мохиткә бер яктан нефть һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате зыян салса, икенче яктан табигать үз-үзен "ашый". Экологияне саклау буенча сезнең идарәнең эше нидән гыйбарәт?

    -Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарының экологик торышын контрольдә тоту йөкләнгән. Кул астымда бүгенге көндә - 23 белгеч һәм 9 эшче. Моннан тыш, 16 предприятиедә инженер-эколог штаты бар, 17 объектта табигатьне саклау эшчәнлеген баш оешма экологлары башкара. Һәр районның тирә-як мохитне саклау Программасы нигезендә төрле чаралар башкарыла. Ык, Стәрле, Дымка елгалары ярлары эрозиягә каршы ныгытылды; Уруссу, Мөслимдә биологик чистарту корылмалары сафка бастырылды, Актүбә һәм Баулыда төзелешнең икенче чираты бара; сәнәгать предприятиеләрендә яңгыр сулары канализацияләре, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү полигоннары төзелә; Мәндәй, Илбәк, Үчәлле, Мәлбагыш, Тымытык, Уразай, Актүбәдә һәм Ютазы, Мөслим районнарындагы кайбер авылларда су белән тәэмин итүне яхшырту буенча чаралар күрелде, нефтьчеләр көче белән 250гә якын чишмә төзекләндерелде. "Чиста һава", "Язгы ташу", "Беренче чәчәкләр", "Санитар икеайлык" операцияләре шулай ук табигатьне саклауга юнәлтелгән. 2010 елда, мәсәлән, предприятиеләр һәм оешмалар хисабыннан табигатьне саклау чараларына 402 млн. сумнан артык акча тотылды.

    Безнең идарә инициативасы белән 1994 елда экологик милиция оешты.

    Аналитик контрольнең махсуслашкан инспекциясе (СИАК) эшен билгеләп үтәсем килә. Ул экоанализ өчен заманча җиһазлар белән комплектлаштырылган һәм югары сыйфатлы анализлар бирүче лабораторияләр исемлегенә кертелгән.

    Реклама

    -Бездә табигатьне саклауга караш нинди?

    - 2011 елның беренче яртыеллыгында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 152 предприятиедә һәм объектта тикшерү үткәрде. Аның барышында 203 табигатьне саклау законнарын бозу очрагы ачыкланды. Узган елга караганда 13 процентка артыграк беркетмә төзелде. Штрафлардан 299,4 мең сум акча керде. Чагыштыру өчен: быел узган елга караганда юридик затларга салынган штрафлар суммасы - 89, җаваплы затларга - 33, физик затларга 16 процентка артты. Бер яктан бу безнең эшчәнлекнең тагын да активлашуы билгесе булса, икенче яктан, ни кызганыч, табигатькә карашыбызны чагылдыра.

    -Ә бит экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә шактый эшләр башкарганыгызны беләбез.

    - Республика семинарларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашып, уртак концепцияләр һәм проектлар төзибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Мәсәлән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үсеп килүче буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан махсус программа төзедек. "Кеше. Табигать. Фән" балалар экологик фестивале шулай ук безнең ярдәм белән оештырылды һәм үткәрелде. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, авыл мәктәпләрендә семинарлар еш уза. 13 ел дәвамында "Чулпан" конкурсында "Яшь эколог" номинациясендә иң актив балаларны бүләклибез. "Табигать һәм кеше" республика конкурсына ел саен предприятиеләр, оешмалардан, мәгариф учреждениеләреннән эшләр җибәрәбез. Быел аларның 6сы дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Бу чаралар нәтиҗәсен бирми калмас, кешеләрдә экология культурасы тәрбияләнер дип ышанам.

    Эшебезнең кирәклеген һәм мөһимлеген тоям, чөнки табигатьнең сафлыгы - ул халыкның сәламәтлеге. Сәламәтлектән дә кыйммәтле бу җирдә бернәрсә дә юк дип саныйм.

    -Тормыш иптәшегез Фәридә Нәҗип кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстердегез. Берәрсе Сезнең юлдан киттеме?

    -Улыбыз Илнур Зәй шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе, кызыбыз Илмира Азнакай шәһәр судында эшли. Турыдан-туры экологиягә бәйләнешләре булмаса да, хокук сагында алар бу юнәлештә үз өлешләрен кертми калмаслар, шәт. Гаиләм - ул минем таяныр ноктам, ныклы тылым. Һәм үземне шуның белән бәхетле саныйм.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Юбилеегыз котлы булсын. Алда яңадан-яңа үрләр яуларга, файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын.

    Әңгәмәдәш Резеда Шәрипова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: