Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хөкем ителүче инспекция күзәтүе астында

    Кадерле редакция! Мине җинаять-башкару инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт булуы кызыксындыра. Инде шактый еллар алдырып килгән үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" аша аңлатма бирмәссезме? Укучыбызның бу соравын җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Алсу Солтановага юлладык. Түбәндә аның аңлатмасын урнаштырабыз. -Җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итә, суд...

    Кадерле редакция! Мине җинаять-башкару инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт булуы кызыксындыра. Инде шактый еллар алдырып килгән үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" аша аңлатма бирмәссезме? Укучыбызның бу соравын җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Алсу Солтановага юлладык. Түбәндә аның аңлатмасын урнаштырабыз.

    -Җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итә, суд билгеләгән, иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәзалау чараларын - хөкем ителүчеләрнең тәртипләрен һәм төзәлүләрен күзәтә. Суд карары күчермәсен алуга, хөкем ителүче бездә исәпкә алына һәм инспекция эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кварталга бер тапкырдан да ким булмаган ешлыкта шартлы хөкем ителүченең җәмәгатьчелек тәртибен саклавына һәм суд тарафыннан билгеләнгәнне ни рәвешле башкаруына тикшерү үткәрә. Аның үз-үзен тотышыннан һәм килеп туган хәлдән чыгып, тору һәм эш урыннарына да тикшерүләр белән чыгыла. Хөкем ителүче инспекциягә хәбәр итми торып, эш яки уку урынын үзгәртергә хаклы түгел. Хөкм карары нигезендә эчүчелектән, наркомания, токсикоманиядән, венерик авырулардан дәвалану билгеләнгән икән, инспекция бу хакта сәламәтлек саклау учреждениесен хәбәрдар итә. Әгәр сынау срогының билгеләнгән чорында хәкем ителүче үзенең уңай тәртибе белән төзәлүен дәлилләгән икән, инспекция судка шартлы хөкем итүне гамәлдән чыгару турында билгеләмә юллый.

    Сүз уңаеннан, бу яртыеллыкта төзәлү юлына баскан 1 кешенең хөкем карары юкка чыгарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: