Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хезмәттә үткән гомер

    Татарстанда нефть чыгарыла башлау республикада гына түгел, бөтен ил тарихында зур вакыйга, икътисади әһәмияткә ия чор булды. Сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда безнең төбәк нефте дә зур роль уйнады. Әмма аны табу һәм чыгару - үтә дә катлаулы процесс, зур чыгымнар, кеше көче, махсус белем таләп итә торган тармак. Шуңа да...

    Татарстанда нефть чыгарыла башлау республикада гына түгел, бөтен ил тарихында зур вакыйга, икътисади әһәмияткә ия чор булды. Сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда безнең төбәк нефте дә зур роль уйнады. Әмма аны табу һәм чыгару - үтә дә катлаулы процесс, зур чыгымнар, кеше көче, махсус белем таләп итә торган тармак. Шуңа да Татарстанга югары һәм махсус белемле белгечләр илнең бөтен почмакларыннан чакырылды. Аларның күпчелеге алга куйган бурычларын үтәгәч туган якларына кайтып китмичә, яңа ватаннарын үз итеп, гаилә корып, төпләнеп калды. Бүген инде аларның балаларының балалары да үсеп җитеп, төрле тармакта хезмәт куя. Шундыйларның берсе - Вадим Иванович Морозов. Аның 47 ел гомере нефть системасында тугры хезмәттә үткән.
    ... Азнакайга ул 26 яшендә, яшь белгеч буларак эшкә килгән һәм гаилә корып, төпләнеп калган. Тормыш иптәше Валентина Сергеевна белән дә шушында танышкан. Алар ике ул үстерделәр. Дмитрий белән Денис инде күптән тормышта үз урыннарын таптылар. Төпчекләре гаиләсе белән Дубайда, нефть тармагында эшли. Өлкәне Дмитрий - Октябрьскийда үз фирмасын җитәкли.
    Вакыт шулай үз көенә ага тора. Инде менә бүгенге героебыз да августның кыл уртасында үзенең 70 нче туган көнен билгеләп үтәргә җыена...
    Вадим Иванович Свердловск өлкәсенең Тугылым районы үзәгендә беренче бала булып дөньяга килә. Аңардан соң өч сеңлесе туа. Әтиләре Иван Матвеевич белән әниләре Мария Дмитриевна балаларының киләчәген уйлаган, нефть якларының башка өлкәләргә караганда үсеш ягыннан берникадәр алда барганын тоемлаган, күрәсең: 1950 елда гаилә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә күченә. Әтиләре "Туймазынефть" идарәсенә җир асты ремонты операторы булып, әниләре нефтьчеләрнең тәэминат бүлеге кибетенә эшкә урнаша. Аларның бердәнбер улларын югары белемле инженер итеп күрәселәре килә. Вадим мәктәптә дә начар укымый. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, белемен 1956 елда Октябрьский нефть техникумында дәвам итә. Сугыш елларында туган балалар тормышка олыларча караулары белән аерылып тора. Вадим да ул яктан читтә калмаган. Аның дөньяны танып-белүе, заманның кай якка үзгәрүен сиземләү, шуның аркасында белемгә омтылышы алдагы тормышына нигез була.
    1960 елны нефтьче дипломы белән бергә Вадим "Арланнефть" идарәсенә юллама ала. Яңа урында ул оператор итеп билгеләнә. Алар скважиналарга өч сменада хезмәт күрсәтә. Бераздан ул смена җитәкчесе ярдәмчесе итеп күчерелә. Анда эшләгән чорда төпле белем кирәклеген исбатлаган бер вакыйга була. Нефть промыселында үзәктән куу насосларында кинәт кенә югары басым барлыкка килә. Белгечләр, электриклар, технологлар җыелып, моның сәбәбен эзли башлый. Әмма бернинди нәтиҗәгә дә килә алмыйлар. Шул вакыт Вадим техникумда алган белемен эшкә җигә, формуланы исенә төшерә. Насосларда басым артуның сәбәбен электор тогы ешлыгының тиешледән югары булуыннан икәнен әйтә. Әмма яңа гына техникум партасыннан чыккан егетнең фикеренә колак салучы булмый. Башка бернинди дә чара калмагач, ни булмас дип, электр белән тэмин итә торган Воткинск ГЭСы диспетчерына шалтыраталар. Чыннан да, тәүлекнең ул вакытында ток ешлыгы нормадан күпкә арттырып бирелгән була.
    Вадим уйлана, эзләнә. Яңалыкка омтылышы аны геофизика буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтының Идел-Урал филиалына алып килә. Биредә ул техник булып урнаша. Шул ук вакытта Уфа нефть институтының кичке факультетына укырга керә. Ике ел әлеге оешмада эшли, кичләрен укый. Әмма кичке уку белән генә ныклы белем алып булмавына тиз төшенә егет һәм көндезге бүлеккә күчә.
    Институтта лекцияләргә төгәл йөри, китапларны күпләп укый, сессияләргә ныклап әзерләнә. Институтта калырга өндәүләрен кире кагып, алган белемен производствода сынап карарга омтыла. Ул чорда дипломлы яшь белгечкә эш эзләп баш ватасы түгел иде. Аларны Сахалиннан алып, Кола ярымутравына кадәр көтеп тордылар. Вадимның инде олыгаеп килгән әти-әнисе кырыннан еракка китәсе, аларны үзенең ярдәменнән ташлыйсы килми. Ул күршедәге Татарстанны, "Татнефть" берләшмәсенә караган "Азнакайнефть" идарәсен сайлый. Бүген инде Вадим Иванович беренче эш көнен, биредә алган тәэсирләрен елмаеп искә ала. Ул вакытта аңа иң кыены татар җитәкчеләренең исем-фамилияләрен истә калдыру, дөрес итеп әйтү булган икән.
    Ул заманда Азнакайда бер-бер артлы күпкатлы йортлар, социаль-көнкүреш биналары калкып кына тора. Яшь белгечләргә генә түгел, яңа эшкә кергән һәр кешегә тулай торактан урын бирелә. Әмма тулай торак үз фатирың түгел инде. Егерме җиде яшьлек Вадимга фатирлы булу өчен белемгә хирыслык ярдәм итә. Бер хокукый китап укыганда ул үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба. Анда кадрлар бүлегендә аңлатканча түгел, киресенчә, яшь белгечләрнең ветераннар белән бертигез хокукка ия булулары һәм аларның яшәү мәйданы, ягъни аерым бүлмә белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиеш булуы турында язылган була. Профком рәисенә күрсәтелгән әлеге закон маддәсе яңа йорттан фатирлы итә Вадимны.
    Нефть чыгару операторы хезмәте нечкәлекләренә төшенгәннән соң, җир асты ремонты серләренә өйрәнү теләге КПРС цехына алып килә. Җитәкчеләрнең үз фикере. Егетнең оештыру сәләте бар, эшне белә, нефть чыгару участогын җитәкләү өчен менә дигән кадр. Бер елдан ул инженер-диспетчер, өч айдан 1 нче нефть промыселына участок җитәкчесе итеп күчерелә.
    1975 елда аны Нефть җиһазларын прокат ремонтлау цехына (ПРЦЭО) начальник урынбасары итеп билгелиләр. Яңалыкка омтылучан, үзе дә рационализаторлык белән шәгыльләнүче егеткә уй-хыялларын тормышка ашыру өчен монда яңа офыклар ачыла. Берсеннән-берсе кызыклырак тәкъдимнәрен җитештерүгә кертә башлый. Ул вакытта цех җитәкчесе булган Мәхмүт Мәкъсүтов үзенең урынбасары турында бик җылы искә ала.
    - Бездә озак эшләмәде Вадим. Әмма аның күрсәткән изгелегеннән, ярдәменнән үзе киткәч тә бик озак файдаландык. Ул чорда чималларны үзебез эзләп таба идек. Ул Стәрлетамак заводы белән дуслык элемтәсе булдырды. Мине дә таныштырды. Бик кешелекле, ярдәмчел булды, - ди ул.
    Шул чордагы аттестация кәгазендә: "ПРЦЭОда эшләгән вакытында техник һәм сәяси яктан грамоталы инженер. Коллективны оештыра, катлаулы шартларда бердәнбер дөрес техник чишелеш таба белә. Станок-качалкалар буенча заявкалы ремонт, нефть үткәргечләрне тирән анализлавы эксплуатация җиһазларын ремонтлауны дөрес оештыру мөмкинлеге бирде. 5 рационализаторлык тәкъдиме кертте. Холкы буенча тыныч, тыйнак, шул ук вакытта гадел һәм таләпчән, ихтирамлы һәм намуслы, үз эшен яхшы белүче инженер", - дигән юллар сакланган.
    Намус дигәннән, «Татнефть» берләшмәсендә Әзербайҗан «Азинмаш» заводының вәкиллеге ачылгач, Вадим Иванович Азнакайдан вәкил итеп билгеләнә. Ул биредә чыгарылган машиналарның производствада үзләрен ничек күрсәтүләрен, башка параметрларны завод җитәкчелегенә даими җиткерергә тиеш була. Ләкин, ярты ел чамасы вакыт үткәч, әледән-әле ватылып торган техникалары турында гел мактау сүзләре генә ишетергә күнеккән завод хуҗаларына яраклашырга теләмичә, бу вазифадан читләшергә карар кыла. Җитешсезлекләрне күрсәтми калырга аңа намусы кушмый.
    Намус дигәннән, бергә эшләгән чорлардан Вадим Ивановичның кешене ахыргача тыңлый бүлүен, аңа ничек тә ярдәм итергә тырышуын яхшы беләм. Ул идарә җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары булып эшләгән заманда, акча күчертергә рөхсәт имзасы кирәк булганда гел аңа керергә тырыша идем. Ул сине янына утыртып яхшылап тыңлар, алырга теләгән әйбернең ни өчен кирәклеген ачыклар, аннан соң гына гозер кәгазенә имзасын салыр. Вакыты тар, я акча мәсьәләсе кысанрак булганда кәгазьләрне алып калыр, өметләндереп озатыр һәм сүзендә торыр иде.
    Ә бу вазифага Вадим Иванович биш ел идарәнең җитештерү бүлеген җитәкләгәннән соң, 1983 елда килде. Баш-аягы белән "производственник" булган кешенең икътисад белән шөгыльләнә башлавы җиңелдән булмагандыр. Авыр булса да, ышанычны акларга, эшне алып барырга кирәк. Һәм ул бар тырышлыгын, белемен, көчен куеп эшкә алына. Унсигез ел дәвамында әлеге җаваплы эшне тартты. Юлында гел яхшы кешеләр генә очравына шатлана ул. "Татнефть" берләшмәсенә эшкә киткәндә үз урынына аны калдырган Таһир Ногман улы Хуҗинга да чиксез рәхмәтле ветеран. "Һәрдаим аның ярдәмен тоеп эшләдем", - дип искә ала бүген Вадим Иванович.
    Ул елларда хезмәт һәм хезмәткә түләү бүлеге җитәкчесе Хөршидә ханым Мәкъсүтова Вадим Морозовның бик сабыр, илтифатлы, культуралы кеше булуын ассызыклый.
    Булган белемен, туплаган бай тәҗрибәсен үзе өчен генә файдаланмыйча, башкалар белән дә бүлешергә тырыша ул. Азнакайдагы нефть техникумында, идарәнең курслап укыту комбинатында эшче-белгечләргә белем бирә. Аның өстенә, җәмәгать эшләре - техник-икътисад белеме универститеты ректоры, "Белем" җәмгыятенең башлангыч бюро рәисе урынбасары, бер үк вакытта лектор да. Карусыз хезмәте өчен Вадим Морозов "СССРның нефть сәнәгате отличнигы", "Татнефть" ААҖең Мактаулы нефтьчесе", төрле дәрәҗәдәге бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
    - Тормышымны яңа баштан башлый калсам, һичшиксез, нефтьче һөнәрен сайлар идем. Әмма тормышымның аерым бер өлешенә барыбер кайбер төзәтмәләр кертер идем, - дип шаян елмая юбиляр.
    Нәфис ӘХМӘТ Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: