Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт килешүе төзүдән нигезсез баш тартканнар

    Укучыларның сорауларына мәшгульлек үзәге белгечләре җавап бирә - Мәгълүм булганча, закон нигезендә эш бирүче предприятиедә тулы булмаган эш вакытын кертү турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш. Ләкин еш кына эш бирүчеләр бу турыда мәгълүматлар бирү вакытын сузалар һәм моны әлеге эш вакытының нәрсә аңлатуын белмәүләре белән аңлаталар. Тулы булмаган һәм...

    Укучыларның сорауларына мәшгульлек үзәге белгечләре җавап бирә

    - Мәгълүм булганча, закон нигезендә эш бирүче предприятиедә тулы булмаган эш вакытын кертү турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш. Ләкин еш кына эш бирүчеләр бу турыда мәгълүматлар бирү вакытын сузалар һәм моны әлеге эш вакытының нәрсә аңлатуын белмәүләре белән аңлаталар. Тулы булмаган һәм кыскартылган эш вакыты (мәшгульлек үзәгеннән белешмә кирәк булмаган) арасындагы аерманы аларга ничек аңлатырга икән?

    - Биредә төп аерманы күрә белергә кирәк: тулы булмаган эш вакыты режимы, кагыйдә буларак, якларның килешүе буенча билгеләнә (РФ Хезмәт кодексының 93 нче маддәсе). Аерым очракларда мәсәлән, авырлы хатын-кыз, 14 яшькә кадәр баласы булган (18 яшькә кадәр инвалид баласы булган) әти-әниләр (опекун, попечитель) үтенече буенча эш бирүче бу таләпне үтәргә бурычлы.

    Практикада тулы булмаган эш вакытының берничә төре бар: тулы булмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы, тулы булмаган эш көне һәм тулы булмаган эш атнасының яраклашуы.

    Ә инде кыскартылган эш вакытына килгәндә (Хезмәт кодексының 92 нче маддәсе); бу очракта ул якларның килешүе буенча түгел, ә закон тарафыннан билгеләнә. Аңа түбәндәге очраклар керә:

    - 18 яшькә кадәрле хезмәткәрләр өчен;

    - I һәм II төркем инвалидлар булып саналучы хезмәткәрләр өчен;

    - зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләр өчен.

    Кыскасы, бу очракта хезмәт килешүен төзүче яклар мәсьәләне үзләре хәл итмиләр: эш вакыты закон нигезендә билгеләнә.

    Реклама

    - Кыскартылган хезмәткәрләр белән исәп-хисап ясау тәртибе конкрет кайда күрсәтелгән? РФ ХКның 178 нче маддәсендә без кайсы вакытка кадәр түләнү турында гына мәгълүмат таптык, ә түләү тәртибе турында сүз юк. Түләүләрне дәүләт билгеләсен өчен эш бирүче эштән азат ителүче белән тулысынча кайчан исәп-хисап ясарга тиеш?

    - Сезне кызыксындырган тәртип РФ Хезмәт кодексында түгел, ә инде күптән кабул ителгән башка норматив документта күрсәтелгән. Биредә сүз «Эшче һәм хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру, эштән азат итү тәртибе һәм аларга ташламалар һәм компенсацияләр турында»гы положение (хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча СССР Дәүләт комитеты һәм 2 март 1988 елда чыккан 113/6-64 нче ВЦСПС Секретариатының уртак карары) турында бара.

    12 нче пунктта: «Эштән киткәндә түләнә торган пособие предприятие тарафыннан эшчене хезмәттән азат иткәндә түләнә. Сакланган уртача хезмәт хакы паспорт һәм хезмәт кенәгәсен күрсәтеп, элеккеге эш урыны буенча предприятиедә хезмәт хакы биргән көнне түләнә. Ә инде эштән азат ителүнең өченче аенда эшкә урнаштыру органнарының белешмәсе дә кирәк була (бу төркемгә реорганизация һәм предприятиене ликвидацияләү сәбәпле эштән китүчеләр керми).

    Реорганизация яки ликвидация уздыручы орган, эштән азат ителгән хезмәткәрләргә эшкә урнашу чорында сакланган хезмәт хакын ликвидацияләнгән предприятие урыны буенча түләргә тиеш. Кирәк булса, бу тәләүләрне башкарырга тиешле элеккеге предприятиенең хокукларын кабул итүче билгеләнә», диелә.

    Исәпләнү вакытына игътибар итегез. Хезмәт кодексы буенча (14 нче маддә) хезмәткәр 21 ноябрьдә эштән азат ителгән икән, хезмәткә яраксызлык буенча беренче ай 21 декабрьдә, икенчесе - 21 гыйнварда билгеләнә.

    - Икътисад факультетының өлкән курс студенты белгечлеге буенча эшкә урнаша. Тест уза, укый. Ләкин куркынычсызлык службасы тикшергәннән соң, эш бирүчеләр аны эшкә урнаштырудан баш тарталар. Сәбәбе - өлкән абыйсы 6 ел элек хөкемгә тартылган икән. Ул киләчәктә үз белгечлеге буенча эшкә урнаша алырмы? Әллә шулай кире кагарлармы?

    - Әгәр дә эшкә урнашучының һөнәри сыйфатлары, белеменә нигезләнмәгән, ә бәлки башка шартлардан бәйле икән, бу очракта эшкә алудан баш тарту дөрес түгел (РФ Хезмәт кодексының 64 нче маддәсе). Чөнки хезмәткәрне вакантлы урынга сайлаганда, эш бирүче гражданның бары тик һөнәри сыйфатларына гына бәя бирергә тиеш.

    Эш бирүченең гражданның шәхси тормышы турында мәгълүмат җыярга, аңа таянырга хакы юк. Чөнки шәхси тормышка кагылышсызлык, шәхси гаилә сере, үз намусың һәм исемеңне саклау һәркемгә Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан (23 маддә) гарантияләнгән. Шәхси тормыш сере булып: кешенең характеры, сәламәтлеге, матди хәле, гаилә тормышы, яшәү рәвеше, биографиясенең аерым фактлары тора. Шәхси тормышка кагылышсызлык хокукы кешегә үз тормышындагы мәсьәләләрне үзенә чишәргә мөмкинлек бирә.

    Эшкә алынмаган кеше таләп итсә, эш бирүче ни сәбәпле эшкә алмавы турында язмача хәбәр итәргә тиеш. (РФ Хезмәт кодексының 64 нче маддәсе, 5 бүлеге).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: