Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт хакын суд аша алган

    Шәхси характердагы хезмәт бәхәсләрен, ягъни эш бирүче белән хезмәткәр арасында килеп туган низагларны ике төрле орган - хезмәт бәхәсләре буенча комиссия һәм суд аша хәл итәргә була. Шәхси хезмәт низаглары эш бирүче һәм хезмәткәр, шулай ук килешү төзергә теләге булган башка зат арасында, әмма аны төзергә баш тартканлыктан, эш бирүче...

    Шәхси характердагы хезмәт бәхәсләрен, ягъни эш бирүче белән хезмәткәр арасында килеп туган низагларны ике төрле орган - хезмәт бәхәсләре буенча комиссия һәм суд аша хәл итәргә була. Шәхси хезмәт низаглары эш бирүче һәм хезмәткәр, шулай ук килешү төзергә теләге булган башка зат арасында, әмма аны төзергә баш тартканлыктан, эш бирүче белән икеарада аңлашылмаучылык килеп чыкканда туарга мөмкин.
    Азнакай шәһәр суды тарафыннан узган ел шундый төрдәге 15 гражданлык эше каралды, аларның 6сы - хезмәт хакларын юллап алу белән бәйле.
    Хезмәт хакын түләү белән бәйле закончалыкны бозган эш бирүче үзе үк шундый бәхәсләр тууга җирлек бирә. Ә бит мондый бәхәсләрнең барсы да эш бирүче файдасына гына бетми. Түләнмәгән, соңартылган хезмәт хакы белән бәйле низаглар аеруча еш күзәтелә.
    Әйтик, Романов "Глобус" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата аннан хезмәт хакын юллап алу турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Гаризасында ул үзенең бу оешмада баш хисапчы булып эшләвен күрсәтә. Эштән чыккан көнне эш бирүче аңа тиешле исәп-хисапны ясамый, исәпләнгән хезмәт хакын да түләми. Бүгенге көндә "Глобус" җәмгыяте банкротлыкка чыгып, аңа карата Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән конкурс производствосы ачылган.
    Романовның таләбе канәгатьләндерелде, әлеге җәмгыятьтән аңа тиешле хезмәт хакы түләтелде. Әмма конкурс идарәчесе суд карары белән килешмичә, шәхси хезмәт низагы юк дип, карарны кире кагуны һәм эш буенча производствоны бетерүне сорады. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 381 маддәсе, 1 бүлеге, 15, 16, 57 маддәләре нигезендә хезмәткәрнең хезмәт хакын юллау таләбе хезмәт мөнәсәбәтләрендә килеп туган шәхси хезмәт низагы санала. Мондый хокук мөнәсәбәтләре характеры әлеге низагларны банкротлык эше турындагылар кысаларында карау мөмкинлеге калдырмый. Шул рәвешле, эш бирүчегә карата конкурс производствосы ачылган очракта хезмәткәрнең хезмәт хакын юллау таләбе буенча эшләр гомумюрисдикция судлары тарафыннан карала.
    "Банкротлык турында" федераль законның 16 маддәсе нигезендә гариза бирүченең хезмәт хакын юллап алу таләбенең конкурс идарәчесе тарафыннан кредиторлар таләбе реестрына кертелүе гариза бирүченең исәпләнгән күләмдә хезмәт хакын түләтү буенча үз хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми.
    Әлеге законның 136 маддәсе, 2нче бүлеге нигезендә судка гариза бирелү, бакрот итеп тану, конкурс производствосы ачылу чорында, Арбитраж суды тарафыннан банкротлыкка чыгуы һәм конкурс производствосы ачылу турында карар кабул ителгәнче әҗәтле хезмәт килешүе буенча эшләүчегә хезмәт хакын яки интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре буенча авторларга тиешле түләүләрне түләмәгән икән, агымдагы таләпләр составындагы бу гаризалар канәгатьләндерелергә тиеш.
    Татарстан Республикасы Югары суд коллегиясе конкурс идарәчесе дәлилләрен нигезле дип тапмады һәм беренче инстанция судының эш бирүченең хезмәткәргә хезмәт хакын вакытында һәм исәпләнгән күләмдә түләргә тиешлеген, әмма хезмәткәрнең хокуклары бозылуын билгеләп, җавап тотучыдан гариза бирүчегә хезмәт хакын түләттерү турында Азнакай шәһәр судының 2012 елның 24 декабрендәге карарын үзгәрешсез калдырды.
    Хезмәт закончалыгының максаты - гражданнарның хезмәткә хокукы һәм ирегенә дәүләт гарантияләрен билгеләү, уңайлы хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.
    Э.Галеева, судья ярдәмчесе, 3 класслы юстиция советнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: