Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Хезмәт хакы бер көнгә тоткарланса да кешенең хокукы бозыла”

    Еш кына без, үзебезнең хокукларыбызны тиешенчә белеп бетермәү сәбәпле, юридик яктан күпкә белемлерәк җитәкчеләребез тарафыннан зыян күрәбез. Мисал өчен, кризиска сылтап, күп кенә оешмаларда хезмәт хакларын тоткарлый башладылар. Закон буенча исә, хезмәт хакы 1 генә кун соңрак бирелсә дә, кеше хокукы бозылган дип исәпләнә. Әлеге четерекле мәсьәләдә безнең укучыларыбызга Татарстан...

    Еш кына без, үзебезнең хокукларыбызны тиешенчә белеп бетермәү сәбәпле, юридик яктан күпкә белемлерәк җитәкчеләребез тарафыннан зыян күрәбез. Мисал өчен, кризиска сылтап, күп кенә оешмаларда хезмәт хакларын тоткарлый башладылар. Закон буенча исә, хезмәт хакы 1 генә кун соңрак бирелсә дә, кеше хокукы бозылган дип исәпләнә. Әлеге четерекле мәсьәләдә безнең укучыларыбызга Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясенең бүлек мөдире Юлия Лазарева ярдәм итте.


    Юлия ханым, хезмәт хакы вакытында түләнмәсә, хезмәткәргә нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?


    Бездә хезмәт хокуклары Хезмәт Кодексының 352 нче номерлы матдәсендә төгәл күрсәтелгән. Хезмәткәрләр, әгәр хезмәт хакы вакытында түләнми икән, берничә ысул ярдәмендә үз хокукларын яклый ала. Беренче эш итеп кеше үзенең җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, оешманың профсоюзы булса, аның аша эш итәргә була. Шулай ук бездә дәүләт күзәтчелеге бар. Ягъни зыян күрүче прокуратурага, яисә дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Иск белән судка мөрәҗәгать итү дә үз нәтиҗәләрен бирә.


    Хезмәткәр каршында эш бирүченең бурычлары булса, хезмәткәр, эш бирүчене язма рәвештә кисәтеп, эшен туктату хокукына ия. Эш бирүче хезмәт хакы буенча бурычларын түләп бетергәнче, ул эшкә чыкмаска да мөмкин. Ул эшләмәгән көннәр өчен исә, закон буенча, уртача көнлек хезмәт хакы сакланып кала.


    -Әгәр эш бирүче 2-3 ай хезмәт хакын түләмәсә, хезмәткәр нәрсә эшләргә тиеш?


    Бу очракта һичшиксез эшләүне туктатырга кирәк. Шулай ук прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итү мөһим. Мондый срокка хезмәт хакы тоткарлана икән, хезмәт инспекциясе җинаять эше кузгату буенча мөрәҗәгать белән чыгачак.


    -Эш бирүче хезмәт хакының бер өлешен биреп, калганын аннары бирәм дип, вәгъдәләсә, ул очракта нәрсә эшләргә?


    Хезмәт хакы бер генә көнгә тоткарланса да, кеше хокуклары бозылган дигән сүз. Шуңа да ул алда санап кителгән ысулларны кулланырга мөмкин. Хезмәт хакы тоткарланган һәр көн өчен хезмәт хакы компенсация белән түләнергә тиеш. Эш бирүченең гаебе булса да, булмаса да, закон буенча, тоткарланган акчаны процентлар белән кайтарып бирергә тиеш була.


    -Хокуклары бозылган кеше дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә ниятләсә, аның үзе белән нинди документлары булырга тиеш?


    Мөрәҗәгать иткәндә, иң элек кеше үзе хакында мәгълүмат бирергә, ягъни, тулы исем-фамилиясен, тулы адресын,аңа эш бирүче хакында мәгълүмат, хезмәт оешмасының юридик һәм фактик адресларын, эш бирүче оешманың ИННын күрсәтергә тиеш була. Моннан тыш, кешегә бурыч булу хакында белешмә алырга мөмкин икән, әлеге белешмәне һәм хезмәт килешүен тапшыру кирәк.


    -Әгәр кешенең кулында хезмәт килешүе булмаса, ул очракта мөрәҗәгать итү мөмкинме?


    Рәсми рәвештә эшләгән очракта, хезмәт килешүеннән башка да мөрәҗәгать итәргә була. Рәсми рәвештә урнашмыйча эшләүчеләр исә, кызганычка каршы, суд аша гына хокукларын яклау мөмкинлегенә ия.


    -Күпме вакыттан соң кеше сезгә мөрәҗәгать итәргә хокуклы?


    Билгеле булганча, закон тарафыннан хезмәт хакы айга ике тапкыр бирергә дип билгеләнгән. Мисал өчен айның 15 дә һәм 30 да. Әгәр дә хезмәт хакы 16 сында бирелмәгән икән инде, кешенең хокуклары бозылган дигән сүз һәм ул тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.


    Узган елның октябрь аенда законга үзгәрешләр кертелде. Әгәр кеше эштән китеп, аңа нинди дә булса акча җүләнергә тиеш булып та, ул акчалар түләнелмәгән икән, зыян күрүче 3 ай эчендә хокукларын яклап, тиешле органнарга мөрәҗәгать итә ала иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бу срок 1 елга кадәр озайтылды.


    Лилия ЛОКМАНОВА

    Источник: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: