Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хатын-кыз эчсәме...

    Беренче каналдан "Пусть говорят" тапшыруын карыйм. Алты балага гомер биргән бер бомж әбине (әби дигәнем илледән узган гына булып чыкты) күрсәтәләр. Балкон асларында яшәп, подъездларда йоклап үткәргән соңгы вакытларын. Суыкта туңып, аяк-кулларын өшеткән. Мәрхәмәтле кешеләр табылып, аны больницага китергәннәр. Аяк бармакларын кисәргә туры килгән хәтта. Йөзенә карарга да куркыныч: таушалган,...

    Беренче каналдан "Пусть говорят" тапшыруын карыйм. Алты балага гомер биргән бер бомж әбине (әби дигәнем илледән узган гына булып чыкты) күрсәтәләр. Балкон асларында яшәп, подъездларда йоклап үткәргән соңгы вакытларын. Суыкта туңып, аяк-кулларын өшеткән. Мәрхәмәтле кешеләр табылып, аны больницага китергәннәр.

    Аяк бармакларын кисәргә туры килгән хәтта. Йөзенә карарга да куркыныч: таушалган, тырналып, җәрәхәтләнеп беткән. Яшь чактагы фотоларын да күрсәттеләр. Бик чибәр, чая, күзләреннән ут чәчеп торган хатын булган, югыйсә! Кәртинкә кебек гүзәл затның шушы хәлгә төшүенең сәбәпчесе - шул каһәр суккан аракы икән. Кемнәрне генә упкын төбенә тартып төшерми ул яшел елан!

    Баксаң, бу "әби" узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында бик популяр булган "Ласковый май" төркеме җырчысы Александр Приконың әнисе Надежда Борисовна икән! Биш малай, бер кызга гомер бирсә дә, аларга ана назы, ана тәрбиясе бирә алмаган бу хатын күз карасы кебек балаларын аракыга алыштырган! Аны аналык хокукыннан мәхрүм иткәннәр, алты баласын интернат-мәктәпләргә, балалар йортларына урнаштырганнар. Оренбург шәһәрендәге интернат-мәктәптә укыган зур улы Александр алга таба "Ласковый май" җырчысы булып киткән.

    Тапшыруга ананың (ана дип әйтергә яраса) дүрт малае килгән иде. Бер малае вафат икән инде, кызы килмәгән. Бу балаларны заманында, яхшы кешеләр тәрбиягә алып, аякка бастырганнар, белем биргәннәр, кеше иткәннәр. Хәзер инде алар үзләре әти-әниләр. Үзләрен тәрбияләп үстергән гаиләләрне алар зур хөрмәт, рәхмәт хисләре белән телгә алдылар. Тапкан аналарына рәнҗүләрен белдерделәр, хәтта аны әниләре итеп танымауларын әйттеләр (үз балаңның сине ана дип танымавыннан да авыр хәл булырмы? Әмма кем гаепле?)

    Тапшыру барышында улы Александр әниләренең яшьтән үк бик "компанейский" кеше (үз сүзе) булуын әйтте. Уен-көлке, җыр-музыка яраткан, аракылы мәҗлесләрнең уртасында кайнаган икән. Әнә шул "компанейский"лык хатын-кызларны упкын читенә китереп терәүче сәбәпләрнең берсе дә инде!

    Соңгы вакытларда эчкече хатын-кызлар турында күп сөйләнелә, күп күрсәтелә. Телевизордан "Пусть говорят", "Говорим и показываем", "Мужское/женское" тапшыруларында балаларын ташлап качкан "күке" аналарны, аналык хокукыннан мәхрүм ителгән яшь кенә хатын-кызларны күрсәтәләр. Мондый күренешнең төп сәбәбе - әлеге дә баягы эчкечелек. Эчкечелек, аның бигрәк тә хатын-кызлар арасындагысы бүген илнең бер бәласенә әверелде. Белгечләр әйтүенчә, Русиядә хатын-кызларның 70 проценты унсигез яшеннән эчә башлый икән. Эчкече хатын-кызларның уртача яше - 35-50 яшь ди. Хатын-кызларның 4 проценты ниндидер вакыйга уңаеннан гына, 25 проценты - даими, 27 проценты - көн саен, 44 проценты "запой"га китеп эчә икән! Коточкыч бит бу! Шунысы нык аяныч: хатын-кыз эчкечелеге дәвалауга бирешми.

    Эшсезлек, законсызлык авыл хатыннарын да аракы белән "егып салып" бара хәзер. Кайчандыр чибәр, ут чәчеп торган, булдыклы, эшчән хатын-кызларыбызның хәмердән шешенгән, ирләре тукмаудан, шәмәхәләнеп, нурсызланып калган йөзләрен күргәч, йөрәк кысыла.

    Президент В.Путиннан кайчагында акыллы, мәгънәле сүзләр дә чыга. Андый фикерләрне язып куя торган гадәтем бар. Бер чыгышында ул: "Пьяная мать - позор семьи!" - дигән иде. "Позор" гына түгел, ә гаиләнең һәлакәте дә ул исерек ана!

    Мондый гаиләдә иң авыры - балаларга. Өс-башы каралмаган, дәресе хәзерләнмәгән, мәктәпкә ач килгән балалар саны арта бара. Андый балаларны яшьтәшләре, гадәттә, читкә тибәрүчән. Кайбер усаллары: "Синең әниең яки синең әтиең алкаш бит!" - дип төрттерергә дә күп сорамый. Гомергә шундый "кагылган" балаларны кызгандым, аларны усаллардан араларга, якларга, ярдәм итәргә тырыштым.

    Бер ханым сөйли: "Элек-электән бәйрәмнәрне яратмадым, хәзер дә яратмыйм. Сабантуй җитә башласа, минем дус кызларым дәртләнеп бәйрәмгә әзерләнә иде. Матур күлмәк тектерәләр, аякларына туфли сайлыйлар. Аллы-гөлле тасмалар, чәчәкле яулыклар алдырталар әти-әниләренә. Сабантуйда төрле тәм-томнарга акчалары да була. Ә миндә боларның берсе дә юк, чөнки минем әти белән әни булган акчаларын аракыга тоталар. Үз ишләре белән, эштән соң, көн дә диярлек мәҗлес ясыйлар. Хәзер шуны уйлыйм: төне буе эчеп, иртән ничек эшкә чыгып китә алдылар икән! Эчәр өчен эшләделәр инде. Сабантуйда кеше тамаша карый, ә мин исерек әни яки әти каршыма килеп чыкмаса ярар иде, мәйданга кереп кеше көлдермәсәләр ярар иде дип куырылып йөрим. Агач төбендә аунап яткан берәр исерекне күрсәм, читтән генә күзәтәм: минем әти түгелме дим. Яңа елны да яратмыйм. Яңа ел каршылап өйгә кайтканда, егылып, катып үлә күрмәсеннәр дип, артларыннан саклап йөри идем. Кияүгә чыккач, ирем эчте... Хәзер дә, бәйрәм җитә башласа, малайлар өчен куркам. Алары да әтиләреннән калышмый".

    Шунысы бар: бу ханым үзе аракы дигәнне авызына да алмый. Күпме хатын-кыз, иргә күп була дип, ире белән бертигез эчә башлый, ә тора-бара аннан да катырак эчәргә тотына! Ата эчсә - ярты бәла, ана эчсә - фаҗига, дип бик дөрес әйтәләр. Алга таба гаилә фаҗигаләре артмас дип кем әйтә ала? Ник дигәндә, барыбыз да күреп, белеп торабыз: булачак аналар - яшь кенә кызларыбыз, егетләр белән бергә басып, шешә бугазыннан сыра чөмерә! Имеш, сыраның зыяны юк. Булмас сиңа! Гел сыра гына эчкән кешеләр аракы кулланучыларга караганда эчкечелеккә тизрәк биреләләр икән! Сырасын да эчә кызларыбыз, аракысын да. Бер кулда сыра шешәсе булса, икенчесендә тәмәке кызларыбызның. Дөрес, барлык кызлар да шундый дип әйтмим. Бик тәрбияле, акыллы, тыйнак кызларыбыз да шактый. Әмма иген басуын никадәр генә чүп үләннәрдән арындырырга тырышма, билчән, эт эчәгесе, солыча һаман эчкә үрмәли, тамырларын тирәнгә җибәрә бара... Нишләргә?!

    Тагын бер факт: яшьтән эчкечелек юлына кереп киткән, тәртипсез, тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләрнең 91 проценты социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдән икән. Упкынга тәгәрәмибезме әкренләп? Моннан чыгу юлы бармы? Әйдәгез, фикерләшик әле бер.

    чыганак: http://tatyash.ru/index.php?issue=12225

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: