Азнакаево
  • Рус Тат
  • Халыклар дуслыгының тамырын белсеннәр

    Экстремизм һәм террорчылык - кешелек белән бергә XXI гасырга аяк баскан җәмгыятьнең иң җитди проблемалары. Үзенең колачлылыгы, даимилеге, вәхшилеге белән ул зур дөньяви проблемага әверелде. Шул ук вакытта илебездәге экстремистик оешмалар эшчәнлеген тәгаен генә иҗтимагый бәяләү җитми. Белгечләр аңлатуынча, илдә 1990нчы еллар ахыры, 2000нче еллар башында аеруча баш калкыткан экстремизм...

    Экстремизм һәм террорчылык - кешелек белән бергә XXI гасырга аяк баскан җәмгыятьнең иң җитди проблемалары. Үзенең колачлылыгы, даимилеге, вәхшилеге белән ул зур дөньяви проблемага әверелде. Шул ук вакытта илебездәге экстремистик оешмалар эшчәнлеген тәгаен генә иҗтимагый бәяләү җитми.

    Белгечләр аңлатуынча, илдә 1990нчы еллар ахыры, 2000нче еллар башында аеруча баш калкыткан экстремизм һәм террорчылык Россия социализм төзүдән базар икътисадына күчкән вакыттагы дәүләт идарәсендәге радикаль үзгәрешләр аркасында килеп чыкты. Ул нигездә гражданнарның алдагы көн алдында югалып калуы, милли мөнәсәбәтләр белән идарә итүне югалту, яшьләрнең киләчәккә өмете булмавы белән бәйле.Хәзер инде шунсы ачыкланды, җәмгыятебездә демократия урнаштыру ничек кирәк шулай, законнарга нигезләнми генә алып барылды. Бу тискәре фактлар республикада, шул исәптән безнең районда да чагылыш тапты. Азнакайлылар террорчылык акты әзерләгән бер төркемгә карата җинаять эше ачылуын әле дә хәтерлидер.

    Экстремизм күренеше, шәһәрдә яшәүчеләр фикеренчә, иң беренче чиратта мигрантлар проблемалары белән бәйле. Аларга карата тискәре мөнәсәбәт илдә читтән килүчеләргә социаль һәм мәдәни яраклашу чараларын күрмәүдән килеп туа. Безгә күпчелек таҗиклар, үзбәкләр килә, алар безнең гореф-гадәтләрне белми, тотмый, еш кына безгә үз традицияләрен тагарга тырыша, нәтиҗәдә җирле халык аларны өнәми, якын күрми башлый.

    Соңгы вакытта шулай да күпләр экстремизм белән көрәшнең хокук сагындагыларның гына түгел, ә тулаем җәмәгатьчелекнең дә проблемасы булуын аңлый башлады.

    Җирлегебездә экстремизм чаткылары тумасын өчен без күпмилләтле районыбыз халкын аерырга тырышучыларны ачыкларга, аларга юл куймаска тиешбез. Без, өлкәннәргә, илдә яшәүчеләрне гражданлык җәмгыятенә туплауда ничек итеп берләшү турында уйланырга кирәк. Яшьләрне сабырлыкка, бер-береңә хөрмәт белән карау, дустанә яшәргә кечкенәдән өйрәтергә, халыклар дуслыгының тарихи тамырларын күрсәтергә кирәк.

    Бары тик уртак тырышлык белән, бер максатка тупланганда гына илебез тотрыклылыгына янаган террорчылык, экстремизмның җәелүенә чик куя алырбыз.

    Г.Зарипова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: