Азнакаево
  • Рус Тат
  • Халкына багышланган гомер

    Моңа кадәр җир йөзендә күрелмәгән, иң каһәрле, уннарча, миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышының тәмамлануына да 67 ел тулачак. Вакыт дәрьясы бертуктаусыз ага, безгә ирек яулап биргән ветераннарыбызның сафлары да елдан-ел, хәтта көннән-көн сирәгәя бара. Язмам шуларның берсе, шушы көннәрдә 90 яшен билгеләүче, Мөнир Шакир улы Шакиров турында. Мөнир...

    Моңа кадәр җир йөзендә күрелмәгән, иң каһәрле, уннарча, миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышының тәмамлануына да 67 ел тулачак.

    Вакыт дәрьясы бертуктаусыз ага, безгә ирек яулап биргән ветераннарыбызның сафлары да елдан-ел, хәтта көннән-көн сирәгәя бара. Язмам шуларның берсе, шушы көннәрдә 90 яшен билгеләүче, Мөнир Шакир улы Шакиров турында.

    Мөнир Шакир улы 1922 елның чатнама суык февраль аенда, ишле гаиләдә дөньяга килә. Егерменче еллар ачлыгы аның туган авылы Сукаешны да урап үтми. Мөниргә, ачтан үлем хәлендә яткан әнисе (Мәкътүмә апага күршеләре хәтта имчәк бирмәскә дә киңәш итәләр) алабута көлчәсе ашап булса да, икесе дә исән калалар...

    Мөнир балачактан ук әнисенә йорт эшләрендә булыша, аңа булган изге бурычын бише белән кире кайтара - картлык көнендә 15 ел тәрбияләп, соңгы юлга озата.

    Чыныгып үскән авыл малае җидееллык мәктәпне туган авылында тәмамлый, ары таба белемен күршедәге Чалпы урта мәктәбендә дәвам иткәндә сугыш уты кабына. Мөнирне 10 нчы сыйныфтан 1941 елның октябрь аенда сугышка алалар. Таза яшь егет минометчылар сафына эләгә, кыска вакытлы әзерлек үткәннән соң, аларның часте Курск - Орел юнәлешендәге сугышларда катнаша. Воронеж янындагы бәрелештә уңышлы гына чыгыш ясаганда, фашистлар авиация ярдәмендә алар расчетын бомбага тота. Яугирлар калын ком катлавы астында кала.

    Санитарлар казып алганда Мөнир начар күрә һәм ишетә, көчле контузия алган була. Фамилиясен дә исенә төшерә алмый. Бу вакыйга 1942 елның июль аенда була.

    Аның өчен сугыш шуның белән тәмамлана, алда билгесезлек... Санитар поезды Мөнирне бөтен Советлар Союзы буйлап, көнчыгышка алып китә: Мәскәү, Горький... ниһаять - Казахстан.

    Бер ел госпитальдә дәваланып, икенче группа инвалидлык таныклыгы алып, Мөнир туган якларына юл ала...

    Минемчә, әнә шул госпитальдә уйланып ятканда, үзе кебек яп-яшь егетләрнең сызлануларын күреп-ишетеп, шуларга ничек тә ярдәм теләге - табиб булу хыялы йөрәгендә тамыр җәйгәндер...

    Авылга кайтып туганнары, бигрәк тә Мәүҗидә апасы ярдәмендә бераз аякка баскач, Мөнир Шакир улы колхозда хезмәт итә. Тик барыбер яшьлек хыяллары аны Дүшәнбегә медицина институтына алып китә...

    Яшь хирург, чибәр кәләше Хәлимә белән 1953 елда Октябрьский шәһәренә килеп урнашалар. Хәлимә мәктәптә укыта башлый, ә Мөнир яраткан шөгыленә башы-аягы белән чума.

    Сугыштан соңгы еллар, яшьләр шәһәре үсә, киңәя. Яңа нефть ятмалары үзләштерелә, машина төзелеше киң колач ала.

    "Туймазынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе медик-санитар частендә тиз арада Шакиров "үз кеше» булып китә. Остазы Яков Дубов белән Уфадан кала беренчеләрдән булып республикада ортопедия һәм травматология бүлеге ачалар. Яков Григорьевич Мәскәүгә киткәннән соң 40 ел дәвамында бу бүлекне уңышлы җитәкли, үзенә алмаш әзерли. М.Максютов, И.Гарифуллин, Ф.Нәбиуллин, М.Баһаветдинов - барысы да аның шәкертләре, алар остазларына рәхмәтле, хәлен белеп торалар, бәйрәмнәрдә котлыйлар.

    М. Шакировның фидакарь хезмәтен үз заманында да күрделәр, тиешле бәя бирделәр. Дистәдән артык сугыш һәм хезмәт орден медальләреннән тыш, аңа "Башкортстанның атказанган табибы", "Башкортстан республикасының сәламәтлек саклау отличнигы" дигән мактаулы исемнәр бирелә.

    Мөнир Шакир улы гаиләсеннән дә уңды, Хәлимә апа белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Кызлары Роза - әтисе һөнәрен сайлады, танылган хирург. Уллары Рөстәм төзүче-инженер. Оныклары да үз юлларын тапты.

    Тимерҗан ИДРИСОВ, хезмәт һәм спорт ветераны. Октябрьский шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: