Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хак бәяне халык бирә

    2012 ел да тәмамлануга бара. Ел дәвамында башкарылганнарга йомгак ясар, нәтиҗәләрне барлар, алга яңа бурычлар куяр чак. Атна башында районыбызның "Маяк", республикада чыгып килүче "Шәһри Казан" газеталары, җирле һәм республика радио-телевидениесе журналистлары Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашып, аңа үзләрен, газета укучылар, телевизор караучы, радио тыңлаучыларны, һәм гомумән,...

    Реклама

    2012 ел да тәмамлануга бара. Ел дәвамында башкарылганнарга йомгак ясар, нәтиҗәләрне барлар, алга яңа бурычлар куяр чак. Атна башында районыбызның "Маяк", республикада чыгып килүче "Шәһри Казан" газеталары, җирле һәм республика радио-телевидениесе журналистлары Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашып, аңа үзләрен, газета укучылар, телевизор караучы, радио тыңлаучыларны, һәм гомумән, халыкны борчыган күпсанлы сораулар яудырдылар. Эчкерсез, бик җанлы әңгәмәдә аларның барсына да төгәл, тәфсилле аңлатма-җаваплар алынды, районның бүгенге икътисади-иҗтимагый тормышы, алда торган проблема-бурычлар хакында сүз барды. Аеруча актуаль дип тапканнарын, күпчелекне кызыксындырганнарын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
    - Марсель Зөфәрович, Азнакай муниципаль районы белән җитәкчелек итә башлавыгызга бер ел тулды. Шушы аз гына вакыт эчендә ирешелгән иң зур уңышлар дип кайсыларын әйтер идегез?
    - Узган ел нәтиҗәләренә йомгак ясап, сүземне авыл хуҗалыгы өлкәсеннән башлыйсым килә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов төбәгебезгә визиты вакытында Азнакайның бу өлкәдә лидер булырга тиешлегенә басым ясап, шундый бурыч куйган иде. Районыбыз Татарстанда чәчүгә иң беренчеләрдән керешеп, аны беренчеләрдән булып тәмамлады. Урып-җыю йомгаклары, иген уңышы буенча да республика районнарының беренче бишлегенә кердек. Барлыгы 120 мең тонна ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уртача 28 центнер иген уңышы чыкты.
    Республика җитәкчелегенә, нефтьчеләребезгә ныклы ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтми мөмкин түгел. Быел гына да авыл хуҗалыгы предприятиеләренә "Татнефть" ярдәме белән 10 млн. сумлык заманча агрегатлар сатып алынды. Шулай ук 10 урып-җыю һәм терлек азыгы хәзерләү комбайннары кайтартылды.
    "Тукай", "Азнакай" агрофирмасы, "Мөстәкыймов исем" ҖЧҖләр бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан аеруча зур уңыш алды. Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы, "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләр дә матур гына нәтиҗәләргә иреште. Киләсе ел уңышы турында да җитди кайгыртылды. 71 мең 400 гектар мәйданда җир эшкәртелде, 15 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде. Амбарларга 17 мең тонна орлык салынды. Терлек азыгы запасы 2 еллык күләмдә әзерләнде. Һәр шартлы терлеккә 25 центнер азык берәмлеге туры килә.
    Районыбыз терлекчелек өлкәсендә дә югары потенциалга ия. Эре мөгезле терлекләрнең саны узган елны 22 мең 546 булса, бүгенге көнгә 24 мең 500гә җитте. Сарыкчылыкны үстерүгә игътибар артты. Бүген аларның саны 2000нән артып китә. Сөт җитештерү буенча күрсәткечләр узган елгылар белән чагыштырганда 10 процентка, ит җитештерүдә 8 процентка артты.
    Үз эшен оештыручы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм-мөмкинлекләр елдан-ел киңрәк ачыла. Районда бүгенге көндә 50 ләп фермер авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән мәшгуль. Республика программасына нигезләнеп, гаилә фермаларын арттырабыз. 20 гаилә фермасында барлыгы 1727 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 617 савым сыер бар. Аларда 14 мең тоннадан артык сөт, 1260 тоннадан артык ит җитештерелде.
    "Чиста су" программасы нигезендә районның сигез авылында су челтәре яңартыла. 40 млн. сумга төшкән бу эшләр Балтач, Урсай, Мәлбагыш, Чалпы, Микулино, Җиңү, Чәкән авылларында бара. Сәпәйдә ул тулысынча төгәлләнде инде. Аларны үзебезнең "Азнакай ПМК", "Инженерлык челтәрләре", "Полимерстрой" ҖЧҖ башкара.
    Шуны әйтә алам: авыл кешеләре тормышның яхшыга үзгәрүен үз гаиләләре мисалында тойды. Киләчәктә дә авылга яшьләрне тарту, белгечләр туплау, авыл халкының яшәү шартларын яхшырту төп бурычыбыз булып кала.
    Инде башка өлкәләргә килгәндә, әйтик, төзелеш өлкәсендә дә яңалыклар шактый. 2012 елда Азнакай муниципаль районы объектларында төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт эшләре алып бару өчен барлык дәрәҗәдәге бюджеттан 850 млн. сум акча бирелде. Әлеге бюджет акчалары социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзү, халыкны тузган торактан күчерү, сәламәтлек саклау, мәгариф объектлары, авылларда яшь гаиләләр өчен йортлар төзү, социаль-мәдәни сфера, юл инфраструктурасы объектлары, торак йортларга капиталь ремонт ясау, зиратларны тәртиптә тоту һәм башка шундый мөһим эшләрне башкаруга тотылды.
    Узып баручы елда торак төзелеше 26 мең кв. метрга җитте. Социаль ипотека буенча Азнакайда төзелгән 90 фатирлы йорт та шуңа керә. Тузган торак программасы буенча Актүбә бистәсендә 30 фатирлы йорт төзелде. Моның өчен РФ һәм ТР бюджетларыннан 23 млн. 325 мең сум акча бүленде. Әнә шулай Яңа ел алдыннан зур куаныч өстәп, районыбызның тагын никадәр гаиләсенә яңа фатирлы булу бәхете тиде.
    Быел Митрәй, Банки Сукаеш авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Әйтергә кирәк, бөтен республика өчен бу модульне үзебезнең "Нефтемаш" заводы ясый.
    Райондагы сигез ФАПны ремонтлау өчен ТР бюджеты 800 мең сум акча бирде. Тымытык һәм Вахитов амбулаторияләренә республика акчасына (4 млн. сум) капиталь ремонт ясалды. Бүләк, Буралы, Таллы Бүләк авылларында 60 урынга исәпләнгән балалар бакчалары ачылды.
    Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзелешенә 270 млн. сум акча каралды. 140 урынлы балалар бакчасы тиздән файдалануга тапшырылачак. Әлеге төзелеш мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасын хәл итәчәк, һәрбер гаиләгә, үз баласын, бернинди авырлыксыз балалар бакчасына урнаштыру мөмкинлеге туа. Бу бассейнлы, заманча җиһазландырылган, зур үсеш алган инфракструктуралы бакча. Элеккеге укыту комбинаты бинасында шулай ук балалар бакчасы ачу күздә тотыла. Ә инде 350 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп 2013 елның июль-август айларына әзер булачак.
    Республика программасы буенча Азнакайдагы 5 нче, Атүбәдәге 1 нче, Зур Сукаеш авылы мәктәпләренә, Азнакайның Балалар иҗаты үзәгенә 40 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде, район бюджеты хисабына 600 мең сумлык спорт җиһазлары алынды. Болардан тыш, район
    ТР Президентының муниципаль берәмлекләрдә күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзү турындагы күрсәтмәсен тормышка ашыру йөзеннән, Благодатный авылында 9,8 млн. сумга клуб төзелде. Авыл клубларын ремонтлау өчен җирле бюджеттан быел 7,5 млн. сум акча бүленде. Шул исәпкә 15 бинаның түбәсе, җылыту системасы ремонтланды, эчке һәм тышкы яклары яңартылды. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 2012 елда бу эшкә 4 млн. 920 мең сум, "Татнефть" ААҖ тарафыннан 2 млн. сум акчалата ярдәм күрсәтелде. Гомумән, "Татнефть" ААҖнең, "Азнакайнефть" идарәсенең һәр өлкәдә зур ярдәмен тоеп яшибез. Районның социаль-икътисади үсешендә әйтеп бетергесез өлеш кертүләре өчен аларга чиксез рәхмәтлебез.
    "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе планында быел район биләмәсендә юллар салу һәм ремонтлау буенча 82,5 млн. сумлык эш башкару каралды. Бу - 13 чакрымнан артык юл норма таләпләренә туры китерелде дигән сүз. Идарә коллективы көче белән шәһәр халкының күптәнге хыялы тормышка ашырылды - Нефтьчеләр урамын яңа микрорайон белән тоташтыручы асфальт юл салынды. Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ишек алларындагы юлларны төзекләндерү буенча да 40 млн. сумга якын эш башкарылды.
    Тагын шундый куанычлы вакыйгаларны әйтеп китәргә кирәк: Бөек Ватан сугышы батырларына куелган Мәңгелек ут янәшәсендә тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәлләр калыкты. Азнакайлылардан бу изге гамәлне хуплап, рәхмәт сүзләре күп ишетелде.
    Сүз дә юк, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә районыбыз күп кенә уңышлар яулады. Мәктәп укучылары район, республика олимпиадаларында, төрле проектларда катнашып призлы урыннар алып куандырса, спортчыларыбыз, сәнгать осталары республика, илкүләм генә түгел, дөньяви масштабтагы бәйге-ярышлар, фестивальләрдә җиңүләргә ирешеп, районыбыз данын еракларга илтте.
    Әлбәттә, районда ел дәвамында башкарылганнарның барсына да тукталып китү мөмкин түгел. Мин телгә алмаганнары да шактый калгандыр. Ирешелгәннәрнең дә, әле кул җитми калганнарның барсы да Азнакай халкының күз алдында, сүз дә юк, эшчәнлегебезгә төп бәяне халык үзе бирә.
    - Торак-коммуналь хезмәткә түләүләр дәлилләп булмаслык югары. Районда тарифларны күпмедер дәрәҗәдә киметү юллары юкмы?
    - Әйе, 2012 елның 1 июленнән газ һәм электрга тариф бәяләре сизелерлек артты. Табигый газ - 115%ка, тариф үсеше - 7%, 1 куб.метрга 4 сум 01 тиен түлибез. Электр энергиясе - 108%ка артып, тариф үсеше 2,8% тәшкил итә. Бу исә һәм шулай ук бердәм социаль салымның үсеше башка төр түләүләрнең дә артуына китерде. Җылылыкның 1 г.Кал. өчен 1467 сум 38 тиен, салкын суның 1 куб.м.га 34 сум 77 тиен, кайнар суга 103 сум 85 тиен түлибез. 2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда чыккан "Күпфатирлы йортларда милекчеләр һәм бинадан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында" 354 нче карар нигезендә ОДН өчен түләү торак йортның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә. Хәзер фатирларда яшәүче милек хуҗалары өчен салкын һәм кайнар суга түләү ике өлешкә: фатирында кулланган ресурслар һәм ОДН ихтыяҗлары өчен бүленеп килә. Коммуналь хезмәтләрдә ОДНнар барлыкка килү проблемасын тирәнтен өйрәнеп, һәм аларны җайга салу максатыннан, шәһәр башкарма комитеты, ТСЖ оешмалары җитәкчелеге белән комиссия төзеп, һәр фатирда тикшерү уздырабыз. Тикшерү барышында кайбер йорт хуҗаларының хисаплау приборларына кыскычлар, башка җайланмалар куюлары ачыкланды. Ачыкланган фактлар буенча актлар төзелде һәм тиешле чаралар күреләчәк.
    Мондый тикшерүләр даими уздырылачак һәм аның нәтиҗәләре буенча материаллар тикшерү органнарына җибәрелә, подъездлар каршындагы стендларга эленәчәк, массакүләм мәгълумат чараларында чагылдырылачак. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә ОДН куллануны киметү буенча чараларда актив катнашсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
    Ә инде гомуми милекне тоту һәм ремонтлаудагы чыгымнарга килгәндә, мәҗбүри түләүләр күләме РФ Торак кодексының 156 маддәсе, 8 пункты нигезендә торак хуҗалары ширкәтенең идарә итү органнары тарафыннан билгеләнә. Район башкарма комитеты, ТСЖлар һәм идарә итү компанияләре белән берлектә торак хезмәтләренә тарифларны 2013 елда үзгәрешсез калдыру турында карар кабул итте.
    - Халыкның сәламәтлеген саклау буенча төрле программалар эшләп килсә дә, әле һаман федераль кануннар нигезендә койка урыннарын кыскартулар дәвам итә. Моңа мөнәсәбәтегез ничек?
    - Халыкка начар булган гамәлгә карата ничек яхшы мөнәсәбәт була алсын?! Белгәнебезчә, республикада сәламәтлек өлкәсендә модернизацияләү программасы тормышка ашырыла. Төп максат - матди-техник базаны үстереп, дәвалау мөмкинлекләрен арттыру. Әлеге программа барышында тикшеренүләр күрсәткәнчә, стационардагы авыруларның 20% гына биредә дәваланырга мохтаҗ. Калган 20% ФАП, амбулатория, дәвалануны поликлиникаларда үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, безнең илдә кешеләр авыру килеп чыккач кына табибка мөрәҗәгать итә. Вакытында профилактик чаралар күрелсә, халкыбызның сәламәтлеге күпкә яхшырак булыр иде. Безгә бу юнәлештә шактый гына эшлисе бар әле.
    - Шулай ук федераль дәрәҗәдәге күрсәтмәләр буенча торак пунктларда айныткычлар бетерелде. Шәһәребездә бугенге көндә аның кирәклеге сизелә. Чөнки медицина хезмәткәрләре авыруга хезмәт күрсәтәсе урынга, исерекләр "көен көйләргә" мәҗбүр. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?
    - Сүз дә юк, барыбызны да борчый торган хәл. Медицина айныткычлары РФ Эчке эшләр министрлыгы балансында иде. Оптимизация сәясәте үткәрелү нәтиҗәсендә алар бетерелде. Шулай булуга кармастан, бездә ул җирле бюджет тарафыннан финансланып бер ел эшләде. Без берничә тапкыр Эчке эшләр министрлыгына айныткычларны кайтару хакында мөрәҗәгать тә иттек. Әлегә мәсьәлә ачык кала. Бүгенге көндә айныткыч функциясе район сырхауханәсенең наркодеспансерында башкарыла. Безгә башка төбәкләр, күрше-тирә калалар тәҗрибәсен өйрәнеп, бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшлисе бар. Ул уңай хәл ителергә тиеш.
    - Азнакай белән Бакалы районын тоташтыручы юл һәм уртак күпер кайчан төзекләндерелер?
    - Азнакай һәм Бакалы районын тоташтыручы күпер белән юл РФнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Бүгенге көндә бу юл һәм күперне Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы кул астына күчерү хакында сөйләшүләр алып барыла. Бу күпер белән юлны төзекләндерүгә 200 млн сум акча тәләп ителә.
    - Районда коррупциягә каршы көрәш сәясәтенә дә тукталып китсәгез иде...
    - Әйе, коррупциягә каршы район комиссиясе эшне җитди алып бара. Һәр утырышта берәр өлкә буенча тикшерү йомгаклары хакында фикерләшәбез. Без корупцияне ачыклаудан тыш, аны булдырмау өстендә профилактик чаралар да үткәрергә тиешбез. Бу юнәлештә шәһәр, район оешмаларында коррупциягә каршы сәясәтне яктырткан почмаклар эшли, ышаныч почталары ясалган, прокуратура, суд, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
    - Тугандаш Тарсус шәһәре белән уртак "АзТар" сәүдә предприятиесе төзү турында сүз бара. Аның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт булачак?
    - Билгеле булганча, ике шәһәр арасында икътисади-социаль мәсьәләләрне бергәләп чишү хакында килешү төзелде. Шушы килешүнең бер өлкәсе - "АзТар" сәүдә предприятиесен төзү. Бу предприятие ике шәһәр арасында сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүне башкарачак. Ике яктан да товарлар алмашы күздә тотыла. Азнакайга Тарсус шәһәреннән очсыз бәягә цитруслы җиләк-җимешләр, яшелчәләр кайтачак. Бу сәүдә ике шәһәр өчен дә отышлы булыр дип өметләнәбез.
    - 2013 елга аяк басабыз. Районны Яңа елда нинди үзгәреш-яңарышлар көтә? План-фаразлар белән дә уртаклашмассызмы?
    - "Социаль ипотека" программасы буенча шәһәрнең Радужная урамында төзелгән 80 фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән тыш, социаль программада катнашучылар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, ятим балалар һәм башкаларга исәпләнгән. Республика бюджеты хисабына мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, авыл клубларын салу дәвам итәчәк. "Бердәм Россия" партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында, тамашачылар урыны булган универсаль спорт залы төзеләчәк. Торак пунктларын эчәр су белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләргә җир бүлентекләре бирү программалары дә дәвам итәчәк. Яңа элеватор төзү планлаштырыла. Хәер, башкарыласы эшләрнең барсын да санап китү мөмкин дә түгел. Алар шактый һәм сез аларны үзегезнең массакүләм матбугат чаралары аша яктыртып килерсез, дип ышанабыз. Район җитәкчелеге районның һәм шулай ук республиканың һәр вакытлы басмасы, телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, киләсе елда да шулай узара хезмәттәшлек, элемтәләр дәвам итәр, дигән өметтә калабыз.
    Редакциядән: очрашу ахырында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин журналистларны дөньяга аяк басучы Яңа-2013 ел белән котлап, изге теләкләрен ирештерде, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: