Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Гомерлек яр булсын дип, сине сөйдем тиң итеп...”

    Тормыш авыр да, катлаулы да... Беркемнең дә гомере сикәлтәле юлларсыз, бормалы сукмакларсыз балмыйдыр ул. Янәшәңдә ышанычлы, һәрчак аңлаучы, ярдәм итеп торучы якын кешең булса аларны үтү күпкә җиңелрәк. Юкка гына тормыш иптәшеннән уңган кешене бәхетле димиләрдер. Шәһәребездә гомер итүче Мөнҗия һәм Айрат Закировлар да шул бәхетлеләрдән. Аларның гаилә корып, бергә...

    Тормыш авыр да, катлаулы да... Беркемнең дә гомере сикәлтәле юлларсыз, бормалы сукмакларсыз балмыйдыр ул. Янәшәңдә ышанычлы, һәрчак аңлаучы, ярдәм итеп торучы якын кешең булса аларны үтү күпкә җиңелрәк. Юкка гына тормыш иптәшеннән уңган кешене бәхетле димиләрдер. Шәһәребездә гомер итүче Мөнҗия һәм Айрат Закировлар да шул бәхетлеләрдән. Аларның гаилә корып, бергә яшәүләренә күптән түгел 50 ел тулган.
    50 ел... Әйтүе генә ансат. Уйлап карасаң, үзе бер гомер. Дөнья булгач, төрле хәлләр була бит. Бу гаиләдә дә һәрчак барысы да шома гына бармагандыр. Әмма Мөнҗия апа белән Айрат абыйның бер-берсенә булган мәхәббәте, ихтирамы, хөрмәте күп кенә тормыш сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. "Бер-береңә ышану, кирәк чакта юл куя белү бик мөһим. Һәрвакыт тормыш иптәшеңнең хәленә керә белергә, аны аңларга тырышырга кирәк", - ди Закировлар.
    Мөнҗия апа тумышы белән Башкортстанның яңа Сасыкүл авылыннан. "Мин туып, ике сәгать үтүгә фронттан әтинең үлем хәбәре килгән. Бик авырлык белән үстек. Ләкин әни безне һәрвакыт хезмәт сөяргә өйрәтте, үз көчебез белән тырыштык. Авылда 7 классны тәмамлагач, әни киңәше буенча Азнакайга училищега килдем. 1958 елның көзендә булачак тормыш иптәшем - Айрат белән таныштык", - дип хатирәләрен яңарта ул.
    Айрат абый исә районның хәзерге Бүләк авылыннан. Ул да мәктәптән соң шул ук уку йортына килә. Аны тәмамлаганнан соң, яшьләрнең берсе юллама белән Бөгелмәгә, икенчесе Әлмәт районының Кәшер авылына юллана. Күп тә үтми, Айрат абый сөйгән яры кырына китә. Бөгелмәнең ул вакыттагы механизация мәктәбенә укырга керә. Яшьләр 1962 елның язында чәчен-чәчкә бәйли. Механизаторлар гаиләсе буларак, аларны Казахстанга җибәрәләр. Эш вакыты чыкканнан соң яшь гаилә туган якка кайтып төпләнә. Санаулы еллар тиз узган, янып торган яшьлектә икесе дә тырышып эшләгән, ике балалары - Элеонора белән Азат туа. Шулай да, җөрьәт итеп, ике бала белән Үзбәкстанга китә алар. Алты ел дәвердә Айрат Мөҗәһит улы юл салуда, Мөнҗия апа штукатур-маляр булып хезмәт куя. Кызлары Элеонораның мәктәпкә керер вакыты җиткәч, гаилә кире Азнакайга кайта. Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул дип әйтәләр бит. Калган гомерен Закировлар шәһәргә багышлый, тырыш хезмәт куя. Куанычка тагын ике балалары - Айнур белән Айгөл дөньяга килә. Айрат абый НГДУ системасында, тормыш иптәше УАДта эшләп лаеклы ялга чыга.
    "Вакыт тиз үтә шул, туктатырга аның дилбегәсе юк", - ди еш кына ирле-хатынлы Мөнҗия һәм Айрат Закировлар.
    Гомерләренең җитмешенче дистәсенә аяк басарга әзерләнгән әлеге пар яшәү дәртен һәм мәгънәсен югалтмаган, һәр туган яңа көнгә сөенеп яши.
    "Мин бик бәхетле, - дип куана Мөнҗия апа. - Ирем Айрат бик ышанычлы тормыш юлдашы булды. Эшендә дә сынатмады, хуҗалыкта да ярдәм итте. Кулыннан бар эш килде. Чын ирләр нинди була дисәләр, аны мисалга китерер идем. Гаиләбездә башкарасы эшләрне без һәрвакыт бергә билгеләдек".
    50 ел ачысын да, төчесен дә бергә кичергән, бәхетле гомер иткән пардан тату яшәү серен сорамый түзә алмадым. "Хатын-кыз сабыррак булырга тиеш, шунда гына гаилә учагы таркалмый, сүнми. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Арабызга беркайчан да хыянәт һәм начар сүз кертмәдек. Мин гомер буе баламны ятим итүдән курыктым. Ә хәзерге яшьләр алай уйламый бит. Уйлап карасаң, синең балаңа үз атасыннан башка беркем дә андый назны бирә алмый, хәтта ул кеше алтыннан коелган булса да... Шуны яшь буын аңласын иде. Ничек кенә булса да гаилә тормышын җайга салырга омтылырга кирәк. Тәрбияле балалар бәхетле картлык тәэмин иткәнен дә онытмасыннар иде яшь парлар", - ди Мөнҗия апа.
    - Тормыш иптәшем кебек яхшы хатын дөньяда юк, - дип сүзгә кушыла Айрат абый. - Гомерем буе аны яратып, хөрмәт итеп яшәдем. Бик сабыр һәм тырыш кеше ул. Балаларга да үрнәк тәрбия бирде. Тормыш юлымда аны очратканыма Ходайга рәхмәтлемен.
    Гашыйклар матур була диләр. Моңа шәһәребездә гомер кичерүче Закировлар гаиләсе белән якыннан танышкач, тагын бер тапкыр ышандым. Мөнҗия апа белән Айрат абый әле дә бер-берсенә мәхәббәт тулы күз белән багалар. Илле ел гомер күпереннән иңгә-иң терәшеп атлаган гашыйклар бер-берсен һаман ярата.
    - Бергә кичергән еллар сизелми дә үтеп китте инде, кызым, - ди алар, икесе беравыздан. - Яшисе килеп яшәдек, дөньябыз түгәрәк булсын дип, тормыш йөген тарттык. Әле дә үткән тормышны сагынабыз, әле дә яшәүдән туймадык. Яши белеп яшәргә кирәк, гомер дигәннәре ай-һай кыска бит.
    Сүз тәмен тоеп, матур итеп сөйләшәләр Закировлар. Һәр сүздә, һәр җөмләдә аларның бер-берсенә булган мәхәббәте, ихласлыгы, ихтирамы чагылыш таба. Әти-әнисенең үткән тормышы балаларына һәм барлык гаилә коручыларга үрнәк булып тора. Шуңа күрә ир белән хатын яратышып, хисләрен сынап өйләнешсен иде, шул чакта мөнәсәбәтләр дә елдан-ел ныгыр. Гаиләдә татулык булганда гына авырлыкларны җиңеп чыгып була. Туй көнендәге антларга тугры калып, гаилә дигән ядкәрне саклаучы яшьләр дә елдан-ел артсын иде.
    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: