Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гомере буе музыкага гашыйк

    Нәфисәне кечкенәдән моң уратып ала. Ул әтисе Фәрәгатьнең "Ык буйлары", "Рәйхан" кебек күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган җырларын, абыйсының өздереп гармунда уйнавын тыңлап үсә. Кызның үзеннән дә табигать сәләтне кызганмаган: көмештәй саф тавышы һәрбер бәйрәм кичәсен ямьләп яңгырый. Җитди конкурс аша үтеп, музыка мәктәбендә укыганда сәләте өстенә белем дә...

    Нәфисәне кечкенәдән моң уратып ала. Ул әтисе Фәрәгатьнең "Ык буйлары", "Рәйхан" кебек күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган җырларын, абыйсының өздереп гармунда уйнавын тыңлап үсә. Кызның үзеннән дә табигать сәләтне кызганмаган: көмештәй саф тавышы һәрбер бәйрәм кичәсен ямьләп яңгырый. Җитди конкурс аша үтеп, музыка мәктәбендә укыганда сәләте өстенә белем дә өстәлә. Ул бүген дә укытучылары Сәях Низамовны, Луиза Ягофарованы зур хөрмәт белән искә ала. Аеруча сольфеджио һәм хор белән җырлауны якын күрә. Зур сәхнәләрдә җиңү яулаулары кызга чын-чынлап канатлар куя.
    Җаны-тәне белән музыкага бирелгән кыз Әлмәт музыка училищесында, аннан Казан педагогия институтында югары һөнәри осталык ала. Менә 36 ел инде сайлаган юлына тугрылыклы булып, Азнакай сәнгать мәктәбендә укучыларга музыкаль теория өйрәтә. Быел аның туган мәктәбенә һәм үзенә дә 55 яшь тула.
    Нәфисә Смакова өчен педагоглык һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше. Ул үз тәҗрибәсе белән республика, төбәкара семинарларда уртаклаша, ачык дәресләр бирә, мастер-класслар үткәрә. Тырыш педагог "Иң яхшы методик эшләнмә" республика конкурсы дипломнары белән бүләкләнә. Нәтиҗәле хезмәте Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыкларының, район башлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә.
    Укучылары белән дә горурланырлыгы бар. Рамина Ибраһимова, Карина Шәймәрданова, Әдилә Гарифуллина, Алсу Муратова дәрәҗәле бәйгеләрдә лауреат булдылар, гран-при яуладылар.
    Булачак опера театры җырчысы, Оренбург консерваториясендә укучы шәкерте Илмир Шәйдуллин, Казан музыка көллияте студенты Булат Закиров һәм тагын бик күпләр аның юлын дәвам итә.
    - Эшемә шатланып барам, өемә шатланып кайтам. Ял көне өебез тулы оныклар. Тормышта, шөкер, балаларым үз урыннарын тапты, кызым - икътисадчы, улым - нефть һәм газ чыгару мастеры. Ныклы терәгем - ирем бар. Мин бик бәхетлемен, - ди ул.
    Укучылары һәм ата-аналар Нәфисә Смакованы таләпчән, дәресне дөрес оештыра белгәне һәм һәрберсенә игътибарлы булганы өчен яраталар. Тәҗрибәле остаз да, төпле киңәшче дә ул. Ирешелгәннәре белән генә чикләнеп кала торганнардан түгел, һәрчак эзләнүдә, үсештә.
    Хөрмәтле коллегабызны юбилее белән ихластан тәбрикләп, алга таба да иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

    Азнакай балалар сәнгать мәктәбе коллективы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: