Азнакаево
  • Рус Тат
  • Герой якташыбыз – Россия Язучылар берлеге әгъзасы

    Якташыбыз, Россия Герое, әфган сугышы ветераны Ильяс Дауди Россия Язучылар берлегенә кабул ителгән.

    Шушы көннәрдә Мәскәүдән безгә куанычлы хәбәр килеп иреште: якташыбыз, Россия Герое, әфган сугышы ветераны Ильяс Дауди Россия Язучылар берлегенә кабул ителгән. Соңгы елларда аның хәрби газета-журналларда әфган сугышына багышланган язмалар, документаль әсәрләре шактый дөнья күрде. “В кругу Кундузском” хәрби-тарихи әсәре китап булып басылды, аның буенча нәфис фильм да төшерелде. Аның язмалары белән танышып барган абруйлы, танылган каләм ияләре иҗатына югары бәя биреп, Язучылар берлегенә тәкъдим иткән рекомендацияләрендә Ильяс Дилшат улының рус телен камил белүен, проза әсәрләрендә үзенә генә хас чагыштырулар, шәрехнамәләрне билгеләп, кайгы, һаләкәтләрне тасвирлаганда да пессимизмга урын калдырмавын, патриотик рухлылыгын тирәнтен ассызыклаганнар.

    Якташыбызны Язучылар берлеге әгъзасы булуы белән ихластан котлап, иҗатында яңа үрләр яулавын телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: