Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә сугышчы-интернационалистларга багышлап кичә үтте

    "Әфган җилләре" дип исемләнде хәтер кичәсе. 

    -Авылыбызның әфган сугышында катнашкан ир- егетләренең берсе Фәрит Баһаветдиновның якты истәлеген яңарттык, -дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Гөлнара Габдрәкыйпова. - Ул яу кырыннан исән- имин кайтып, каты авырудан тернәкләнә алмый арабыздан китте.  Батыр егетебезне хәтерләрдә яңартып торабыз.

    Кичәдә аның җәмәгате Светлана ханым, сугышчан дусты Ильяс Харисов Фәрит турында истәлекләре белән уртаклашты. Марсель Гарипов, ветераннар воветы рәисе Альбина Сафиуллина, китапханәче Дәрия Кәримова чыгыш ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: