Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әгерҗе авыл мәчетенең 10 еллык юбилее үтте

    Әгерҗе авылында өр-яңа мәчет ачылып, урамнарга тансык, азан авазлары яңгырый башлаганга да 10 ел вакыт узып киткән. Изге ураза ае тәмамланып килгәндә оештырылган юбилей тантанасы авыл халкының күркәм бер җыенына әверелде. Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов авылдашларын һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләп, мәчетне төзүдә һәм аның матур гына эшләп...

    Әгерҗе авылында өр-яңа мәчет ачылып, урамнарга тансык, азан авазлары яңгырый башлаганга да 10 ел вакыт узып киткән. Изге ураза ае тәмамланып килгәндә оештырылган юбилей тантанасы авыл халкының күркәм бер җыенына әверелде.

    Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов авылдашларын һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләп, мәчетне төзүдә һәм аның матур гына эшләп килүендә, шушы тантананы оештыруда зур өлеш керткән Розалия һәм Фоат Галиевләр гаиләсенә, уллары Азат һәм Маратка, мәчеттә изге гамәлләрне дәвам итүче хәзрәтләргә һәм башкаларга олы рәхмәтен белдерде. Юбилей тантанасына мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, район иҗтимагый советы рәисе Әнәс Исхаков, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талипов, аксакаллар шурасы рәисе Әсхәт хәзрәт Мөхәммәдиев, район депутатлары катнаштылыр. Иң әүвәл гыйбадәтханәдә, аннан соң ир-ат мөселманнар зиратка барып, бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына дога кылдылар. Чарага килгән барлык кешеләр Газинур Гафиятуллин урамына ярымай рәвешендә мәйданга бастылар. Заманында хуҗалыкны җитәкләгән Мөнир Вәлиев һәм район башлыгы дилбегәсен тоткан Әнәс Исхаков үз чыгышларында авылның данлы үткәне хакында истәлекләрен уртаклаштылар. Озак елар дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда үзеннән зур өлеш керткән Канәгать Газизуллинны аеруча искә алып уздылар.

    Тантананың иң истәлекле чарасы моннан 110 ел элек төзелгән Җәмигъ мәчете урынына таш кую булды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар ерак бабалары истәлеге булган ташларга чәчәкләр салдылар. Тантананың бу өлешен алып баручы авыл ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина әлеге чараның туган җиребез тарихын яшь буынга җиткерүдә, мирасыбызны барлауда зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтте. Ә ул ташларның асылына төшенү өчен ерак тарихи вакыйгаларга күз салу кирәктер. Петр I нең патша дип игълан ителгән 1696 нчы елларда татар авылларында мәчет ачарга рөхсәт итәләр. Шулай итеп, авылның беренче гыйбадәтханәсе ачылуга быел 320 ел була. Ә ХХ нче гасыр башында, авыл халкының саны бер мең кешегә якынлашкач, аръякта да икенче Җәмигъ мәчете ачу нияте белән Самара губерна идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. 1904 елда рөхсәт алып, ике ел да үтми мәчетне ачып җибәрәләр. Бу мәчет 1930 елларга кадәр чирек гасыр эшли. Мәдрәсәдә ул елларда йөзләгән кеше белем ала. Кызганыч, 1930 елда дүрт руханиның гаиләсе репрессияләнә. Мәчет бинасында мәктәп оештырыла һәм 1960 елларга кадәр укытулар алып барыла. Туган җире, авыл язмышы өчен җан атып йөрүче Фоат Габделгалим улы инициативасы һәм тырышлыгы белән истәлек ташлары нәкъ менә шушы мәчет урынына куелды да инде. Ташта: "Бисмилла иррахман иррахим. 1906-1930 елларда бу урында икенче Җәмигъ мәчете эшләде" дип язылган. Бу ташларны репрессиягә дучар булган шул дүрт рухани истәлеге дип кабул итәргә дә була. Ә бәлки киләчәктә Әгерҗе авылы тагы да киңәеп китеп, бу урында мәчет, я мәдрәсә бинасы торгызылыр, ә мәһабәт тегермән ташлары булачак бинаның дүрт почмагына нигез булып китәрләр. Иң мөһиме: авылда иман нуры саклансын, азан авазы яңгырап торсын, иншаллаһ!

    Мирсәй ГАРИФ, тарихчы, язучы, ТРның атказанган Мәдәният хезмәткәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: