Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гафу сорамыйм

    Их, бу гомер дигәнең. Көннәр, айлар, елларны үз эченә ала да, ага да ага. Тик юарга мөмкин булмаган юшкыннарны бернинди еллар ташкыны да алып китә алмый шул. Мин дә бүген шундый хәлдә. Язмышымда кылган ялгышларым хакында сезгә дә сөйлим әле, бәлки күңелемә аз булса да җиңел булып китәр. Балачактан минем...

    Их, бу гомер дигәнең. Көннәр, айлар, елларны үз эченә ала да, ага да ага. Тик юарга мөмкин булмаган юшкыннарны бернинди еллар ташкыны да алып китә алмый шул. Мин дә бүген шундый хәлдә. Язмышымда кылган ялгышларым хакында сезгә дә сөйлим әле, бәлки күңелемә аз булса да җиңел булып китәр.

    Балачактан минем бар теләгем шофер булу иде. Хыялым тормышка ашты. Матур шәһәрләр күрдем, озын юллар уздым. Поселогыбызның гүзәл кызы Маринага өйләндем. Кызыбыз Светлана туды. Күк йөзендә тагын бер йолдыз кабынгандай булды. Тормышыбызның матурлыгына куанып яшәргә генә иде.

    Нәрсә белән генә башлангандыр мин икенче бер хатынга гашыйк булдым. Ул үзенең күренмәс җепләре белән әйләндереп алды. Аннан да яратып иркәләүче, юатучы юктыр кебек. Тормышым төссезләнеп калган, өебездә кояш сүнгән кебек булды.

    Мин өйне ташлап чыгарга мең төрле сәбәп эзләдем. Ә бәхетсезлек көтмәгәндә үзе килде. Марина ана булырга җыена иде. Шушы айларда күргәннәре аны бу теләген сүндергәндер. Беркемгә әйтмичә өйдән чыгып киткән. Ә икенче көнне аны сырхауханәдә үлем хәлендә икәнлеген килеп әйттеләр.

    Мин палатага барып кергәндә аның түземсезлек белән ишеккә төбәлгән карашы белән очраштым.

    - Сине күрми китәм дип ничек курыккан идем, рәхмәт, өлгердең.

    - Нишләдең, - дидем мин аның салкын кулларын күкрәгемә кысып.

    Ул минем кулларымны сыйпап, күз яше аша калтыранып әйтте:

    - Светлананы -балабызны сакла!

    Бу аның соңгы сүзләре иде. Мин өйгә кайттым. Кайларга барып бәрелергә дә белмәдем. Баламны нинди сүзләр белән юатырга, урамга чыксам, кеше күзенә күренергә оялдым. Бар да мине каһәрлиләр кебек, туганнарымның да карашлары салкын иде.

    Өч көннән мин эшкә чыктым. Урманга туктап кыр чәчәкләре җыйдым. Ул кыр чәчәкләре ярата иде бит. Өйгә кайтып керүемә елмаеп каршы чыгар иде дә, юылмаган битемә иреннәрен тидереп чәчәкләрне салкын сулы вазага утыртыр иде. Йөрәгемне яндырып быел аңа бер тапкыр да кыр чәчәкләре бүләк итмәвем исемә төште. Бик озак җиргә ятып еладым. Мәңгелек мәхәббәтемне үз кулларым белән күмүем йөрәгемне яндырып алды.

    Юанырга урын таба алмадым. Наилә янына киттем. Ул үзен каһәрли-каһәрли елады, мине дә юаткандай итте.

    Ярты елдан без өйләнештек. Тормыш та үз юлы белән аккандай иде. Тик кайда барсам да Маринаның рәнҗүле карашы белән очрашам кебек. Ерак рейсларда юаныч тапкан булам. Өйгә кайтсам, кызымның рәнҗүле карашы эзәрлекли. Ул элекке кебек кочагыма да ташланмый. Сүзсез генә дәресләре өстенә иелә дә мин укый алмаган тирән уйларга чума. Ул күзләр, ул караштан мин куркам. Менә карармын да суд карары ишетермен кебек. Көннән-көн аның миннән читләшә баруын тоям.

    Беркөнне Маринаның каберенә киттем. Сирень агачлы каберне эзләп таптым. Күрсәнә, кызым әнисенең каберен җете кызыл, зәңгәр, алсу чәчәкләр белән бизәгән. Ә үзе сирень агачын кочаклап, гыйбадәт кылган кебек әнисенең каберенә тезләнгән, зәңгәр күзләрдән яңгыр кебек яшь ага. Үзе йөрәкләрне өзгеч тавыш белән җырлый:

    - Сөйләнмәгән бөтен серләремне

    Сөйләр идем сыенып мин сиңа...

    Мин якынрак килеп аның иңбашларына кагылдым. Ул сискәнеп китте, тик кычкырып җибәрмәде. Күкрәгемә капланып әйтте:

    - Син әни белән бергә минем дә балачагымны шушы кабергә күмдең, әти!

    Мин аны күкрәгемә кыстым, тик акланырлык бер сүз дә әйтә алмадым.

    Әйе. Әнисе аны бик ярата иде. Сөя-сөя йокларга яткыра, төненә ничә мәртәбә торып өстенә яба, матур күлмәкләр тегеп кидерә. Тормышның матурлыгы, бөтенлеге тигез канатлы булуда икән бит ул.

    Саф күңелле, гүзәл, Маринам! Соңгы сулышыңа гына өлгерә алдым. Күпме әйтәсе сүзләрең, үпкәләрең калгандыр. Баланың ятим калуы, аны инде беркемнең дә синең кебек назлый алмавы үзәгеңне өзгәндер.

    Инде ничә еллар вөҗдан газабы кичереп яшим. Ул газап мине соңгы сәгатемә кадәр озата барыр. Мин беркемнән дә гафу сорамыйм. Саф мәхәббәтне саклый белгәннәр генә бәхетле икәнен аңлатасым килә.

    Мәгъсүмә ГӘРӘЕВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: