Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гадәт гадәткә тарта

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Аурупа бюросы мәгълүматлары буенча, тәмәкегә каршы законнар кабул итү тартучылар санының кимүенә китергән. Бу, үз чиратында, яман шеш һәм йөрәк авыруларының азаюына сәбәп булган. Тәмәкедән үлүне кисәтеп булса да, аннан үлүчеләр СПИД, малярия һәм туберкулез авыруларыннан вафат булучылар саныннан да күбрәк. Айгөл ШӘРИПОВА Азнакай урамнарыннан үткәндә,...

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Аурупа бюросы мәгълүматлары буенча, тәмәкегә каршы законнар кабул итү тартучылар санының кимүенә китергән. Бу, үз чиратында, яман шеш һәм йөрәк авыруларының азаюына сәбәп булган. Тәмәкедән үлүне кисәтеп булса да, аннан үлүчеләр СПИД, малярия һәм туберкулез авыруларыннан вафат булучылар саныннан да күбрәк.
    Айгөл ШӘРИПОВА

    Азнакай урамнарыннан үткәндә, көн дә бер үк күренешкә тап булам: тротуарларда - тәмәке төпчекләре, автобус тукталышларында тартучы ир-атлар... Эштә, транспортта, хәттә үз фатирында беркем дә икенчел төтен тәэсиреннән сакланмаган. Ә бит җәмәгать урыннарында тартуны тыю Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәмәкегә каршы көрәш буенча рамочная конвенциясенең (Россия әлеге конвенциягә 2008 елда кушылды) бер таләбе булып тора.
    -Мин күршем белән бергә "тартам", - дип шаярта танышым. - Зарлану да урынсыз, ул бит "Үземнең балконымда төтенлим", ди…
    Шәһәребезнең ТСЖ идарәләре барлык подъездларда актив һәм пассив тартуның зыяны хакында аңлатмалы язулар, подъездларда тартмау турында үтенечләр элде. «Баскычлардан йөрмәле түгел: төтен. Кемдер ишегалдына төшергә иренә, ә безгә суларга һава юк», - дип зарлана азнакайлылар. Тәмәке тартучыларның күбесе эгоистларча кылана, башка кешеләр белән исәпләшми.
    Халык арасында соңгы елларда тәмәкенең зыяны турында актив пропаганда алып барыла. "Без халык өчен нарколог белән очрашулар оештырабыз, ишегалды бәйрәмнәрендә балалар арасында рәсем бәйгеләре уздырабыз. Ике хезмәткәребез быел тәмәкеләрен ташлады. Һәм бу безнең өчен зур казаныш! Күршеләрен борчый торган хирыс тартучылар белән аңлатмалы әңгәмәләр уздырабыз, - ди "Универсал" ширкәте җитәкчесе Луиза Җәләева.
    Хәер, үзеңнең һәм гаиләңнең саләмәтлеген саклар өчен, әйләнә-тирәңне икенчел төтеннән киртәләргә мәҗбүр буласың. РФ законнары нигезендә гражданнар никотинсыз һава белән сулау хокукын яклый ала икән. Җәмәгать урыннарында тартуны тыюның максатлары - пассив тартуны киметү, балалар һәм яшүсмерләрдә тарту теләген булдырмау. "Тәмәке тартуны чикләү турында" Федераль законның 6 нчы маддәсе нигезендә эш урыннарында да тарту тыела. Махсус урыннар булдыру вазифасы эш бирүчегә йөкләнә. Әлеге маддәне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.
    Күбесенчә тәмәке тарту кешенең яшәү рәвешенә әверелә. Әлбәттә, дөньяга карашны үзгәртмичә, яшәү рәвешен дә үзгәртеп булмый. Ихтыярлы кеше - игътибарлы кеше. Үзенә ихтыярсыз - кешегә дә игътибарсыз булыр. Бу татар халык мәкальләре күп гасырлар элек туган булса да, бүгенгесен яхшы сыйфатлый. Чыннан да, безнең халыкка тәмәкегә каршы булган законнарны үтәү өчен нәрсә җитеп бетми икән: гыйлем, тәрбия, штрафларны арттыру яисә бүтәннәргә карата игътибарлы булумы? Башка кеше белән исәпләшү, аның фикеренә битараф булмау кайчан безнең дә тормыш рәвешенә әверелер икән?

    ЗАКОННАР
    2001 елның 10 нчы июлендә "Тәмәке тартуны чикләү турында" 87 нче Федераль закон гамәлгә кертелгән.


    2004 елның 1нче декабрендә "Тәмәке тартуны чикләү турында" Федераль законның 3 һәм 6 нчы маддәләренә үзгәрешләр керү турында" 148нче Федераль закон эшли башлый.


    "2001 елның 10нчы июлендәге "Тәмәке тартуны чикләү турында" 87нче Федераль законны үтәү турында" 2003 елның 20 февралендә РФ ГТК 01-06/7044 нче хаты языла һәм тәмәке тартуны чикләү буенча тагын бер документ булып исәпләнә.


    2002 елның 31нче декабрендә "Тәмәке тартуны чикләү турында" Федераль законның 10нчы маддәсенә өстәмәләр кертү турында" 189нче Федераль закон кабул ителә.


    РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башка федераль ведостволарның ризалыгын алу өчен «Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке кабул итүнең нәтиҗәсеннән халыкның саләмәтлеген саклау турында» закон проектын җибәргән. Хөкүмәт аны 18 октябрьдә караячак. 1 ноябрьдә закон Дәүләт Думасына кертеләчәк. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Вельмяйкин сүзләренә ишарә ясап «РИА Новости» хәбәр итә.

    СОРАШТЫРУ

    • Россиядә яшәүчеләрнең күбесе тәмәке тартуны тыюны хуплавы хакында глобаль сораштыру күрсәтте. Шул исәптән:
    • эш урыннарында (81,0%),
    • мәктәпләрдә (99,0%),
    • сәламәтлек саклау учрежденияләрендә (95,2%),
    • университет һәм колледжларда (87,5%),
    • кафе һәм рестораннарда (77,0%).

    СТАТИСТИКА

    • Дөньяда ел саен пассив тәмәке тартудан 600 меңнән артык кеше үлә.
    • Пассив тәмәке тарту нәтиҗәсендә үпкә шешү куркынычы 20-30 процентка арта.
    • Пассив тәмәке тарту белән бәйле 47 процент үлем - тартмаучы хатын-кызларга, 27 проценты - балаларга туры килә.
    • Үзләре тәмәке тартмаган, ләкин ирләре тарткан хатын-кызларда үпкә шеше 28 процентка ешрак күзәтелә.
    • Авырга узган хатыннарның алдан тудыру куркынычы арта, карындагы балалар икеләтә ешрак үлә.
    • Пассив тәмәке тарту аркасында ел саен 165 мең бала отит һәм бронхлар астмасыннан үлә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: