Азнакаево
  • Рус Тат
  • Габделәхәт Рәфыйков: “Һәркем дә авылда эшли алмый”

    Игеннәр тирән йокыга талып, авыл хезмәтчәннәре бераз тын алган кышкы чорда хуҗалык предприятиеләрендә еллык эшкә йомгак ясалып, алга бурычлар билгеләнә. Шундый җыелышларның берсе узган атнада "Тукай" хуҗалыгында узды. Агропредприятие җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Тукайлыларның эш күрсәткечләре сөенечле. Алар районда иң югары уңыш җыйнап алучы хуҗалыкларның берсе....

    Игеннәр тирән йокыга талып, авыл хезмәтчәннәре бераз тын алган кышкы чорда хуҗалык предприятиеләрендә еллык эшкә йомгак ясалып, алга бурычлар билгеләнә. Шундый җыелышларның берсе узган атнада "Тукай" хуҗалыгында узды.
    Агропредприятие җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Тукайлыларның эш күрсәткечләре сөенечле. Алар районда иң югары уңыш җыйнап алучы хуҗалыкларның берсе. Узган елда бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 42037 центнер тәшкил итә. Гектарыннан уртача уңыш 33,1 центнер чыккан. Киләсе ел уңышына ныклы нигез салынган. Чәчүлек җирләр үзвакытында сыйфатлы итеп эшкәртелгән, җитәрлек дәрәҗәдә чәчүлек орлык хәзерләнгән, язгы кыр эшләренә трактор һәм тагылма коралларны ремонтлау тулы көченә бара.
    Җәмгыять директоры быелгы хуҗалык елында алда тагы да җаваплырак эшләр торуына басым ясады. Бу илдә барган сәяси вакыйгалар, доллар һәм еврога карата сумның очсызлануы, чит илләр керткән барлык төр чикләүләр белән дә бәйле. "Болар үз чиратында тагын да тырышыбрак эшләүне, хуҗалыкның икътисади торышын тагын да яхшыртуны таләп итә", - диде ул.
    Ә хуҗалык икътисадын ныгытуда иң төп шартларның берсе - ул терлекчелек. Җитәкче терлекчелек тармагын хуҗалык өчен Бөек Ватан сугышында Ленинград халкын ачлыктан коткарган Ладога күле аша салынган "Тормыш юлы" белән чагыштырды. Моның шулай икәнлеген исбатлау өчен хуҗалыкта барлык акча кеременең 79 процентының терлекчелектән керүен әйтү дә җитә. Әмма игенчелек белән терлекчелекне аерып карарга һич ярамый. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Игенчелек аксый икән, терлекчелектә дә уңышлар көтмә инде син.
    Терлекчеләрнең зур тырышлыгы белән хисап елында 14990 центнер сөт җитештерелгән, бер сыерга көнлек савым 13,7 кг тәшкил итә. Сөт сатудан 18 млн 705 мең сум акча кергән, бу барлык акча кеременең 53 процентын тәшкил итә. 1331 ц ит җитештерелгән.
    Тукайлылар терлекләрен тулы рацион белән кышлатып чыгу өчен кирәк булган азыкны артыгы белән хәзерләгәннәр. Бер баш шартлы терлеккә 34,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек, сарыкчылык һәм ат асрау белән шөгыльләнәләр.
    Габделәхәт Гатуф улының доклады тирән тәнкыйть белән сугарылган иде, ул алда торган проблемаларны чишү юлларына аеруча киң тукталды. Бигрәк тә терлекчелек өлкәсендә файдаланылмаган резервларны кулланырга, малларның үлеменә юл куймаска, югары сыйфатлы сөт җитештерүне арттырырга, көтүлекне яңартырга, ә игенчелектә исә, культураларның яңа сортларын кулланылышка кертү, җир эшкәртү алымнарын камилләштерүгә игътибарны көчәйтергә өндәде.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Тәлгать Хафизов тукайлыларның эшенә югары бәя бирде. Ул аларның җирләрне инвесторларга бирмичә, кредит алмыйча, үз көчләре белән хуҗалыкны һәм авылларны йөз кызармаслык югарылыкта тотуларын билгеләп үтте.
    Җыелышта шулай ук Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов чыгышы тыңланды. Авылларда барлык көнкүреш шартлары да тудырылган. Күпсанлы яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Авыл җирлеге башлыгы алда торган проблемалар: балалар бакчасын, мәктәпнең түбәсен ремонтлау, мәчет салдыру, юлларны ремонтлауга да тукталып китте. Авыл халкы үзе дә кайбер проблемаларны чишүгә үз фикерен белдерергә ашыкты. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә балалар саны кимү бүгенге көндә авылларда һәрбер ата-ананы борчыган проблема булып бара. Авыл халкы бу биналарның ябылуыннан курка. Чит җирләрдән, Украинадан кайткан кешеләрне авылда яшәргә урнаштыру тәкъдиме белән чыгалар, хәтта. Әмма проблеманың чишелеше үзебездә. Авылны яшәтү өчен яшьләрне авылда калдыру, яңа гаиләләр турында ныграк уйларга кирәктер. Моның өчен әлбәттә, алар өчен яхшы шартлар, эш кирәк. Читтән килгәннәр синең авылың өчен тырышмас ул, бары тик шушы авылда туып, аның һавасын сулап, чишмәләренең суын эчеп үскән кеше генә үз җире өчен җаны-тәне белән тырышыр.
    Район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин авыл хезмәтчәннәренә узган елда ирешкән уңышлары өчен зур рәхмәтен җиткерде, авыл халкының тормыш-көнкүрешен, хезмәт шартларын яхшыртуда киләчәктә дә район җитәкчелегеннән ярдәм булачагын әйтте һәм бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Гомумән, бүген хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган бер хезмәткәр дә бүләксез калмады.
    Хезмәт кешесе өчен иң беренче чиратта акча тормый, җитәкчеләр хезмәтен күреп хөрмәтләсә, ихлас җылы сүзләрен әйтсә дә күңеле була, яңадан-яңа уңышларга омтыла ул. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков һәрбер хезмәт кешесенең кулын кысып, җылы сүзен дә әйтте, ихтирам-хөрмәтен дә җиткерә алды:
    - Мин авылдашларымның хезмәтенә һәм каһарманлыгына сокланам. Һәркем дә бит авылда эшләргә сәләтле түгел - мондый хезмәт аерым караш таләп итә, - диде ул. Дөрес сүзләр.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: