Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фронтовик Ногмановның хәрби юлы

    "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы профкомы рәисе Илдар Шөгаепов Хуҗа ага Ногмановка Мактау грамотасы тапшырды Күптән түгел "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы (элекке СУМР) җитәкчесе Ривал Хисаметдинов, профком рәисе Илдар Шөгаепов Бөек Ватан сугышы ветераны Хуҗа ага Ногмановның өендә булдылар һәм аны 95 яше белән тәбрикләделәр, предприятиене оештыруга, үстерүгә керткән хезмәтләре өчен...

    "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы профкомы рәисе Илдар Шөгаепов Хуҗа ага Ногмановка Мактау грамотасы тапшырды

    Күптән түгел "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы (элекке СУМР) җитәкчесе Ривал Хисаметдинов, профком рәисе Илдар Шөгаепов Бөек Ватан сугышы ветераны Хуҗа ага Ногмановның өендә булдылар һәм аны 95 яше белән тәбрикләделәр, предприятиене оештыруга, үстерүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

    ...Патша армиясендә унҗиде ел хезмәт итеп, Кавказ сугышларын кичеп исән-имин туган авылы Мәлбагышка әйләнеп кайткан Закуан солдат гаиләсендә Хуҗа 1917 елны өченче бала булып дөньяга килә. Шушында үсә, башлангыч белем ала. Укуын алга таба да дәвам итәсе, үзенең дә мөгаллим булып балалар укытасы бик килсә дә, хыялы тормышка ашмый кала аның. Беренче коммуналар, күмәк хуҗалыклар төзелә башлаган утызынчы еллар башы була бу. Заманы өчен шактый укымышлы һәм зиһенле авыл активисты - зур абыйсы Мөҗәһитне яңа оешкан "Нариман" колхозына рәис итеп сайлыйлар. Үсмерлектән егетлеккә кереп баручы Хуҗаны да әкренләп үз чоңгылына суырып ала күмәк хуҗалык. Аны Тымытык МТСына тракторчылар курсына укырга җибәрәләр.

    - 1936 елның кышы иде, - дип искә ала Хуҗа ага ул көннәрне. - Авылдан Тымытыкка кадәр турыдан егерме чакрым. Шул араны көн дә чаңгыда барып-кайтып йөрдем. Спорт белән яшьли дус булуым армиядә дә булышты, фронтта исән калырга ярдәм итте.

    Утыз сигезнең октябренә, Кызыл Армиягә алынганчыга кадәр, керосин, ул булмаганда янган утын газы белән эшли торган газ генераторлы "ЧТЗ" тракторын иярли ул. Хәрби хезмәтне Ерак Көнчыгышта, танкка каршы ата торган аерым дивизион составында уза. Үзләренең полк мәктәбендә укып, хәрби белемен һәм осталыгын күтәрә - сержант дәрәҗәсен ала.

    ...1941 елның декабрь урталарында, немецлар Ленинградны чолгап алган, төп көчләрен Мәскәү юнәлешенә күчергән, ике башкаланың да язмышы хәл ителгән бер вакытта, Баш командование Ерак Көнчыгыш гаскәрләренең бер өлешен фашистларга каршы сугышучы төп көчләргә ярдәмгә җибәрә. Сержант Ногманов хезмәт иткән дивизия, өч эшелонга төялеп, дошман боҗрасында калган Ленинград фронтына юл ала. Шәһәргә үтеп керү өчен чаңгылы кызылармиячеләргә, төн караңгылыгыннан файдаланып, снарядлар, миналар шартлавы, пулялар сызгыруы астында, яшертен төстә дистәләгән чакрым җир узарга туры килә.

    - Йөз чакрымга якын араны таңга кадәр, немец самолетлары очып килгәнче, үтәргә кирәк иде. Бу кадәрле физик авырлыкны чыныккан солдатларның барысы да күтәрә алмады. Шуңа да "янып" үлүчеләр, пуля, снаряд кыйпылчыклары тиюдән һәлак булучыларга караганда, күбрәк тә булгандыр, мөгаен, - ди фронтовик, уфтанып.

    ...Ленинград блокадасы вакытында анда яшәүчеләр, шәһәрне саклаучы хәрбиләр күргән авырлык, ачлык, акылга сыймаслык башка мәхшәрләр турында күп сөйләнде, күп язылды инде. Хезмәттәшләре белән бергә Хуҗа Ногманов та ул газапларны узган, үз башыннан кичергән. Анда күргәннәре, фин хәрбиләре белән булган бәрелешләр, вәхшилек очраклары, ут астында су тулы окопта яту, агач чүбе кушып пешерелгән кара икмәкнең салкыннан шакыраеп каткан, шырпы кабы кадәр генә нормасын, теш сынмасын өчен, култык астында җылытып кимерү эпизодларын сөйләгәндә, үзең дә сизмәстән, тән күзәнәкләре чымырдап китә.

    Позицияләрен тупка тотуның берсендә, мина кыйпылчыклары Ерак Көнчыгыштан бергә килгән, бер орудие расчетында хезмәт иткән Саратов егете Анатолий Лифановның аяк-кулын өзеп ата. Контузия алган, аңын югалткан дустын сугыш кырыннан Хуҗа үз җилкәсендә алып чыга, санитарларга тапшыра. Ләкин авыр яралы хезмәттәшенең хәлен генә беләргә өлгерми кала: берничә көннән ул үзе дә каты яралана. 1943 елның гыйнварында була бу. Алты ай Архангельск шәһәре госпиталендә дәваланганнан соң гына аны, хәрби хезмәткә яраксыз дигән мөһер сугып, армиядән азат итәләр.

    ...Яралы солдатның туган авылына кайтып төшүе үзе бер могҗиза була. Чөнки сержант Хуҗа Ногмановның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында хәбәр алган әтисе Закуан белән әнисе Зифаның төпчек улларын исән-имин күрүләре халәтен күз алдына китерү кыен түгелдер...

    Сугыш елларында мәктәпләрдә хәрби хәзерлек укытучыларының җитмәгән чагы. Хуҗаны, алган яраларының төзәлеп бетүен дә көтеп тормыйча, район хәрби комиссариатына чакыралар. Шулай итеп кичәге фронтовик, яралы кулы төзәлеп җитмәгән килеш, Карамалы җидееллык мәктәбендә хәрби хәзерлек дәресләре бирә башлый.

    Җиңү яуланып, илдә тыныч тормыш башлангач, Хуҗа Ногмановны Кәкре Елга МТСы директоры, Советлар Союзы Герое Александр Казаков үзенә эшкә - тракторлар бригадасын җитәкләргә чакыра. Анда эшләгәндә ул булачак тормыш иптәше Минсафа белән таныша, гаилә кора. 1951 елның көзендә, "Татбурнефть" трестының Азнакай бораулау конторасына хезмәт күрсәтүче механикалаштырылган участок ачылгач, ирле-хатынлы Ногмановлар шунда күчә. 1972 елның маенда лаеклы ялга киткәнче, Хуҗа Закуан улы тракторда эшли, вышка монтажлаучылар төзегән буровойларны күчерүдә катнаша. Әле бүген дә бергә эшләгән, аралашкан хезмәттәшләре - бораулау мастеры Михаил Гринь, вышкалар төзү бригадиры Гәрәй Баһманов, прораб Яхъя Газизуллин, трактор цехы начальнигы Павел Яшинны сагынып искә ала ул.

    ...Хуҗа агага үзенең Ходай биргән озын-озак гомер юлында нинди генә четерекле хәлләргә тарырга, нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгәндер?! Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен биреләсе икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да хуҗасын күп еллардан соң гына эзләп таба. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан аңа беренче дәрәҗәлесе өстәлде. Узган гомереннән, кече кызы Гүзәлия белән кияве Нурислам тәрбиясендәге бүгенге тормышыннан, калган өч кызы кайгыртуыннан, биш оныгы, өч оныкчыгы белән аралашудан, аларның кадер-хөрмәтеннән, гомумән, Тәкъдир язган язмышыннан канәгать Хуҗа ага Ногманов. Тик бергә гомер иткән, бу дөньядан аны иртәрәк калдырып киткән хатыны Минсафасын сагынудан гына сыкрый аның җаны. Андый чакларда яраткан җыры белән генә баса ул күңел ярсуын:

    Килә ява, килә ява,

    Ике болыт бер булып.

    Йөрәгемә кайтып кердең,

    Матур җырулар булып...

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: