Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде

    Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре озата йөрделәр. Районыбызда социаль объектлар төзелеше киң колач белән бара. Узган ел гына...

    Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре озата йөрделәр.

    Районыбызда социаль объектлар төзелеше киң колач белән бара. Узган ел гына да федераль һәм республика программалары, нефтьчеләр ярдәме белән Яңа Юл микрорайонында 50 урынлык балалар бакчасы; 284 тамашачыга исәпләнгән трибуналы, зур спорт чаралары үткәрү өчен уңайлы булган универсаль спорт комплексы; Җиңүнең 70 еллыгы паркы; көнчыгыш микрорайонда 120 урынлык трансформер кино, күргәзмә-бию заллары, иҗади остаханәләре, түгәрәкләр өчен кабинетлары булган ике катлы Мәдәни үзәк; төбәкне өйрәнү музее сафка басты.

    Фәрит Мөхәммәтшин башта Мәдәни үзәктә югары дәүләт бүләкләренә ия булган азнакайлылар белән очрашты. Районыбыз сәнгать осталары күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе биредә республиканың халыклар ассамблеясы филиалын булдыру турында планнары барлыгын әйтте. Районыбызда күпмилләтле халык яши, шуңа күрә азнакайлылар халыклар дуслыгы йортын ачу турында күптән хыялланалар иде һәм хөкүмәт җитәкчесенең бу сүзләре әлеге хыялны чынбарлыкка ашырырга өмет бирде.

    - Азнакай һәрчак үзенең матур эшләре белән сокландырды, бигрәк тә соңгы елларда үсеш ныклы темплар белән бара, бигрәк тә социаль юнәлештә. Районның икътисады да үсүгә таба бара, барлык тармакларда да үзгәрешләр бары уңай якка гына. Моңа кадәр салынган нигез һәм традицияләр югалмаган, алар баеганнан байый гына. Һәр җитәкче район үсешенә үз өлешен кертте. Марсель Шәйдуллин тырышлыгы белән биредә социаль өлкәдә зур эшләр башкарылды, ул безнең өметләрне аклады. Азнакай көннән-көн күзгә күренеп яхшыра, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

    Кунаклар шулай ук туган якны өйрәнү музее һәм «Чатыр-тау Арена" спорт комплексы белән дә таныштылар.

    Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Мәдәният йортында узган район һәм шәһәр Советлары утырышында катнашты.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2016 елга бурычлар хакында доклад белән чыгыш ясады. Ул узган елның катлаулы булуына карамастан, уңышлы тәмамлануын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Азнакай республика районнары арасында социаль-икътисади рейтингта бишенче урында тора. Районның тулаем территориаль продукты 49 млрд сумга якын тәшкил итә, бу аннан алдагы елга караганда 8 процентка артыграк. Авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, ул 2014 ел белән чагыштырганда 112 процентка күбрәк - 2,2 млрд сумлык тулаем продукция алынуын әйтте. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 млрд 550 мең сумлык табыш кергән (үсеш - 115%). Шулай ук мөгезле эре терлекләрнең баш саны, сөт саву һәм ит җитештерү күләмнәре арткан. Узган ел Актүбәдә 3900 савым сыерга һәм 4000 баш терлек симертүгә исәпләнгән мега-ферма ачылу да терлекчелектә уңай чагылыш тапкан. Хәзерге көндә анда 1200 баш сыер, 700 баш үгез асрала. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләрнең баш санын арттыруга игътибар бирелә. 2015 елда аларга бюджеттан 14 млн 600 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Күпләп сыер асраучыларга 44 саву аппараты бүләк ителгән. Бу программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле сыер саву аппаратларын 200 гаилә алган. «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан да авыл халкына ярдәм зур. Мәсәлән, 2015 елда нефтьчеләр 5 млн сумлык техника алып биргәннәр.

    Узган ел районыбызда төзелеш темплары да куанырлык булган. Барлыгы 27 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, план 108 процентка арттырып үтәлгән. Федераль һәм республика программалары буенча 29 күп фатирлы йортта 87,4 млн сумлык, 4 мәктәптә 65 млн сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Шулай ук балалар сырхауханәсенә капиталь ремонт, Бирючевка, Карамалы, Чалпы, Сухояш, Туйкә авылларындагы ФАПларга ремонт үткәрелгән. Тымытыкта ветеринар пункт төзелгән. Узган ел республикадан районыбызга 3 баскетбол-волейбол, 4 тренажер мәйданчыгы төзелешенә 8 млн сумнан артык акча бирелгән.

    2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның буенча Азнакайда, Актүбәдә, Тымытык, Чалпы, Мөслимдә республика ярдәме белән барлыгы 16 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылган.

    Муниципаль район башлыгы чыгышыннан күренгәнчә, юллар төзелешенә республика һәм район бюджетыннан 200 млн сумнан артык акча бирелгән, 78 мең кв.метр мәйданда юллар, ишек аллары, тротуарлар яңартылган. Урам яктырткычларын төзекләндерү программасы буенча 5 млн. сумлык эшләр башкарылган.

    Соңгы елларда Азнакай һәм Актүбә Россия һәм республика бәйгеләрендә гел җиңү яулап килә.

    Инвестицияләр күләме район буенча 9 айда 6 млрд 483 млн сумлык булган, ел азагына 8,5 млрд сумга җитәр дип көтелә. Бу аннан алдагы елга караганда 1 млрд сумга күбрәк. 50 мең тонна ашлыкка исәпләнгән элеватор төзелеше 2016 елның әһәмиятле инвестицион проекты булырга тиеш. Ул 400 млн сумга төшәчәк.

    Докладта район үсешенә кече һәм урта бизнес субъектларының керткән өлеше дә яктыртылды. 2014 елда алардан 244 млн сум салым кергән булса, 2015 елда ул 329 млн сумга җиткән. Районда сәнәгать мәйданчыклары булдырылган. Авыл хуҗалыгында үз эшен ачарга теләүчеләргә «Шанс» кооперативы кредит белән ярдәм итә. 35 фермер аннан файдаланган инде. Дәүләт программаларында 57 кеше катнашып, 54 млн сумлык ярдәм алган.

    Районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,77 процент тәшкил итә. Мәшгульлек үзәгендә 2016 елның 1 гыйнварына 242 кеше исәптә тора. Узган ел 2152 кеше эшкә урнаштырылган, 12 кеше үз эшен ачкан.

    Кызганычка каршы, узган ел демографик хәл куанычлы булмаган. Районда үлүчеләр саны туучыларга караганда 69 кешегә артып киткән.

    Марсель Шәйдуллин 2016 елның истәлекле вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. Безне быел муниципаль районның - 85 еллык, «Азнакайнефть» идарәсе һәм Актүбә бистәсенең 60 еллык юбилейлары көтә. Нефтьчеләр әлеге бәйрәмгә әзерлек кысаларында балалар бакчаларын, мәктәпләрне ремонтлауга 40 млн сум, Актүбә бистәсендә хоккей кортын урнаштыруга 6 млн сум биргән иделәр инде. «Юбилейный» стадионында да реконструкция эшләре бара. Шулай ук Нефтьчеләр, Сөембикә урамнары, мәйданнарны, паркларны, Кара елга буен төзекләндерү һәм яшәешебезне матурлый торган шундый башка эшләр планлаштырылган. Муниципаль район башлыгы һәрдаим ярдәмнәре өчен республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенә тирән рәхмәтен белдерде.

    Утырышта шулай ук Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева, «Азнакайнефть» идарәсенең икътисад буенча начальник урынбасары Владимир Попов, Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев үз тармакларында 2015 елда башкарылган эшләр хакында чыгыш тоттылар.

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай муниципаль районы һәм аның җитәкчесе эшчәнлеген уңай бәяләде. Азнакайның республикада иң яхшы районнар исемлегендә булуын, барлык республика Президенты программаларын уңышлы үтәвен билгеләп үтте һәм алга таба да уңышлар теләде.

    Соңыннан ул бер төркем азнакайлыларга республиканың дәүләт һәм тармак бүләкләрен тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: