Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фитыр сәдакасын күпме бирергә?

    Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булгач, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә тырышырга тиеш....

    Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булгач, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә тырышырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар җилкәсенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, быел бер кешегә фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап 600 сум тәшкил итә. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.

    http://www.nashcheremshan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: