Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фермер Альберт Сәгытдинов үзенең уңыш сере белән уртаклашты

    Елның-елында уңыш бәйрәмендә авыл фидакарьләрен хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быелгы тантанада ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов "Сәгытдинов А.Х" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Сәгытдиновка "Россиянең атказанган фермеры" таныклыгын тапшырды, яңа хезмәт уңышлары теләде. 40 ел авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган Альберт Хаҗи улы чынлап та мондый югары бүләккә...

    Елның-елында уңыш бәйрәмендә авыл фидакарьләрен хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быелгы тантанада ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов "Сәгытдинов А.Х" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Сәгытдиновка "Россиянең атказанган фермеры" таныклыгын тапшырды, яңа хезмәт уңышлары теләде.
    40 ел авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган Альберт Хаҗи улы чынлап та мондый югары бүләккә лаек. Гомере буе ул мал табибы, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, совхоз директоры булып эшләгән. Ә соңгы 10 елда үзенең фермерлык хуҗалыгында. Аның белән очрашып, туган җир, авылларыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшеп алдык.
    - Туган җиргә тамырларың, нәселең белән берегеп калу турында күп уйланам мин, - дип башлады сүзен фермер. - Моның өчен туган җиреңне яшьтән яратырга, хезмәт тәрбиясе алырга кирәк. Мин урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария-медицина академиясендә укып чыктым. Шуннан бирле туган җиремнән аерылганым юк. Гомер исә агымсу кебек. Буыннар эстафетасын лаеклы рәвештә тапшыру, дәвамчыларымны Җир-Анага беркетеп калдыру да минем олы бурычым.
    Дәвамчылары, таянычы, дип Альберт Сәгытдинов үзенең ике улын: Алмас белән Илназны күздә тотып әйтте. Алар кечкенәдән үк фермерлык эшчәнлеген үз җилкәләрендә тоеп үсәләр. Бүгенге көндә алар белгеч, оештыручылар да, техниканың да теләсә кайсын иярли алалар, терлекчелек тармагы, җир мәсьәләләрен дә яхшы үзләштергәннәр. Буыннар чылбыры нык, ул дәвам итә.
    Фермерның уңышлары куанычлы. Бүгенге көндә 910 гектар сөрүлек җирләре, 200 баштан артык мөгезле эре терлекләре бар. Шул ук вакытта умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Алдынгы технологияләрне кулланып, ит, сөт җитештерүне арттыру, игенчелектә гектар көчен күтәрүне төп максат итеп куялар. Фермерлыкны ныклы нигездә алып бару өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр эзлиләр. Соңгы вакытта яңа комбайннар, җир эшкәртү агрегатлары, тракторлар алганнар. Фермаларга район ярдәме белән сөтүткәргеч сузылган, суыткыч куелган. Әнә шулай хезмәтне җиңеләйтүдә заманча шартлар булдыру белән мәшгульләр алар. Моның өчен фермерларга һәрчак ярдәм итәргә генә торган район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтлеләр. Районда фермерлар очрашып, үзара тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Айрат Габдрахманов проблемаларны хәл итүдә һәрчак башлап йөри. Аларның хезмәттә ирешкән уңышларын да Рәсәй күләмендә таныта белә.
    Бүгенге көндә авылларыбызның үсеше, авыл хуҗалыгының киләчәге дә фермерлык хәрәкәтенә бәйле дип фикер йөртә А.Сәгытдинов. Бу, әлбәттә, алга киткән илләрдәгечә, фермерлыкны дәүләткүләм кайгыртуга кайтып кала. Әлеге юнәлештә кайбер матди өстенлекләр булдырылса да, күп түгел әле. 18нче гасыр башында АКШ Президенты булган Томас Джефферсон шул чорда ук: "Кече җир биләүчеләр - дәүләтнең иң кыйммәтле өлеше" дип әйткән. Монда Федор Достоевскийның "Җиргә ия булган кеше шул илнең хуҗасы да. Һәркайда һәм һәр чорда шулай булган" дигән сүзләрен дә өстәсәк, фермерлык хәрәкәтенең нинди зур әһәмияткә ия булуын аңларбыз. Туган авылы, җир язмышы өчен борчылып яшәүче, аның үсеше өчен бар гомерен багышлаган Альберт Сәгытдинов кебек кешеләр күбрәк булса икән ул!
    Ирек Бәдретдинов, журналист

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: