Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фатирыгызны суга батырсалар...

    Бу афәттән берәү дә хали түгел. Шуңа күрә дә чарасын алдан күреп кую - милегеңне иминиятләштерергә яки, күршеңне суга батыра калсаң, гражданлык-хокукый җаваплылык турында алдан кайгыртырга кирәк. Ә инде кичен өегезгә кайтып керүгә юеш түшәм, стеналар, су җәелгән идәнегезне күрсәгез, әлбәттә, иң беренче чиратта Сез күршегезне гаепләргә ашыгасыз. Әмма кабаланырга...

    Бу афәттән берәү дә хали түгел. Шуңа күрә дә чарасын алдан күреп кую - милегеңне иминиятләштерергә яки, күршеңне суга батыра калсаң, гражданлык-хокукый җаваплылык турында алдан кайгыртырга кирәк.
    Ә инде кичен өегезгә кайтып керүгә юеш түшәм, стеналар, су җәелгән идәнегезне күрсәгез, әлбәттә, иң беренче чиратта Сез күршегезне гаепләргә ашыгасыз. Әмма кабаланырга кирәк микән? Бәлки ул гаепле дә түгелдер?..
    Кадыйров та үзеннән өстәге фатирда яшәүче Мәҗитовка карата салкын су белән батырганнан күргән зыянны кайтартуны сорап судка гариза яза. Аның өендәге көнкүреш әйберләренә зыян салына, фатирга ремонт кирәк була... Әмма Мәҗитов матди зыян чыгымнарын түләүдән баш тарта.
    Суд 2012 елның 31 гыйнварында Мәҗитов фатирында салкын су вентиле эштән чыгып, астагы Кадыйровлар фатирын су басуын билгели. Әлеге факт буенча ТСЖның ПТО инженеры һәм Кадыйров катнашында суның Мәҗитов фатирыннан агып төшүе турында акт языла. "Инженерлык челтәре" ҖЧҖ директоры су басу сәбәбе - Мәҗитовлар фатирында контроль вентиль череп, суның стояк аша агып төшүе турында белешмә бирә.
    Мәҗитов бу фактны кире какмый, әмма монда үзенең гаепсез булуын әйтә. 2002 елда ул фатирында торбаларны металлопластикка алыштыра. Салкын су торбасына кран куя. 2008 елда краннан су агып чыгып Кадыйровлар фатирын әзрәк су баса. Чакыру буенча килгән сантехниклар Мәҗитовның ризалыгы белән кранны алыштыра. Ул 2012 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә була.
    РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августында кабул ителгән 491нче карары нигезендә гомуми милек составына йорт эчендәге инженерлык челтәренең кайнар һәм салкын суүткәргеч стояклары, алардан узган беренче сүндерү җиһазына кадәрге өлешләр дә кертелә. Әлеге техник үзенчәлекләрне искә алып, беренче сүндерү җайланмаларының һәм ябу-көйләү краннарының төп милек билгеләренә туры килүе ачыкланды.
    Гариза бирүче Кадыйров судтан үзенә зыян салган Мәҗитовтан зыянны кайтарып алырга мәҗбүр итүне сорады һәм җавап тотучыны (бу очракта ТСЖ) үзгәртү белән килешмәде.
    Эшне дәгъва кысаларында караганнан соң, суд җавап тотучының гаебен тапмады һәм гаризаны канәгатьләндермәде. Югарыда китерелгән норматив актлар нигезендә төп җавап тотучы булып бу очракта ТСЖ санала. Гариза бирүчегә матди зыянны кайтартуны сорап ТСЖга мөрәҗәгать итү кирәклеге аңлатылды.
    Азнакай шәһәр судының матбугат хезмәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: