Азнакаево
  • Рус Тат
  • Эшләгәннең эше бетми

    Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә һәм аларның биләмәләрендә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре халык алдында үзләренең еллык эшчәнлекләренә хисап ясыйлар. Җыелышларның чираттагысы Урсай авыл җирлегендә узды. Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре...

    Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә һәм аларның биләмәләрендә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре халык алдында үзләренең еллык эшчәнлекләренә хисап ясыйлар.
    Җыелышларның чираттагысы Урсай авыл җирлегендә узды. Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Василий Логинов катнашты.
    Урсай авыл җирлегенең еллык эшенә аның башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Ярмиев йомгак ясады. Аннан күренгәнчә, ике авылны - Урсай һәм Мөслимне, берләштергән җирлектә 415 шәхси хуҗалык исәпләнә. Аларда 403 терлек, шул исәптән 190 баш сыер асрала. 17 кешенең йөк машинасы, 19ының төрле маркадагы тракторы бар. Шәхси секторда яшәүчеләрнең тормыш муллыгы дәрәҗәсе турында бер ел эчендә 33 миллион 170 мең сумлык ит җитештерүләре, 2 миллион 730 мең сумлык сөт сатулары да ачык сөйли.
    Биредә дәүләт һәм республика программаларында актив катнашалар, эшмәкәрлекләрен үстерү һәм киңәйтү өчен кирәк кадәр ташламалы кредитлар алалар. Бу өлкәдә муниципаль район җитәкчелегенең һәрьяклы ярдәмен даими тоеп яшиләр. Биш сыер асраучыларга бушлай саву аппараты бирү буенча район программасы да биредә уңышлы эшли.
    Авылларда башлангыч һәм урта мәктәп, һәрберсендә балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушер пункты, кибетләр, мәчет, үзәктә почта бүлеге, саклык кассасы, китапханә эшли.
    Берничә ел инде Урсай җирлегендәге авылларны төзекләндерү, чүп-чардан арындыру, матурлау буенча үзләренең "Гөлбакча" программаларын уңышлы тормышка ашыралар. Бу эштә җирлек администрациясе мәктәп коллективы, балалар бакчасы, мәдәният, медицина хезмәткәрләре активына таяна. Моннан тыш, язын-көзен урамнарны, елга, юл буйларын иске һәм чүп үләннәреннән чистарту, корыган агачларны кисү, яшь үсентеләр утырту эшләре алып барыла, зират биләмәләре җыештырыла. Бу чараларның үтәлешенә җирлек башкарма комитеты каршында эшләүче чисталык комиссиясе һәм мәктәп укучыларыннан торган экология отряды контрольлек итә.
    Авыл халкын эчәр су белән тәэмин итү, төзелеш, ремонт уздыру буенча соңгы ике елда Урсай авылында шактый гына күләмле эшләр башкарылды. 2012 елда Төзүчеләр, Гастелло, Тукай, Киров, Ленин һәм өлешчә Совет урамнарында пластмасс торбалардан су линияләре үткәрелде. Агымдагы елда бу эш тулысынча бетәр дип көтелә.
    Биредә һәр елны урам юллары карала, бозылган урыннары төзәтелә, вак таш яки чуерташ җәелә. Хисап вакытында ике урамга үз көчләре белән яңа юл салганнар, өченчесенең нигезенә көздән таш җәеп калдырганнар. Ике авыл юллары да кышын кардан даими чистартыла, урам утлары карала. Бу һәм башка эшләрдә авыл җирлегенең төп таянычы булып элеккеге "Урсай" җәмгыятен алыштырган "Кәримов КФХсы" тора.
    Җирлектә 251 пенсионер бар. Алар муниципаль берәмлек башкарма комитеты, авыл биләмәсендә агросәнәгать эшчәнлеге алып баручы КФХ җитәкчесе Фәнүс Кәримов һәм дистә еллар буена биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, бүген инде игенчелек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Равил Бакировның даими ярдәмен тоеп яши. Фермер һәм эшмәкәр иганәчеләрнең соңгы 12 ел дәвамында эре мал чалдырып, өлкәннәргә аш табыны әзерләтүе, көзге уңыштан бушлай икмәк таратуы күптән инде гүзәл традициягә әйләнгән.
    Халык алдындагы чыгышында КФХ җитәкчесе Фәнүс Кәримов үзе җитәкләгән хуҗалыкның еллык эшен тирәнтен анализлады. Узган җәйдә игенчелектә бөртеклеләрнең кузаклыларның һәр гектарыннан уртача 27 центнер уңыш җыйганнар. Район башлыгы ярдәме белән игенчелек техникалары сатып алганнар. Фәнүс Рәис улы эшләгән бер ел эчендә терлекчелек тә сизелеп алга киткән. Малларның саны икеләтә арткан. Тәүлеклек сөтләре дә узган елдагыдан 2 тоннага күбрәк. Өстәвенә, савым сыерларны алга таба 600 башка җиткерергә уйлыйлар. Моңа кадәр яшь бозаулар үлеме буенча районда "даны" чыккан хуҗалыкта бу күңелсез күренеш тамырдан бетерелгән.
    - Әмма хезмәт кагыйдәләрен бозу, иген басуын шәхси хуҗалык малларыннан таптату, урлашу очраклары күзәтелә әле, - диде фермер. - Алга таба халык белән уртак тел табарбыз, әлеге җитешсезлекләрне бетерербез, дип ышанам.
    Үзенең пайчылары алдында танылган игенче Равил Бакиров та хисап тотты. Аның ширкәтендә бүген 10 кеше эшли. Сезонына карап, аларның саны 50дән дә артып китә икән. Пайчыларга тиешле икмәк, кирәк кадәр печән-салам вакытында бирелгән.
    Җыелышка Марсель Шәйдуллин йомгак ясады һәм урсайлыларның эшен уңай яктан билгеләп үтте, районның еллык социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Район башлыгы аерым ветераннарны медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде, ике гаиләгә сыер саву аппараты тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримовны "РФның атказанган фермеры" исеме бирелү белән тәбрикләде.
    Василий Логинов утырышка килүчеләрне Азнакай районының республикада тоткан мактаулы урыны, ТР Дәүләт Советы депутатларының эшчәнлеге белән таныштырды.
    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: