Азнакаево
  • Рус Тат
  • Эшкуарларыбыз Азнакай икътисадын үстерүдә зур роль уйный

    Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре дә җитештерүне арттыру, аның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребезгә шартлар тудыру, "салым каникуллары" һәм башкалар турында ныграк уйлый башладылар. Бигрәк тә бүгенге икътисади катлаулы чорда җитештерү чыннан да зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов та муниципалитетлар алдына урта һәм кече эшмәкәрлекне актив үстерү бурычын куя. Азнакай...

    Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре дә җитештерүне арттыру, аның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребезгә шартлар тудыру, "салым каникуллары" һәм башкалар турында ныграк уйлый башладылар. Бигрәк тә бүгенге икътисади катлаулы чорда җитештерү чыннан да зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов та муниципалитетлар алдына урта һәм кече эшмәкәрлекне актив үстерү бурычын куя. Азнакай районында урта һәм кече эшмәкәрлек өчен шартлар, җирлек бармы? Гомумән бу өлкә турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгының эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.

    - Эшмәкәрлек эшчәнлеге үсешенә безнең Азнакай районында һәрчак зур игътибар бирелә. Бездә эшмәкәрлек өчен җирлек киң һәм ул кызу темплар белән үсеш ала. Эшкуарларыбыз районыбыз икътисадын үстерүдә зур роль уйный. Кече бизнес субъектларыннан узган ел барлык төр бюджетларга 328 млн сумга якын акча кергән. Бу барлык керемнәрнең 24 прцентын тәшкил итә. 2014 елда эшмәкәрлек тармаганда 350 дән артык яңа эш урыннары булдырылган.

    - Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы?

    - Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә бик күп ярдәм программалары гамәлдә. Эшмәкәрләребез әлеге чаралардан актив файдаланалар. Мәсәлән, урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан оештырылган "Лизинг - Грант" бәйгесендә төрле юнәлешләрдә эшләүче 13 эшмәкәребез катнашып, җиңү яулап 18 млн 350 мең сумлык җиһазлар алды. Шулай ук "Үз эшен яңа башлаучы фермер" номинациясендә дә республика күләмендә җиңү яулаган 67 эшмәкәрнең бишесе - азнакайлылар. Алар 6 млн. 450 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булды. "Гаилә фермасы" программасы буенча документларын тапшырган 6 фермер бәйгедә җиңеп, барлыгы 17 млн 100 мең сум акча җәлеп итте.

    Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша үз эшен яңа башлап җибәрүче 20 эшмәкәребез 2 млн 350 мең сумлык ярдәмгә ия булды.

    Шулай итеп, без узган елда РФ һәм ТР бюджетыннан эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан төрле программалар буенча 50 млн сумнан артык финанс ярдәмен җәлеп иттек. Бу, әлбәттә, эшмәкәрләребезнең тырышлыгы, активлыгы һәм шул ук вакытта районыбыз җитәкчеләренең әлеге тармакка ныклы ярдәме нәтиҗәсе дә. Республика һәм федераль программаларда катнашырга теләүчеләргә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Әлеге максатта эшмәкәрләр берлеге, фермерлар ассоциациясе эшләп килә.

    Моннан кала безнең үз җирлегебездә эшләп килүче, депутатларыбыз тарафыннан кабул ителгән программалар бар. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә 31 гаилә фермасы бар. Узган ел гына янә 7 гаилә фермасы оешты. Район Советы карары нигезендә 4-5 баш савым сыеры булган хуҗалыкларга бушлай савым аппаратлары тапшырыла, авылда төпләнгән һәр яшь гаиләгә бозаулар бирелә.

    "Шанс" авыл хуҗалыгы кредит-кулланучылар кооперативы уңышлы гына эшли башлады. "Шанс" аша 46 фермерга кредитлар алырга ярдәм иттек.

    - Беркемгә дә сер түгел, элек эшмәкәрләр күбрәк кайдан да булса алып кайткан әзер товарны сату, яки сәүдә белән шөгыльләнә иде. Хәзер җитештерү белән ныграк игътибар бирәләр дип уйлыйм.

    - Районда эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында менә инде дүртенче сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Мәсәлән, "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгы беренчеләрдән булып аккредитация узды, анда 200 дән артык эш урыны булдырылган. Хәзер эшмәкәрләребез продукция җитештереп кенә калмыйча, аны кулланучыга сатуның да әһәмиятен аңлады. Керемнең күпчелек өлеше эшкәртүче, сатучылар кесәсенә кермәсен өчен үзең үстереп, эшкәртеп, үзең үк сату күпкә отышлырак бит.

    - Эшмәкәрләр тырышып эшләп кенә калмый. Күңелле ял да итә белә.

    - 1998 елда азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып "Ел эшмәкәре" бәйгесен башлап җибәрде. Әлеге матур традицияне югалтмыйча дәвам итәбез. Йомгак ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасын зур бәйрәм итеп уздырабыз. Эшмәкәрләр бергә җыелып үзара фикер алыша, аралаша, ял итә.

    - Киләчәккә дә күз салыйк әле

    - Азнакай бик матур урынга урнашкан. Биредә туризм, спорт өлкәсендә эшчәнлек өчен шартлар күп. Менә Туйкә авылында мини-зоопарк төзелеп килә. Биредә пони, экзотик кошлар... бар. Шәхси эшмәкәр Мирсәлим Гатауллин да спорт-туристлык комплексын киңәйтә бара. Районда кошчылык, чәй җитештерү фабрикаларын ачу турында да уңышлы сөйләшүләр алып барыла. Кыскасы, Азнакайда эшмәкәрлек өчен җирлек киң. Тәвәккәл, инициативалы, тырыш кешеләр һәрчак кирәк ул.

    Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: