Азнакаево
  • Рус Тат
  • Энергия саклау – шәм яктысында уку түгел

    Азнакай җылылык челтәре предприятиесе яңа алым кулланып ел саен 5 миллион экономия алырга ниятли Соңгы вакытта, ни гаҗәп, бөтен кеше сакчыллык, экономияләү турында сөйли башлады. Әнә кулын юганда гына да бидрә-бидрә су агызырга күнеккән тормыш иптәшем дә көннәрнең берендә ванна бүлмәсенә кул югыч алып кайтып куярга кирәк, су азрак агар...

    Азнакай җылылык челтәре предприятиесе яңа алым кулланып ел саен 5 миллион экономия алырга ниятли

    Соңгы вакытта, ни гаҗәп, бөтен кеше сакчыллык, экономияләү турында сөйли башлады. Әнә кулын юганда гына да бидрә-бидрә су агызырга күнеккән тормыш иптәшем дә көннәрнең берендә ванна бүлмәсенә кул югыч алып кайтып куярга кирәк, су азрак агар иде дип шаккатырды. Айлык күпме су аккканын, аның өчен күпме акча түләгәнне белмәгән кешенең авызыннан мондый сүз көтмәгән идек, әлбәттә.

    Гомумән, безнең илдә су кадерен белү дигән әйбер бар микән? Юктыр! Әнә кайбер чит илләрдә кыйммәт булганы өчен генә түгел, ә суның кадерен белүдән экономиялиләр. Ә без, түтәлләргә су сибә башласак, күлләр ясап бетерәбез, шланглардан сиптерә-сиптерә машина юабыз!..

    Суны әз генә түксәң дә кечкенә вакытта әби безгә гел "Әрәмгә агызган су өчен "теге дөньяда" җавап бирергә туры киләчәк", - дип әйтә торган иде...

    Соңгы берничә елда Россиядә энергия ресурсларын куллануны киметү буенча актив сәясәт алып барыла. Җиде ел элек "Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында" закон да кабул ителгән иде. Бераз вакыттан бу юнәлештә дәүләт программасы гамәлгә керде. Аның нигезендә 2020 елга кадәр тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 40 процентка кадәр киметү күздә тотыла.

    Гомумән, сакчыллык - заман таләбе дә бит әле ул, чөнки коммуналь хезмәт өчен тарифлар әледән-әле артып тора.

    Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча 2010-2015 елларга һәм перспективада 2020 елга кадәр исәпләнгән республика программасы кысаларында районда да муниципаль программа кабул ителгән иде һәм бу юнәлештә бүген нәтиҗәле эш алып барыла.

    Райондагы барлык оешма-учреждение, предприятиеләр дә әлеге программага нигезләнеп эшли. Мәсәлән, энергия ресурсларын саклау буенча Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе тарафыннан берничә миллионнан артык экономия ясалган.

    - Газ куллану күләмен киметү өчен үзәк котельняда ике котелга капиталь ремонт ясадык, ике пар котелы су белән җылыту режимына күчерелде, - ди Азат Мирмиев башкарылган эшләр белән таныштырып. - Җылылык челтәрләрендә җылылык энергиясе югалтуны киметү өчен Азнакайда - 2 мең, Актүбәдә 1200 метр линия алыштырылды. Бу 670 мең экономия дигән сүз. Шәһәрнең Солтангалиев урамындагы җир өстеннән узучы 530 миллиметрлы 1 километр 200 метр җылылык челтәрләре торба үткәргечләре пенополимерминераль һәм полиуретан изолициялеләргә алыштырылып, каналсыз челтәргә күчерелде.

    Әнә шулай итеп, җылылыкның һавага очуына да нокта куелган.

    Торба үткәргечләрне алыштыру бәрабәренә предприятие җәмгысе 820 мең сум акчаны янга калдырган.

    Әле ул гына түгел, шәһәрнең үзәк котельнясына табигый газны һава белән аралаштыру өчен блоклы автоматлаштырылган система куелган. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге установка - тәҗрибә рәвешендә эшли һәм ул Россиядә әле бары тик бездә генә бар. Система нигезендә газ куллануны 6-7 процентка киметергә уйлыйлар. Ә бу ел саен 5 миллион экономия алу дигән сүз!

    Предприятие алынган темптан агымдагы елда да тайпылмаска исәпли. Җитәкче белдерүенчә, быел энергия ресурсларын саклау программасы буенча шәһәрдә башкарылачак чаралар планы инде расланган.

    Уйлап карасаң, шәһәрдә дә, авылда да тормыш-көнкүрешебез торак-коммуналь хезмәтләргә нык бәйле. Газдан, электр энергиясеннән, судан, җылылыктан файдаланабыз. Әле бит бу хезмәтләр өчен түләргә дә кирәк.

    - Экономияле дигәч, бөтен лампочкаларны да энергия саклаучы яктырткычларга алмаштырган идек, файдасы бар кебек. Кирәкмәгән җирдә, буш бүлмәдә ут яндырмаска тырышабыз. Суны күп агызмыйбыз. Барлык чыгымнар да үзебезнең үк кесәгә суга, ләбаса, Аннан дин дә сакчыл булырга өйрәтә бит, - ди туганыбыз Сания апа. - Мөселман әхлагы күзлегеннән караганда, исраф, ягъни эшкә яраклы һәммә нәрсәне, ризыкны, суны әрәм итү зур гөнаһ санала.

    Энергия саклау һәм энергонәтиҗәлелек программасы буенча шәһәрдә дә узган ел Гурьянов, Солтангалиев, Сөембикә, Баһаветдинов урамнарына һәрберсе 8,8 кВт егәрлектәге 142 данә диодлы яктырткыч куелган.

    - Алыштырганга кадәр булган дроссель-терекөмешле лампаларның (ДРЛ) егәрлеге 27,5 кВт булуын исәпкә алсак, электр энергиясен янга калдыру өч тапкырга, ягъни 200 мең киловаттка кимеде ди, - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. - Республика программасы нигезендә районда тагын 366 лампа алыштыралачак, аларның 165 - шәһәрдә.

    Бүген урамнардагы лампалар да автоматлаштырылган диспетчерлык системасы нигезендә кабына. Элек бу эш кул хезмәте таләп иткән. "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" җитәкчесе директоры Валерий Тимиряев сүзләренә караганда, кояшның ничә сәгатьтә чыгуына, батуына нигезләнеп, предприятиедә айлык график төзелә. Мәсәлән, кыш айларында шәһәр урамнарындагы баганаларда ут 16.00 сәгатьтә кабына, яктыра башлагач, 7.00 сәгатьтә ул автомат рәвештә сүнә.

    Торак-коммуналь хуҗалыгында да сакчыллык уңай нәтиҗәләргә китерә.

    - Барлык идарә итүче компанияләр дә торак йортларда энергия ресурсларын саклауга зур игътибар бүлә. Бүгенге көндә барлык йортларда да электр энергиясен исәпләүче счетчиклар бар. Гомумйорт исәпләгечләре кую мөмкинлеге булган һәр йорт җылылык, суык һәм кайнар су исәпләгечләре белән тәэмин ителгән. Күпфатирлы йортларда капиталь яки агымдагы ремонт эшләре алып барганда да энергия ресрусларын саклауны күздә тотабыз, - ди торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов. - Фасадларны тышлау, түбәләрне ремонтлау, подъездларга пластик тәрәзәләр кую - боларның барсы да сакчыллык гамәлләре.

    Әнә шулай, программа нигезендә районда бик күп чаралар тормышка ашырылган, әмма бу әле эшнең агазы түгел: энергия ресурсларын куллануны киметү буенча җирлегебездә агымдагы елда тагын бик күп эшләр планлаштырылган. Һәр нәрсәне аек акыл белән исәпләп, исраф итми генә тотсаң, һәр җирдә, һәр нәрсәдә әллә никадәр экономия ясарга мөмкин, әлбәттә. Тамчыдан күл җыела дип өлкәннәр бик дөрес әйтә шул.

    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: