Азнакаево
  • Рус Тат
  • Элемтәче Галиев алгы сызыкта йөргән

    Әгерҗе авылында инде ир-атлар шактый кимеп барса да, аны колхозга бик кирәкле, дип фронтка җибәрүдән һаман да кичектереп торган булалар. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт кызы белән хатынын ялгыз калдыру 45 яшьлек иргә бик җиңел булмагандыр, әмма инде авылдан Гайшә кебек батыр йөрәкле кызлар да китә башлагач, аның да җаны үрсәләнә, тынгы...

    Әгерҗе авылында инде ир-атлар шактый кимеп барса да, аны колхозга бик кирәкле, дип фронтка җибәрүдән һаман да кичектереп торган булалар. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт кызы белән хатынын ялгыз калдыру 45 яшьлек иргә бик җиңел булмагандыр, әмма инде авылдан Гайшә кебек батыр йөрәкле кызлар да китә башлагач, аның да җаны үрсәләнә, тынгы тапмый башлый.

    Хәрби комиссариат әүвәл аны кыска сроклы телефончылар курсында укыта, моңа, әлбәттә, укый-яза белүе, русчаны су кебек эчүе дә этәргеч булгандыр. Ә инде аннан соң сугышка китә. Без, балалары, әлегәчә кадерләп, әтиебезнең гомерлек ядкаре итеп саклаган кызылармияче кенәгәсендә хезмәт итү урыны аерым батальонның УКН № 01/Н гвардия укчы корпусы дип язылган. Хәрби ант кабул иткәч, әтиебезне 7нче укчы корпуска билгелиләр. Ул яңача артиллерия комплексы белән алгы позиция, ягъни артиллерия уты җибәрүчеләр арасында элемтә тотарга тиеш була. Аның карамагына кешеләр, телефон станциясен йөртү өчен җигүле ат бирелә. Әлегәчә атында Казан белән Әгерҗе арасын таптаган Галимгә фронтта да бу "белгечлеге" бик тә ярап куя. Ә сугыш кызганнан-кыза бара. Безнең гаскәрләр инде Сталинградка таба чигенә. Өйгә хат язарга да вакыты юк, элемтә сузудан тыш, атны, солдатларны да туендыру мәсьәләсен хәл итәсе... Алгы сызыкта тамак туйдыру көйләнмәгән, кайдан, нәрсә юнәтәсең - шул, кайчагында атка дигән солы белән дә бүлешергә туры килә. Аны җайланма ясап тарттырып, оныннан көлчә дә пешерә. Хәлдән чыгу юлын тапкан осталыгы өчен рота командиры мактап бетерә алмый үзен.

    Смоленск янында барган сугышларның берсендә станция салынган арба янәшәсендә генә снаряд шартлап, бәрү дулкыны аны шактый читкә ыргыта. Көч-хәл белән торып ат янына килсә, бахыркайның эчәкләре тышка чыккан, янбашында тимер кыйпылчыклардан тирән җәрәхәт ясалган. Күзләрен мөлдерәтеп хуҗасына карап ярдәм сорый... Үзләренә тугры хезмәт иткән малкайның инде киредән аякка баса алмаячагын аңлаган әтиебез билбавындагы пычагын алып, атны газаплардан аралый...

    Аңа бәрелешләр вакытында яралы солдатларга да ярдәм итәргә, аларны госпитальгә илтергә туры килә. Берчак шулай Әгерҗе районыннан булган якташы белән очрашу вакыйгасын бик җентекләп сөйләгәне истә калган.

    Каты сугышлар тынып торган арада тирән йокыга талып алган солдатлар төшенә туып-үскән җирләре, өйдә калган якыннары керә. Гыйльменуры белән никах укытканнан соң Мәнәвез елгасы буе хозурында йөрүләре турында төш күреп яткан Габделгалим телефон тавышыннан уянып китә. Полк командиры артиллерия марш-бросогына әзер торырга куша. Караңгы гыйнвар төнен ярып төньяк-көнбатыш юнәлешендә хәрәкәт итәләр. Колоннада элемтәчеләр тачанкасы да алдагылар таптаган кардан җай гына алга бара. Ленинградка җитәрәк, аларның корпусы урман буена билгеләнгән урынга урнаша. 900 көн буена боҗрада барган каты сугышларның эзе һәр тарафта ярылып ята, хәтта кар да түшәлә алмаган. Әмма немецлар өр-яңадан һөҗүм башламакчы. Дошман әллә ни озак көттерми. Февральнең буранлы бер көнендә атакага күтәреләләр. Безнең якта танклар каршы торырлык санда түгел, аларның батальон командиры телефоннан Габделгалимнән командирларын таптыра, әмма тегесе, һәрвакыттагыча, урынында булмый. Югалып калмый, гаубица расчетларына координатларны әйтеп ут ачарга элемтәче үзе әмер бирә. Артиллерия канонадасыннан җир селкенә, гарасат куба. Дулкынланудан Габделгалим бермәл югалып кала, аны әлеге дә баягы телефон тавышы аңына китерә. Укчылар командиры снарядларның нәкъ тиешле урынга төшүен әйтеп, рәхмәт белдерә, дошман тылына таба тагын бер залп бирүләрен сорый. Гитлерчыларның контрһөҗүме шулай итеп барып чыкмый. 1944 елның мартына Ленинград икенче тапкырга чолганышта калу куркынычыннан азат ителә. Элемтәче Галим Галиевнең бу бәрелешләрдә күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән бәяләнә. Зур строй алдында, тантаналы шартларда тапшырылган бүләген кулъяулыгына төреп, күкрәк кесәсенә салып куя ул. Соңрак орден янына "Хәрби хезмәтләр өчен" медале дә өстәлә.

    Элемтә аша фронттагы яңалыкларны белеп торган Галим алар хакында башкаларга да даими җиткереп тора. Аларга станцияне йөрткән атларны да шактый алыштырырга туры килә. Сафтан чыкканнарын алыштыру өчен яңаларын алырга килгән саен йөрәге кысылып куя: бахыркайларны үз куллары белән үлемгә алып китә бит. Атларны билгеләү пунктында шулай ат караучыларның берсе белән сөйләшеп китәләр. Тегесе күз карасыдай саклаган бер атны күрсәтеп, хуҗасының командир Фатыйх Булатов булуын әйтә. Якташы исемен ишетеп, Галим имәнеп китә. Ул хәзер инде аның генерал дәрәҗәсенә җиткәнен, Белоруссия фронтында булуын белгән була, бу хакта Булатовның атын тәрбияләүчегә дә сөйли.

    Җиңү яулап, әтиебез туган авылы Әгерҗегә 1945 елның 25 июнендә кайтып төшә. Тыныч тормышта аны зур мәшәкатьләр көтә: нигез искергән, ихатаны яңартасы, балаларны аякка бастырасы... Сәламәтлеге дә мактанырлык булмый. Ә яшәргә кирәк.

    1946 елда гаиләдә бердәнбер малай булып мин туганмын. Ләкин әти канаты астында балачак бәхете генә озакка тәтемәде. Миңа 13 яшь тулганда ул бакыйлыкка күчте. Аның якты истәлеген 11 оныгы, 23 оныкчыгы күңелендә яшәтә алсам, мин үземне бик бәхетле санар идем...

    Фоат Галиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: