Азнакаево
  • Рус Тат
  • Елан чагуда кеше үзе гаепле

    Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән. Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч...

    Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән.

    Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч йок­лый ала, ул районнарда кара елан бөтенләй очрамый икән.

    - Елан чагу очраклары күп булу алар артты дигән сүз түгел. Быел җиләк тиз өлгерде. Халык урманга нәкъ менә «елан туе» вакытына йөри башлады. Бу вакытта алар бик агрессив була. Болыннарда печән чабылмау да еланнарга уңайлы мохит тудыра. Ләкин бернинди очракта да кара елан кешегә үзе беренче булып ташланмый. Чагу аның куркуыннан барлыкка килгән рефлекс кына, - диде Алексей Павлов.
    Бакчачылар да, соңгы вакытта еланнар күбәйде, дип зарлана. Алексей, моңа кешеләр үзләре гаепле, ди. Бакча тоткан, шәхси йортлары белән торган кешеләр әйләнә-тирәне пычрата, сала тирәсендә зур чүплек өемнәре калдыра, менә бу урыннар еланнарның яраткан җире инде. Биредә тычкан, күсе ияләшә, ә еланнар ризык эзләп килә икән. Йорт тирәсендә үскән зур үләннәр дә елан өчен уңайлы. Шуңа күрә өй янында, тирә-якта үскән чүп үләннәрен чабып торырга кирәк. Урманга барганда тезгә кадәр итек, калын тукымадан чалбар кияргә, үләнне капшар өчен озын таяк алырга кирәк.
    Елан күбрәк аяк һәм кулларны чага икән. Бу очракта дөрес беренче ярдәм күрсәтсәң, елан агуы тормыш өчен куркыныч түгел.

    - Кешеләр күбрәк елан чакканнан түгел, ә дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгәнлектән айлар буе хас­таханәдә ята. Җәрәхәткә берничек тә салкын әйбер куярга, жгут салырга ярамый. Даруханәләрдә «Антигадюка» дигән сүл (сыворотка) сатыла. Ләкин без аны кулланырга тырышмыйбыз. Аның организмга тәэсире көчле, аллергия бирергә мөмкин. Елан чагуы бөергә начар тәэсир итә, - диде Казан шәһәре 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге табибы Алия Насыйбуллина.

    Алексей Павловны исә елан сигез тапкыр чаккан. Ул бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән.
    - Елан чагуның беренчел билгеләре агулангандагы кебек була: күңел болгана, эч китә, 30-40 минут дәвамында суларга авыр була, чаккан җир бик каты авырта. Бу билгеләр 7-8 сәгать дәвам итә. Ә менә еланның икенче-­өченче чагуы җиңелрәк бирелә. Организмда елан агуына ияләшә торган биоантитәнчекләр бар. Елан чакканнан соң аллергия­дән укол кадатам, - ди Алексей.
    Кара елан агуы зәһәр булса да, аны медицинада, дарулар ясар өчен дә кулланалар. Аннан кан куерту, онкологик авыруларга каршы, иммунитетны ныгыту, нерв җепселләрен үстерү өчен дарулар ясыйлар. «Випросал» мазе тулысынча кара елан агуыннан ясалган. Кара елан Кызыл китапка да кертелгән, аны үтерергә ярамый. Шуңа карамастан, ай саен 15-20 елан юк ителә.

    Елан чакса нишләргә?

    Кешене горизонталь рәвештә яткырырга, чаккан урынны селкетмәскә;

    «Новокаин» кадарга (3-4 тапкыр);

    Чаккан урын шешә башласа, «Димедрол» һәм «Кордиамид» уколлары кадарга;

    Күп итеп су эчәргә (кан куермасын өчен);

    Еланның агуын авыз белән суырып алган очракта, агуның 50-60 проценты чыга. Ләкин авыз куышлыгында яра, кариес булган очракта болай эшләргә ярамый.

    http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: