Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Ел укытучысы- 2016» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

    Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларның эш тәҗрибәләрен тарату, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатларында «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелә. Аның муниципаль этабында районыбыздан 16 укытучы катнашты. Беренче турда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында алар ачык дәрес күрсәттеләр. Аннан мәгълүмати-методик бүлектә мастер-класс узды. «Ел укытучысы-2016» бәйгесендә беренче урынга Урманай мәктәбеннән Эльвира Ихсанова...

    Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларның эш тәҗрибәләрен тарату, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатларында «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелә. Аның муниципаль этабында районыбыздан 16 укытучы катнашты. Беренче турда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында алар ачык дәрес күрсәттеләр. Аннан мәгълүмати-методик бүлектә мастер-класс узды. «Ел укытучысы-2016» бәйгесендә беренче урынга Урманай мәктәбеннән Эльвира Ихсанова лаек булды. Аның белән бергә икенче урынны яулаган 6 нчы мәктәп укытучысы Фиалка Солтангирова һәм «Педагогик дебют» номинациясендә беренчелекне алган 4 нче лицей укытучысы Рөстәм Сәитов Азнакай данын зона этабында яклаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: