Реклама
Республикабызда ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” бәйгесе старт алды.
Ул Татарстан Президенты ярдәмендә үткәрелә. Бәйгене оештыручы – “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешма. Чараның максаты: төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән хатын-кызларны барлау, җирлекләрдә аларны иҗтимагый тормышка тагын да ныграк тарту, хатын-кызның тормышта тоткан ролен күтәрү, гаиләләрне ныгыту, әхлакый-рухи кыйммәтләрне ныгыту һәм яңарту, гүзәл затлар тарафыннан ир-егетләрнең республика үсешендәге һәм яшь буын тәрбияләүдә керткән өлешләрен тану һ.б.
Районның оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар да үзләрендә иң-иңнәр дип табылган лидерлар, җәмәгатьчелек активистларын бәйгедә катнашуга тәкъдим итәләр.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз