Азнакаево
  • Рус Тат
  • Һәр тармак заманча яңарышта

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның 13 мартта Азнакай район Советы утырышында ясаган «2012 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елга бурычлар турында»гы отчет чыгышыннан. Ел вакыйгаларга бай булды Узган ел районнның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләме артуга, халыкның яшәү шартларын, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны...

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның 13 мартта Азнакай район Советы утырышында ясаган «2012 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елга бурычлар турында»гы отчет чыгышыннан.

    Ел вакыйгаларга бай булды
    Узган ел районнның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләме артуга, халыкның яшәү шартларын, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны уңышлы тормышка ашыру белән билгеләп үтелде. Уңай факторлар арасыннан авыл хуҗалыгы җитештерүенең алга китешен, халыкның хезмәт хакы һәм кереме үсешен, кече бизнес һәм куллану базары күрсәткечләренең, предприятиеләрдә продукция җитештерүнең артуын, инвестиция активлыгын күрсәтергә була. Соңгы елларда беренче тапкыр буларак, районда яшәүчеләрнең 47 кешегә табигый артуы күзәтелде.
    Ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Шул исәптән, Азнакайга нигез салынуның 250, Азнакай эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелүнең 25 еллыгы билгеләп үтелде.
    Совет, район башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлектә торып, үзенең эшчәнлеген муниципаль берәмлекне комплекслы үстерү, аның биләмәсендә закончалылыкны һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклауга юнәлтте.
    Хокукый активлык үсә
    Узган ел муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар узды. Алар республикада һәм районда барган уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә халыкның югары сәяси активлыгы үсешен күрсәтте: 13 округның 12сендә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре җиңеп чыкты. Район һәм шәһәр Советлары депутатлары үзләренең эшчәнлекләрендә сайлаучылар белән эшләүнең шәхси кабул итү, гражданнар җыенында катнашу, гариза һәм мөрәҗәгатьләр буенча эш, аз керемлеләргә һәм ветераннарга адреслы ярдәм кебек төрле форма һәм методларын файдаланалар.
    Соңгы елларда гражданнар үзләренең хокукларын тормышка ашыру буенча актив эшли. Аларның мөрәҗәгатьләре кимеми генә түгел, яңадан-яңа төсмер ала бара. Әйтик, узган елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр район Советына телдән һәм язмача 1277 мөрәҗәгать керде. 2011 ел белән чагыштырганда бу 238 процент дигән сүз. Аларның 660ына уңай карар чыгарылды, 468енә - чара күрелде, 317се урыннарга чыгып хәл ителде.
    Коррупциягә каршы көрәш
    Бүгенге көннең иң җитди һәм көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе булып җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш алып бару тора. Бу юнәлештә бездә экспертлардан торган эшче төркеме эшли. Алар муниципаль берәмлекләр өлеше 50 проценттан арткан структур подразделениеләрдә, шул исәптән акционерлык җәмгыятьләрендә, ТСЖларда, йортлар белән идарә итү компанияләрендә тикшерүләр уздыралар.
    Хезмәт вазифасы белән бәйле хокук бозуларны, коррупция куркынычы булган сфераларда законсыз эшләрне кисәтү буенча Азнакай шәһәр прокуратурасы актив эш алып бара. Бу, беренче чиратта, муниципаль хезмәт, җир кодексы, гражданнар мөрәҗәгате һәм муниципаль заказ урнаштыру турындагы закончалылыкны саклауга кагыла.
    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда коррупция күренешләрен булдырмау буенча республика районнары арасында беренчеләрдән булып төзелгән күп функцияле үзәк тә зур роль уйный. Хисап елында МФЦ хезмәтләреннән районның ун меңнән артык кешесе файдаланган.
    2012 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар арасындагы арадашлык, гариза бирүченең катнашыннан башка, электрон формада эшләнә башлады.
    Бюджет
    Бөтен социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бюджет кереме гарантияли. Хисап елында район казнасына 617 млн. 616 мең сум салым акчасы керде. 2011 ел белән чагыштырганда бу 283 млн. 484 мең сумга күбрәк. Берләштерелгән бюджетка 1 млрд. 111 млн. сум акча җыелды, план 104 процентка үтәлде. Үзебезнең керемнәр 668 млн. сум булды. Үтәлеш - 106,5%. Субвенция, субсидия һәм дотация рәвешендә 443млн. сум акча керде.
    Җирле бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү механизмнарының берсе - муниципаль заказ. Хисап елында 355 млн. сумнан артык акчага муниципаль контрактлар төзелде. Сатулар уздырудан 24 млн. сумнан артык акча экономияләнде. Ул акчалар тармакларда калды һәм матди-техник базаларны яхшыртуга, кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде.
    Районның икътисади иминлегендә сәнәгать җитештерүе күләме, аның икътисади үсеше төп роль уйный. Якынча күрсәткечләр буенча гомуми продукт алу, 2011 ел белән чагыштырганда, 5 процентка арткан һәм 43 млрд. сумнан күбрәк тәшкил итә.
    Сәнәгать
    Сәнәгать предприятиеләре җитештергән һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 11 млрд.810 млн. сумлык (аннан алдагы елдан 5%ка күбрәк) булды. Җитештерү индексы - 101,8%.
    Шәһәрнең төп предприятиесе булган "Азнакайнефть" идарәсе 3 млн. 490 мең тонна нефть чыгарды. Шуның 82 мең тоннасы планга өстәмә рәвештә табылды. 40 яңа скважина сафка басты. 3 млрд. сумнан артык инвестиция программасы үзләштерелде. Нефть җитештерүдән тыш, коллектив социаль объектлар - "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" сәламәтләндерү базаларын, спорт-сәламәтләндерү комплексын, атлы спорт мәктәбен һ.б. карап тота.
    "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ коллективы узган ел 1315 (2011 елдагыдан 366га күбрәк) скважина ремонтлады һәм заказчыларга тапшырды. Азнакай бораулау эшләре предприятиесе 189 мең метр тау токымы бораулады, планын 101% үтәде. "Азнакайнефть" идарәсе өчен паший горизонтының "а" катламына бер скважина төзеде.
    "Азнакай "Нефтемаш" заводы" миллиард сумнан артык продукция чыгарды. Биредә эшләнә торган модульле объектлар - янгын депосы, стоматология кабинеты, ФАПлар заказчыларда зур кызыксыну уята. 2012 елда 72 ФАП төзелде һәм урнаштырылды. 2013 елга 75 ФАПка дәүләт заказы алынды. Актүбә төзү-монтаж идарәсе 680 млн. сумлык эш башкарды. "Азнакай киемнәре" ААҖ 114 млн. сумлык кием текте.
    Районның азык-төлек пред-приятиеләре дә уңышлы эшли. "Азнакай икмәге" ҖЧҖ узган ел үзенең җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырды һәм 29 млн. сумлык продукция чыгарды. Азнакай май ясау заводы 300 млн. сумлык эш башкарды. Безнең алда предприятиене саклап калу бурычы тора.
    Кече һәм урта эшмәкәрлек
    Безгә көндәшлеккә бирешми торган җитештерү сферасы булдыру мөһим. Кече бизнеска теләктәшлек итү - җирле органнарның алгарышлы юнәлеше. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше күзәтелә. Аларның саны хәзер ике меңнән артып китте. Гомуми еллык товар әйләнеше 2,5 млрд. сум чиген узды. Бу бизнеслар аеруча төзелештә, сәнәгатьтә, сәүдәдә, җәмәгатьчелек туклануында һәм авыл хуҗалыгында күзәтелә.
    Авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче кече бизнес субъектларының дәүләт программаларында катнашуын активрак тәэмин итү максатыннан, муниципаль залог фонды булдырдык. Бүген инде фонд ярдәмендә 25 млн. сумнан артык кредит алынды. 2012 елда гына да район эшмәкәрләренә 24 млн. сумлык дәүләт яклавы, шул исәптән "Лизинг Грант" программасында җиңүчеләргә сөт ташу машинасы, 2 трактор, "Газель" автомобиле бирелде.
    Узган ел башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес субъектларыннан салым алу өлешен арттыру зарурлыгын куйган иде. Без аны уңышлы хәл иттек. Узган елгы салымнарның эшмәкәрлектән кергән өлеше 17% тәшкил итте. Җирле бюджетка керем үсеше 31 %ка җитте.
    Эшмәкәрлекне үстерү җитештерүнең яңа төрләрен ачарга, димәк, яңа эш урыннары булдырырга, хезмәт күрсәтүне үстерергә ярдәм итә. Алар бер елда 300 кеше эшле итте. Яңа даруханәләр, заправкалар, сәүдә үзәкләре, автомастерскойлар, тегү остаханәләре, кафе, инглиз теле мәктәбе, модель агентлыгы эшли башлады. Узган ел ачылган "Азнакай сувениры" остаханәсе инвалид яки инвалид бала тәрбияләүче 30дан артык кешене эшле итте. Бүген алар үз продукцияләрен җәен Казанда узачак Универсиадага әзерли.
    Дуслык һәм хезмәттәшлек күпере ныгый
    Хисап елында инвестицияләр күләме алдагы ел белән чагыштырганда бер ярымга артып, 7 млрд.172 млн. 995 мең сум тәшкил итте. Инвестицияләрнең төп чыганаклары булып керем, амортизация һәм бюджет акчасы кала. Район предприятиеләре 1 млрд. 800 млн. сум күләмендә керем алдылар. Муниципалитет тарафыннан потенциаль инвесторлар эзләү, аларны районга җәлеп итү эшләре бара. Нәкъ шул максаттан Белорусь Республикасы белән делегацияләр алмашу булды. Килешү төзелеп, 30 мең тонна ашлыкка хисапланган элеватор төзү эшләре башлана. Тарсус (Төркия) һәм Азнакай шәһәрләре арасында кардәшлек урнашуның 15 еллык юбилее тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Шәһәр башлыклары социаль-икътисадый мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. "АзТар" бердәм предприятиесе оешты. Азнакай шәһәрендә шулай ук Мексика һәм Канададан да делегация булып китте. Алар безнең фермерлык хуҗалыклары белән таныштылар, алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре барлана.
    Яңара, төзекләнә шәһәр
    Районыбызда төзелешләр күләме арту, финанс керемнәре агымын тәэмин итеп, икътисадта уңай күренеш ала. Районның төзелеш комплексы тарафыннан 6 млрд. сумнан артык эш башкарылды, 2011 ел белән чагыштырганда 105,9 %. Соңгы 7 ел эчендә беренче тапкыр 26 мең кв. метр торак йорт тапшырылды. Азнакай шәһәрендә социаль ипотека буенча 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Актүбә бистәсендә тузган торакта яшәүче 16 гаилә өчен Федераль программа нигезендә 30 фатирлы йорт төзелде.
    Төрле федераль, республика программаларында актив катнашу, республика хөкүмәте тарафыннан акча бирелү, бюджеттан тыш керемнәрне җәлеп итү безгә узган елда млрд. сумнан артык инвестицияне инфраструктура үсешенә юнәлдерү мөмкинлеге бирде.
    "Чиста су" программасы буенча районның 8 торак пунктында су белән тәэмин итү челтәренә 40 млн. сумлык реконструкция ясалды. ТР газлаштыру фонды аша газ челтәрләре төзелде.
    Нефтьчеләр урамының дәвамын төзү күптән өлгергән мәсьәлә иде инде. Шуңа да ташландык бакчалар территориясе аша яңа төзелеп килүче район белән административ үзәкне тоташтыручы киң юл салыну - шәһәрлеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Хисап елында барлыгы 82 млн. сумга юл ремонтлау һәм төзү эшләре башкарылды. Димәк, 13 чакрымга сузылган юл норматив халәткә килде. Соңгы елларда беренче тапкыр 47 млн.нан артык сумга Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ишегалларында зур төзелеш эшләре башкарылды. "ТКХны реформалаштыруга ярдәм Фонды турында" федераль Законны тормышка ашыру кысаларында 22 йортка 87 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылды.
    Алдарларга көн бетә
    Узган елның сентябрь аеннан башлап коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап РФнең 354 нче карары нигезендә башкарыла башлады. Бу кайнар һәм салкын су өчен гомумйорт ихтыяҗларына чыгымнарның артуына китерде. Без ОДНнарны 10 процентка кадәр киметү бурычын куйдык. Түләүләрнең артуына китерүче сәбәпләрне ачыклау максатында эшче төркемнәр оешты. Барлык ТСЖлар һәм идарәче компанияләрдә торак йорт милекчеләре белән 60 тан артык гомуми җыелыш уздырылды, анда коммуналь хезмәт һәм ОДНнар өчен түләүләрне аңлату буенча эш алып барыла, закон таләпләрен бозучы фатир хуҗалары фаш ителә. ОДН күләмен киметү максатыннан идарәче компанияләр һәм ТСЖ идарәләре су югалтуларны бетерү, счетчик күрсәткечләрен дөрес бирмәүче, теркәлмичә яшәүчеләрне ачыклау максатында даими эш алып бара.
    Әлеге чаралар комплексы уңай нәтиҗә бирде. ОДН мәсьәләсе алга таба да контрольдә булачак.
    Программалар гамәлдә
    Агымдагы елда да төзелеш эшләре күләме кимемәячәк. Мәсәлән, Радужная урамында "Социаль ипотека" программасы буенча 80 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Тузган торак программасын тормышка ашыру максатында 164 млн. сум акча каралган. Тагын бер авыл клубы, ике модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү, 10 авыл ФАПына капиталь ремонт ясау, 4 гомумбелем учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырыла. Торак пунктларын су белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Капиталь ремонт программасына 26 йорт кертелеп, 90 млн. сумлык эш планлаштырылган.
    Авыл хуҗалыгы - төп тармак
    2012 ел безнең аграрийлар өчен уңышлы булды. Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләрендә дә югары уңышларга ирешелде. Район Татарстанда иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен тәмамлады, урып-җыю эшләре һәм үстерелгән уңыш күләме буенча республикада беренче бишлеккә чыкты. Узган елда 1 млрд. 546 млн. сумга тулай продукция хәзерләнде. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча кереме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка артты һәм 1 млрд. 106 млн. сум тәшкил итте. Хисап елында терлекчелек өлкәсендә дә җитештерү күләме үсте. 32571 тонна сөт савып алынды, артым - 12 %. 2558 тонна ит җитештерелгән, арту - 7 %. Болар барысы да сөт савып алуны һәм терлекләрнең баш санын арттыру, сыйфатлы терлек азыгы белән рациональ тукландыру, көтүлекләрне яңарту белән бәйле. Мөгезле эре терлекләр алдагы ел белән чагыштырганда 1282 башка артып, 23828 башка җитте Агымдагы елда савым сыерлар көтүлегенә, сөт җитештерүгә зур игътибар биреләчәк. 20 товарлыклы-сөтчелек фермаларында сөтүткәргечләр һәм танк-суыткычлар куелачак. Болар барысы да сөтнең сыйфатын яхшырту һәм терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга булышачак.
    Сүз дә юк, терлекчелектәге уңышлар тотрыклы игенчелек белән бәйле. Ел нәтиҗәләре буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы 122 мең тоннага җитте. Уртача уңыш гектарыннан 25 центнер чыкты. Киләсе ел уңышына ныклы нигез салдык. Көзге кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. 15 мең гектарга уҗым культуралары чәчелде, орлыкчылык фонды - 17 мең тонна. Уҗым культуралары яхшы торышта.
    Авылда эшләргә теләге булганнарга районда зур ярдәм күрсәтелә. Уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермалары, тырышканда үз гаиләңне тәэмин итеп кенә калмыйча, өстәмә эш урыннары да булдырырга мөмкин икәнлеген раслады. Бүгенге көндә районда 20 гаилә фермасы бар. Алар сөтчелек, мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерү белән шөгыльләнә. Алар тарафыннан 45 эш урыны булдырылган.
    Крестьян-фермерлык хуҗалыклары үсешенә ярдәм максатында, гаилә фермалары төзелеше программасы нигезендә "Татнефть" ААҖ катнашында мөгезле эре терлекләр бинасы өчен өчен 5 млн.нан артыграк суммага 7 металл-каркас конструкция алынды.
    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 6781 баш мөгезле эре терлек бар, алдагы чор белән чагыштырганда 427 башка күбрәк. Узган елда Вахитов, Тымытык, Әсәй, Югары Стәрле авыл җирлекләрендәге ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан иң күп продукция сатылган.
    Район Советы карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5 һәм анннан да артык савым сыер асраучыларга кызыксындыру чарасы буларак саву аппаратлары бирелә. Бу максатта 2 млн. сумнан артык акча бүленгән. Бүгенге көндә 138 шундый саву аппаратлары тапшырылды. Бу акция агымдагы елда да дәвам итәчәк. Моннан тыш, яшь гаиләләргә бозаулар алу өчен җирле бюджеттан 500 мең сум күләмендә акча бүленгән. 2012 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 292 кеше 77 млн. сумга субсидияле кредитлар алган. Бу 2011 ел белән чагыштырганда (66,7млн. сум) 10 млн. сумга күбрәк.
    2013 елда мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү, яки 5 % ка арттыру; сөт җитештерүне 34200 мең тоннага, 5% ка; ит җитештерүне 3% ка арттыру бурычын куябыз. Гаилә фермаларын 30 га кадәр җиткерергә ниятлибез. Бөртеклеләр һәм терлек азыгы җитештерүнең матди-техник базасын арттыру; заманча элеватор төзү; терлекчелек комплекслары төзү көн таләбендәге мәсьәлә булып тора.
    Халык кереме - тормыш дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткеч
    Ул 2012 елда бер кешегә 13 мең 477 сум туры килә. Узган ел белән чагыштырганда 23 % ка күбрәк. Эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең 815 сум тәшкил итә. Хезмәт хакы үсеше темпы республика дәрәҗәсенә туры килә.
    Ел дәвамында салым инспекциясе, техник инвентаризация бюросы, саклык банкындагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә кыскартылуларның хезмәт базарына тәэсире булмый калмады. Район буенча эшсезлек ел дәвамында 2 һәм 2,9 % арасында тирбәлде. 1 гыйнвар торышы буенча ул икътисадый актив халыкның 2,4 процентын тәшкил итте. Эшкә урнаштыру һәм мәшгульлеккә ярдәм чараларын тормышка ашыру чикләрендә 30 кеше үз эшен оештырды. Ел дәвамында физик мөмкинлекләре чикле, балигъ булмаганнар өчен эш урыннары булдыруга зур игътибар бирелде. 25 инвалид, 10 күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче әти-әни эшкә урнаштырылды. Җәйге каникул чорында эшләүче мәктәп балалары өчен җирле бюджеттан 900 мең сум акча бүленде. Бу 323 яшүсмерне эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирде. Мәшгульлеккә ярдәм программасы районда тулысынча үтәлде.
    демографик үсеш
    Сүз дә юк, демографик хәлнең яхшыруы районның социаль-икътисади үсешендә дә чагылыш таба. Узган ел җирлегебездә 942 сабый дөньяга аваз салды. Икенче һәм аннан соңгы балалар тууның арта баруы гаиләләрнең социаль тотрыклылыгы турында сөйли. 444 күп балалы гаилә җир участоклары бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Аларга гомуми күләмдә 42 гектардан артык җир мәйданы бүлеп бирелде.
    Балалар туу артуы белән бакчалар да тулыландырылды, алай гына да түгел, хәзерге вакытта 100 урынга 118 бала туры килә. Мәктәпкәчә яшьтәге учрежедениеләргә кытлык тудырмау максатында аларны авылларда да ачтык. Әйтик, Таллы Бүләк, Бүләк, Буралы авылларында балалар бакчалары ачылды. 140 урынлы яңа бакча төзелеше дә тәмамлануга бара. Ул заманча, стандарт таләбенчә җиһазландырылачак, бассейны да булачак. Әлеге бакча шәһәрдә чират проблемасын хәл итү, яңа эш урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
    Сәламәтлек саклау
    Авыллар өчен ике модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу да узган елның мөһим вакыйгаларыннан берсе булды. 2012 елның октябрь башында Благодатный бистәсендә шулай ук ФАП өчен дә бина каралган күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылды.
    Үзәк сырхауханәгә "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 5 млн сумлык УЗИ аппараты алу күп кенә авыруларны башлангычында ук диагнозлау мөмкинлеге тудырды. Болардан тыш, авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау объектларына 5 млн сумга якын ремонт эшләре башкарылды.
    Кызганычка каршы, районда табибларга кытлык үзен сиздерә. Район башкарма комитеты, үзәк сырхауханә администрациясе белән берлектә кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә игътибарны шактый арттырды. Без, үз чиратыбызда, яшь белгечләргә торак алуда ярдәм күрсәтергә, шулай ук районга эшкә кайтырга теләүче студентларга уку өчен түләүнең 50 процентын үз өстебезгә алырга әзер. Агымдагы елда да гражданнарда сәламәт яшәүгә омтылышны үстерү, демографик күрсәткечләрне тагын да яхшырту юнәлешендә чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итү кирәк. Сабыйлар үлеменә юл куймау, мәгариф идарәсе, ЮХИДИ, социаль яклау идарәсе белән берлектә профилактик эшчәнлекне киң җәелдереп, халыкның травма алуларын киметү, сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны дәвам итү; диагностикада һәм авыруларны дәвалауда технологиянең яңа системаларын кертү - болар барсы да мөһим бурычлар булып тора.
    Мәгариф
    Районның мәгариф челтәре 32 гомумбелем бирү учреждениесен һәм 13 филиалны (аларда 7 меңнән артык укучы исәпләнә), 57 мәктәпкәчә яшьтәге һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениеләрен берләштерә. 37 торак пунктыннан 20 махсус автобус 600 баланы 10 база мәктәбенә укырга йөртә. Инновацион белем алу мөмкинлекләрен киңәйтү максатында шәһәрнең 4 нче гомумбелем бирү мәктәбе базасында физика-математика лицее ачылды. Узган ел 3 мәктәпкә 36 млн сумлык капиталь ремонт ясалды, бу сумманың 4 млн. нан артыгы җирле бюджеттан бүлеп бирелде. "Уңайлы мохит" республика программасы кысаларында бер мәктәпкә 2 млн сумнан артык ремонт эшләре башкарылды. Быелның 1 сентябрендә нигездә яшь гаиләләр яшәгән микрорайонда ачылачак социаль мөһим объект - яңа мәктәп 350 укучыга исәпләнгән. Ул иң заманча технологияләр кулланып төзелә һәм фән кабинетлары, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылып, санитария, янгынга каршы һәм террорга каршы куркынычсызлык таләпләре нигезендә эшләнә. Үсеш алган инфраструктуралы, спортзаллы, бассейны, теплица хуҗалыгы булган бу учреждение балаларның мәктәптән соңгы вакытын мәшгульлектә итү мөмкинлеге бирәчәк. Өстәмә белем бирү учреждениеләренә тугыз юнәлештәге 220 берләшмә кергән. "Развитие" Балалар иҗат үзәге ТР Мәгариф министрлыгы грантына ия булды. Районның 77 мөгалиме республикада иң яхшылар итеп танылып, акчалата грантларга ия булдылар. 15 укучы республика фән олимпиадаларында җиңү яуладылар. Агымдагы елда мәгариф өлкәсе алдында түбәндәге бурычлар тора: бөтен төр дәрәҗә белем бирүнең сыйфатын яхшырту; укытучы хезмәтенең сыйфатын үстерүдә яңа финанс механизмнары булдыру; ана телен һәм чит телләрне өйрәнү өчен уңайлы мохит тудыру; районда бердәм электрон мәгариф киңлеге булдыру; сәләтле балалар белән комплекслы эшне тәэмин итү.
    Мәдәният
    Җирлегебездә мәдәни-массакүләм чаралар Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында үтте. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан узган ел 7 меңнән артык чара оештырылды. Аларда 46 меңнән артык райондаш катнашты. Ана телен, милли йолаларыбызны, борынгы җыр-уеннарны пропагандалау максатында "Чатыр Тауда җыен" төрки халыклары зона фольклор фестиваленә нигез салынды. Әлеге проект ТР хөкүмәте грантына лаек булды. Азнакай халык театры "Идел-йорт" халык театрлары бәйгесендә гран-при яулап, бүләккә автобус алды. Башкалабыз Казанда Азнакай якташлары очрашуы көннәрен уздыру азнакайлылар тормышына матур вакыйга булып кереп калды. Талантлы, иҗади ялкынлы азнакайлылар күптөрле республика, илкүләм мәртәбәле фестивальләр, бәйгеләр, бәйрәмнәрдә катнашып, дипломант, лауреат, грантлар ияләре булалар.
    Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә шактый эшләр башкарылды. 19 мәдәният учагына 14, 5 миллионнан артык сумга капиталь һәм агымдагы ремонт үтте. Азнакай сәнгать мәктәбенә ясалган ремонт өчен 12 миллионнан артык акча тотылды. Хәзерге вакытта 18 авыл клубына капиталь ремонт таләп ителә.
    Спорт-сәламәтлек чыганагы
    Нефтьчеләр ярдәме белән районыбызда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Боз сарае, йөзү бассейны, ике чаңгы базасы, 11 хоккей корты, кварталлардагы спорт мәйданчыклары-барсы да халык мәнфәгатеннән чыгып төзелгән. Киң массаны спортка тарту буенча максатчан эш алып барыла. Авылларда Спартакиадалар үткәрү матур йолага әверелеп бара. Аларда меңнән артык кеше катнаша. Спорт фестивале кысаларында оешма-предприятиеләр арасында ярышлар даими үткәрелеп килә. Ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, хезмәт коллективлары җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр арасында районара иптәшләрчә очрашулар үткәрү шулай ук матур гадәткә әверелде.
    Быел янә бер яңалык буларак шәһәр кварталларында спорт-мәдәни чаралар оештырыла башлады. Күп кенә ишегалларында спорт мәйданчыклары төзелде. Шәһәребездә шулай ук пляж волейболы өчен мәйданчыклар булдырылып, аларда республикакүләм ярышлар да үткәрелде. Районның 17 меңнән артык кешесе (27,2 %) сәламәтлекне ныгытуның төрле формаларына тартылган. Меңнән артык бала һәм үсмерләр спортның 16 төре өстенлек иткән спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учрежденеисенә йөри. Җәмәгатьчелекнең төрле катламын спортка, сәламәт яшәүгә тагын да ныграк тарту буенча түбәндәгеләргә ирешү бурычы тора: спортның үсеш алган барлык төрләре буенча да ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешү; авыл җирлекләрендә эшне активлаштыру; район һәм шәһәр халкын физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту (әлеге күрсәткечне 30 процентка җиткерү һәм тагын да арттыру). Массакүләм спорт чараларын үткәрү һәм аларга кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту өчен универсаль спортзалы булмау да үзен сиздерә. Шундый корылма төзү планда бар, моның өчен җир бирелде, проекты эшләнде.
    Шәфкатьлелек - азнакайлыларга хас сыйфат
    Һәр елны шәфкатьлелек марафоны үткәреп, мохтажларга ярдәм оештыру җирлегебездә изге йолаларның берсе булып тора. Әле узган ел ахырында гына оештырылган телемарафонда әлеге фондка 1 млн. нан артык акча керде. Анда оешма-предприятиеләр, аерым кешеләр дә үз өлешләрен кертергә тырышты. Изге гамәл бүген дә дәвам итә.
    2013 - тирә-мохитне саклау һәм экологик культура елы
    Бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды һәм башкарыла. Көзен 7 меңнән артык үсенте утыртылды. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 2 меңнән артык зур ылыслы агачлар күчерелеп, Яшьләр паркына нигез салынды.
    2013 елда хисапта чагылдырылган барлык юнәлешләр буенча да күләмле эшләр башкару бурычы тора. Төп максатка ирешү - район халкының социаль, икътисади, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, яшәешебезнең барлык өлкәләрендә тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен җирлегебездә барлык мөмкинлекләр һәм эш тәҗрибәсе бар. Уртак тырышлык белән агымдагы елда алдыбызда торган бурычларны үтәп чыгарбыз дип ышанам.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: