Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дуслык күперенә юл

    Лаеклы ялга чыккач, хезмәткәрме ул, эшчеме - озак еллар эшләп чыккан коллективыннан китеп, үзенең эчке дөньясына чума. Ихатада яшәп, йорт мәшәкатьләре белән мәш килгән кеше яңа тормышка тизрәк күнегеп китүчән булса, ә шәһәр фатирында яшәүчеләргә нишләргә кала? Менә шул чакта ветераннар советы ярдәмгә килә дә инде. Мәдәният йортлары каршында эшләүче...

    Лаеклы ялга чыккач, хезмәткәрме ул, эшчеме - озак еллар эшләп чыккан коллективыннан китеп, үзенең эчке дөньясына чума. Ихатада яшәп, йорт мәшәкатьләре белән мәш килгән кеше яңа тормышка тизрәк күнегеп китүчән булса, ә шәһәр фатирында яшәүчеләргә нишләргә кала? Менә шул чакта ветераннар советы ярдәмгә килә дә инде. Мәдәният йортлары каршында эшләүче төрле клубларда, түгәрәкләрдә вакытларын кызыклы үткәреп, үзләренә җан тынычлыгы алучылар күп. Азнакайда да, Актүбә бистәсендә дә ветераннар җыр ансамбльләре эшли. Андый коллективлар нефть шәһәрләренең һәркайсында бардыр. Ә менә "Әлмәтнефть" идарәсендә үз ветераннар хорын булдырганнар. Узган атнада әлеге хор Азнакайда кунакта булып, иҗаты белән районыбыз тамашачысын әсир итте.

    "Әлмәтнефть" идарәсе хоры утырган автобусны "Азнакайнефть" идарәсе профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов белән идарәнең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов Азнакай чигендә сәламләде. Җиңү мәйданында аларны шәһәрнең ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов каршылады. Кунаклар Бөек Ватан сугышында ятып калучылар истәлегенә янган Мәңгелек утка, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Татар халкының күрешкәндә: "Башта якты йөз, аннан килеп кайнар чәй", дигән кунакчыллыгыннан чыгып, чәй табыны артында хәл-әхвәл белешү дәвам итте. Идарәнең 50 еллык юбилеена багышлап ачылган нефть тарихы музеен карап чыгарга да өлгерделәр.
    Кичә башланыр алдыннан кунаклардан ансамбльләре турында сораштырдым. Ни дисәң дә, составында танышлар, озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән кешеләр күп. Аннан соң, Әлмәт районы - үзебезнең ут күршеләр, аның өстенә нефтьчеләр мәркәзе исемен йөртүче шәһәр дә бит әле. "Әлмәтнефть"нең ветераннар хорында аккомпаниатор дилбегәсен тартучы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмас Юнысов белән бер чорда нефтьчеләрнең Мәдәният сарайларын җитәкләдек. Ул - Әлмәттә, мин - Азнакайда.
    Әлмәтләр матур концерт программасы алып килгән. Рамил ага Галиуллинның гармунда татар халык көйләренә тезмәсе, Замира Каюмова солистлыгында хатын-кызлар ансамбле чыгышы, нәфис сүз остасы Равил Писаренко мәзәкләре, Расиха Җәләтованың "Агыйдел каты ага" җыры, Флера апа һәм Разин ага дуэты, ир-егетләр ансамбле, хатын-кызлар триосы һәм инде ике тавышка салынган хор һәм башка чыгышлар көчле алкышларга күмелде.
    -Мин килгәндә биш ел эшләгәннәр иде инде, - дип башлады сүзен Алмас Йосыф улы ансамбль белән таныштырып. -Мине аккомпаниатор итеп чакырдылар. Бүген монда утыз алты кеше йөри. Алтмыш яшьтән дә яшьрәкләр юк. Иң өлкәнебезгә 83 яшь, әле җырлап йөри. Монда килгәннәрнең барсы да нефтьче ветераннар. Бүлек җитәкчеләре, оператор, гади эшче дә, кыскасы, төрле тармакларда эшләгән кешеләр. Җитәкчебез - идарәнең элеккеге икътисад бүлеге җитәкчесе, РФнең атказанган экономисты Расиха Җәләтова. Сезнең идарә җитәкчесе Марат Марс улының әнисе инде ул. Безнең ансамбль цехларда, картлар йортларында, интернатларда, ял базаларында, еш кына "Ромашкино" шифаханәсендә була. Менә Азнакайга килдек, Баулыга барырга планлаштырабыз. Дүрт тапкыр Казанда "Җырлыйк әле" тапшыруында булдык, Алабуга ярминкәсендә, Каравонда катнаштык, шәһәрдә узган бәйрәмнәрне калдырмыйбыз. Репертуарның төп өлешен татар һәм рус халык җырлары, рус, татар композиторлары һәм үзебезнең җирле Әлмәт иҗатчыларының җырлары тәшкил итә. Менә - Хатыйп ага Нуриев (янында тыныч кына басып торган абзыйга күрсәтә), аңа җитмеш биш яшь. Казанда уздырылган Фәйзулла Туишев исемендәге Республика гармунчылар фестивале лауреаты. Әле күптән түгел генә Хатыйп ага инсульт кичерде, шуңа да авыррак сөйләшә. Әмма гармунын кулдан ычкындырмый...
    Җыйнак гәүдәле, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, кырык сигез ел "Татнефть" АҖ системасында хезмәт куйган Луиза Подъячеваны Әлмәттә генә түгел, көньяк-көнчыгыш районнарда да белмәгән кеше юктыр. Язучы-журналист кына түгел, күп кенә җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче, актив катнашучы кеше дә ул. Уены-чыны белән әйткәндә, "кысылмаган җире юк". Ул ветераннар хорының чишмә башында ук торган актив әгъза да икән:
    - «Әлмәтнефть»нең ветераннар советы рәисе булып 2004 елда Расиха Җәмыйг кызы килгәннән соң эш җанланып китте. Ул советның эш планын төзеде, методикасын булдырды. План нигезендә эшли башладык. Башлангычта идарә җитәкчесе Марс Җәләтовның һәрдаим кызыксынуын, ярдәмен тоеп тордык. Элеккеге замандагы кебек ни эшләргә белми йөрүне онытып, төрле кичәләр оештыра, аларда актив катнаша башладык. Аннан җитәкчебез сәламәт яшәү рәвеше клубы булдырыйк, дигән тәкъдим ясады. 2005 елның 5 февралендә идарәнең актлар залына җыелдык та, Лилия Әсгать кызы ярдәмендә бүген җырлаячак беренче рус халык җырыбыз "Калинка"ны, аннан "Мин яратам сине, Татарстан" җырын өйрәндек. Шулай башланып китте безнең ветераннар хорының иҗат юлы, - дип сүзгә кушылды Луиза ханым. - 2010 елда "Нефтьче клубы" оештырдык. Без җырлап кына калмыйбыз, экскурсияләргә, музейларга барабыз, туган көннәр үткәрәбез, Кама ярына ял итәргә чыгабыз. Билгеле, идарә җитәкчебез Миргазиян Таҗиев, профком рәисе Рәиф Сафин, ветераннар советы җитәкчесе Анатолий Бочкаревларның ярдәме һәм кайгыртуы булмаса бу эшләрнең берсен дә эшләп булмас иде әгәр. Әле менә соңгы чараны гына мисалга китерәм. Хор оешуның ун еллыгы уңаеннан зур чара уздырдык. Анда иң беренче булып хорга йөргән кешеләрне, барлык җитәкчеләрне чакырып «Юбилейный» ашханәсендә очрашу үткәрдек.
    Хор әгъзаларының җитәкчеләре Расиха ханымны үз әниләре кебек хөрмәтләүләре игътибарны җәлеп итми калмый. Мондый хөрмәткә ия булган, гомер буе игътисад өлкәсендә эшләгән кешенең сәнгатькә тартылуы белән кызыксынмый калып буламы соң?
    Расиха ханым әңгәмәне, Аллага тапшырып, бисмилласын әйтеп башлады:
    - Хор оештыру идеясе цехларның ветераннар советы рәисләре (барысы уналты кеше) белән булган бер киңәшмәдә туды. Җырлатып карадым да, барсы да җырлыйлар, активлар, шулай булгач, мин әйтәм, әйдәгез әле, шушы кешеләрдән хор оештырабыз. Тәкъдим белән килештеләр. Тора-бара унсигез булдык. Шәһәр ветераннар советыннан да унлап кеше килеп кушылды. Алты ел эшләгәннән соң, җитте, ял итәргә кирәк дип, эшемне башкага тапшырып, "пенсиягә чыктым"... Ләкин бер елдан соң кабат кайтырга булдым. Авырлыкларны артта калдырып, әле яшисе бар дип, кабат шушы хорны җитәкләргә алындым. Кешеләргә аз гына ярдәм итә алуыма да шатланып йөрим. Коллективыбыз тату, совет чорындагы "бер кеше - бөтен кеше өчен, бөтен кеше - бер кеше өчен" шигаре астында эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, урысы, татары, чувашы - шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып яшибез. Мин ветераннарыма һәрвакыт ышанам, нинди генә чара оештырсам да киләләр. Ирем, балаларым да шөгылемне хуплыйлар. Кызым гына: "Әни, рульдә йөрмә инде, реакцияң яшь чактагы түгел бит!", - дип машинага утырмаска үгетли. Яратам шул, кичә генә репетициягә машинада бардым, - дип елмая әңгәмәдәшем. -Хорда руслар да чиста татарча җырлыйлар. Шуны да әйтәсе килә: әле инициатива һәм оештыру бер нәрсә, ә киемнәр, уен кораллары, юл һәм башка чыгымнар да бар бит. Миргазиян Зәкиевич һәр адымыбызда ярдәм итә. Костюмнар тектерү өчен генә дә 700 мең сум акча бирде. Берничә төрдә сәхнә киемебез бар: рус, татар, чуваш, классик һәм башкалар. Мин "Азнакайнефть" идарәсе белән күптәннән бәйләнештә. Әле Мәскәүдә институтта укыган вакытта ук, үземнең диплом эшемдә "Азнакайнефть"не резервта күрсәттем, аннан ревизия белән дә килә идем. Минем өчен чит коллектив түгел. Сезнең профком рәисе дә ветераннарыбызның концерт белән килеп, азнакайлылар белән якыннанрак танышу теләген хуплады. Безне шулай җылы каршылавыгыз һәм хөрмәтләвегез өчен рәхмәт сезгә!
    Концерт үз кысаларыннан чыгып, ветераннар ансамбльләре фестивале зурлыгына күтәрелде. "Азнакайнефть" идарәсе профком рәисе Рәфис Кәбир улы тәэсирләре белән уртаклашып, шундый фикер әйтте:
    - Киләчәктә нефть чыккан төбәктә узачак ветераннар хорлары һәм ансамбльләре фестиваленең нигезе бүген шушы залда салынды. Аллаһының "амин" дигәненә туры килеп, бәлки алдагы елларда балаларның җәйге ял лагерьлары кебек ветераннар ансамбльләре фестивале дә яшәп китәр, кем белә?!
    Нефтьчеләр тотынса, янә бер чараның барлыкка килүенә шик юк. Тамашачыларны һәм кунакларны сәхнәдән Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район ветераннар советы җитәкчесе Миргасим Кәримов, идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов котлады. Хор коллективы һәм "Әлмәтнефть" җитәкчелеге исеменнән Расиха ханым Җәләтова рәхмәт сүзен җиткерде.
    Җыр-моң бәйрәме бүләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә дә бай булды - алар сәхнә тоткан һәр коллективка тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: