Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дошман җиңә алмаганны, еллар гына җиңәлмәс

    Аның өчен вакыт туктап тора кебек. Моннан шактый еллар элек нинди булса, Гайнулла ага хәзер дә шулай: хәрәкәтчән, ачык, бөтен йөзе белән елмаеп сөйләшер... Хәер, кечкенә бер үзгәреш бар икән: колагы бераз гына катыланган, кычкырыбрак әйтмәсәң, бик үк ишетеп бетерми. Ә бит 95 яшен тутырган аксакалның үткәнен барласаң, ниләр генә...

    Аның өчен вакыт туктап тора кебек. Моннан шактый еллар элек нинди булса, Гайнулла ага хәзер дә шулай: хәрәкәтчән, ачык, бөтен йөзе белән елмаеп сөйләшер... Хәер, кечкенә бер үзгәреш бар икән: колагы бераз гына катыланган, кычкырыбрак әйтмәсәң, бик үк ишетеп бетерми. Ә бит 95 яшен тутырган аксакалның үткәнен барласаң, ниләр генә кичерергә, нинди авырлыклар аша узарга туры килмәгән аңа!

    Гаиләдә баш бала булып туган Гайнулла бер кашык он өчен иртә таңнан кичке эңгергә кадәр җир сөрә, аннан ашлыгын җыеп алуда, колхозның бетмәс-төкәнмәс башка авыр эшләрендә катнаша. Үсмер чактан ук бәдәне әнә шулай ныгыган егет, 1940 елның чатлама суык 19 гыйнварында солдат шинеле киеп, Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә китә. Чыныгу алырга да өлгермиләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Аларны Мәскәүгә озаталар. Урман буйларына туктап, паровозга ягарга утын әзерли-әзерли, ниһаять, 15 тәүлек дигәндә башкалага якынлашалар. Аннан инде туп - туры - фашист боҗрасында калган Сталинградка. Әле генә оешкан 5 нче удар Армиягә блокаданы өзү бурычы куела.

    Шофер белгечлеге алган Гайнулла Әюпов фронтка хәрби корал, азык-төлек ташый. Дошман утыннан сакланып, юлга күбрәк төнлә белән чыгалар, анда да, фаралар утын шәйләүгә, дошман туктаусыз ата башлый. Ә инде кире кайтканда арбага яралыларны урнаштырып, тылдагы госпитальләргә тараталар.

    Дон елгасын кичкәндә, башка хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына, күпсанлы медальләргә лаек була ул. Часть командиры имзалаган Рәхмәт кәгазьләре генә дә дистәдән артып китә. Алар Кюстрин, Кишинев, Сохачев, Скерневицы, Лович, Гнезно шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә, Висла елгасының көнбатыш яры буйлап барган бәрелешләрдә, Бранденбург провинциясенә, Германия җиренә үтеп керүдә, Берлинны алу өчен барган сугышларда... катнашып, кылган батырлыклары өчен бирелгән. Әнә шулай фронт юллары аны Берлингача илтеп җиткерә. Рейхстагка хәрби шофер Гайнулла Әюповның да эзләре салынган.

    Туган ягына ул 1946 елның көзендә генә әйләнеп кайта. Озак та үтми, яшьлек сөйгәне - Әнисәсе белән өйләнешеп тә куялар. Әюповлар гаиләсе Азнакайга 1953 елда килеп төпләнә, йорт җиткезеп керәләр, олыгайган көннәрендә хөкүмәт биргән уңайлы фатирда яшәп ятулары. Гайнулла ага ПАТП төзелгәннән бирле, лаеклы ялга чыкканчы, шунда шофер булып эшли. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Әмма ветеранның: "Соңгы юбилеемдыр инде", - диюе белән генә килешәсе килмәде. Сугыш афәтләрендә чыныккан, дошман да җиңә алмаган кавем алдында Вакыт галиҗәнәпләре үзләре дә кагылырга кыймый баш иеп, хәрәкәтсез калган кебек. Менә шулай камил акылда булып, тулы канлы тормыш белән, кызлары, оныклары, оныкчыклары кайгыртуын, кадерләвен тоеп, яшәргә насыйп итсен әле.

    95нче язын каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюповны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башка җитәкчеләр, элеккеге хезмәттәшләре килде. Аларның ихластан әйтелгән тәбрикләү сүзләре, үзенә карата булган игътибар-хөрмәте, карт солдатның тормыш авырлыклары кырыслата алмаган күңелен нәүмизләндереп, күзләренә яшьләр элдерде...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: